Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы

Всего материалов в каталоге: 31
Показано материалов: 11-20
Страницы: « 1 2 3 4 »

Ул – медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы. Белгечлеге – “экология”. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Марат Минһаҗевич – 1930нчы елның 26нчы февралендә Казан шәһәрендә туа. 1954нче елда Казан медицина институтын. ә 1957нче елда шушы уку йортының хезмәт гигиенасы кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 3 ел ул шушы кафедрада ассисент булып эшли, аннан соң Уфа шәһәрендә гигиена һәм профессиональ авырулар фәнни тикшеренү институтында бүлек мөдире һәм директор урынбасары була. Шәһәрдә туса да, балалык һәм үсмер чагының күп өлешен ул әтисенең туган ягында, Мишә елгасы буенда урнашкан Оет авылында үткәрә.

Мои файлы | Просмотров: 926 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 17.08.2009 | Комментарии (0)

Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз :Хаҗиев Гариф, Гарипов Вәлиәхмәт, Ахунҗанов Мидехәт, Усманов Әхмәтсолтан, Яруллин Хәкимулла, Габделхаев Габделхак, Гарипов Зариф, Галиев Сабир, Гайнетдинов Зәйнетдин, Закирҗанов Хаҗи, Мингазов Халыйк, Тимербаев Рәшит, Сабиров Җәлилләрнең фронт биографияләре.
 
Мои файлы | Просмотров: 845 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 15.08.2009 | Комментарии (0)

 Кышның рәсем итеп диварга элердәй матуры, яктысы менә монда – Саба районының Олы Шыңар авылы янында сакланып калган икән. Кемнеңдер изге куллары утырткан  яшь наратлар ышыгына катлам-катлам булып сарылган кар көртләре март кояшының якты нурын мул итеп сеңдергән дә, шул күз чагылдырырлык яктыны юлдан узган юлчыларга мул итеп бөрки генә бит. Бүтәнчә була да алмый Казан артының  элек-электән тирә-якка нур бөркегән ягына барабыз лабаса! Олы Шыңар авылы Габделмәннән Рахманколый, мөхәммәтхаҗи Яхин исемнәре белән мәшһүр. Бу төбәк әле Мәрьям Рәхмәнкулова, Рөстәм Яхин исемнәре белән дә горурлана икән. Шушы данлы исемнәр рәтенә яңаларын өстәү нияте белән  баруыбыз иде бу авылга. Язмабыз өчен геройны халык үзе күрсәтте. 8 март бәйрәме алдыннан җыелган Президент кунаклары арасында, аларның да иң мәртәбәлесе сыйфатында Саба районы Олы Шыңар авылыннан Мәдинә Гәрәева исемле апа бар иде.
Мои файлы | Просмотров: 490 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 15.08.2009 | Комментарии (0)

“Илеңне,халкыңны олылыйсың килсә, аның тарихын бел”,- дигән борынгылар. Хак сүз.Үткәнне белми торып, киләчәк тормышны  матур итеп төзеп булмый. Тарих сабаклары безне яңача яшәргә, үткәндәге хаталарны кабатламаска өйрәтә.

     ХХ гасыр башы Россия тарихында сәяси һәм икътисади кризислар чоры булып кереп калган.Илнең артталыгы, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы халыкны протест йөзеннән төрле көрәш чараларын кулланырга мәҗбүр итә.Патша хөкүмәте халыкның басымы нәтиҗәсендә аерым ташламаларга барырга мәҗбүр була.1905 елның 17 октябрендә Николай II халыкка гражданлык хокуклары һәм ирекләре, шулай ук Дума чакыру турында манифест чыгара. Думага закон чыгару хокукы бирелә.

Мои файлы | Просмотров: 515 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 15.08.2009 | Комментарии (0)

Сабаның борынгы,уңдырышлы туфрагы әдәбиятка,сән-гатькә,журналистикага һэм башка өлкәләргә бик күп талантлар бирде. Шуларнын берсе – «Мәгариф» журналыәның баш мөхәррире , Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы(1979), Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре(1989), Татарстан журналистларынын Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты(1989) Фәрит Әхмәтнур улы Шәрифуллин.
Мои файлы | Просмотров: 618 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 15.08.2009 | Комментарии (0)

 Маһинур Шәйхетдин кызы Тимершина 1926 елнын 20 апрелендә  Кече Шыңар авылында дөньяга килә. Авылының гузәл табигате анын күнелендә шигырь юллары тудырган.

                                                      Ямьле Мишә буйларына

                                                     Урнашкансын, Шыңарым,

                                                     Кайларда гына йөрсәм дә,

                                                     Сине сагынып җырлармын.

                                                     Кая китте яшь чактагы

                                                     Чәчәкле болыннарым

                                                     Чәчәкле болыннарым да

                                                     Уйнаган уеннарым?!

                                                     Күпме генә сагынсам да,

                                                     Ул еллар кайтмый инде,

                                                     Чәчәкле болыннарыбызны

                                                     Сыерлар таптый инде.

Мои файлы | Просмотров: 1550 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 11.08.2009 | Комментарии (2)

Районыбызда Чәбия-Чүрчи, Түлешкә, Өчиле, Сабай кебек кечкенә авыллар байтак. Менә шуларда туып-үсеп, төрле төбәкләргә таралган һәм үзләренең үрнәк тормышлары һәм тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган фидакарь затларыбыз да шактый. Бу язмада аларны санап тормыйча, кечкенә авылларның берсе булган Чулпыч егете, милли көрәш буенча Татарстанның спотр остасы Васыйл Зәйнуллин турында язасым килә.
Мои файлы | Просмотров: 1137 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 11.08.2009 | Комментарии (2)

Рәис абый Галиуллинның табигаттән бирелгән күркәм холкын еллар үзгәртә алмады.Ул моннан утыз ел елек тә йөзендә елмаю уйный торган, ачык күңелле, кешеләргә игътибарлы, эчке культурага ия кеше булса,һаман да шундый. Рәис абый белгечлеге буенча югары белемле агроном. Без аның белән “Авангард” колхозында (хәзерге “Туган як” җәмгыяте) баш агроном,партия оешмасы секретаре булып эшләгән чорларда уктаныш.
Мои файлы | Просмотров: 498 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 11.08.2009 | Комментарии (0)

Зиннәтуллин Илфат Якуп улы 1963 нче елның 12 нче декабрендә Татарстанның Саба районы Чулпыч авылында туа.

Саба районының “Авангард” колхозында эшли. Кораллы көчләргә 1982 нче елның 1 нче апрелендә Саба РХК тарафыннан алына, Әфганстан Республикасына 1984 нең гыйнварыннан. Сержант, мотоукчы отделениясе командиры.

Берничә тапкыр сугышчан операцияләрдә катнаша, алар барышында отделение белән ышанычлы командалык итә.

1984 нче елның 26 нчы июлендә сугышчан задание үтәгәндә һәлак була. Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).

Чулпыч авылында җирләнгән.

 

Мои файлы | Просмотров: 1018 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 08.08.2009 | Комментарии (0)

Олы Шыңар авылындагы бер урамны “көрәшчеләр урамы”дип йөртәләр. Халык әйтсә, хак әйтә. Сабада гына түгел, Татарстан һәм Россия күләмендә танылган  көрәш осталары Сабирҗан Шакиров, Фәннур Мөхетдинов, Азат, Тәфкил һәм Хәлил Шәйхетдиновлар урамы ул. Гади колхозчылар Минниса апа белән Хәйрулла абыйның 1977 елда туган төпчек уллары Илдарга да күрше егетләрнең спорт белән шөгыльләнүе уңай йогынты ясый. Көрәшче абыйларга ияреп, ул кечкенәдән турникта тартыла башлый, йөгерә, кышын чаңгыда йөри.

Мои файлы | Просмотров: 502 | Загрузок: 0 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.08.2009 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов