Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Фермер Рәис Галиуллин
[ ] 11.08.2009, 12:12
Фермер Рәис Галиуллин

      Рәис абый Галиуллинның табигаттән бирелгән күркәм холкын еллар үзгәртә алмады.Ул моннан утыз ел елек тә йөзендә елмаю уйный торган, ачык күңелле, кешеләргә игътибарлы, эчке культурага ия кеше булса,һаман да шундый. Рәис абый белгечлеге буенча югары белемле агроном. Без аның белән “Авангард” колхозында (хәзерге “Туган як” җәмгыяте) баш агроном,партия оешмасы секретаре булып эшләгән чорларда ук таныш.

   Сонгы унөч елда ул Олы Шыңар авылы табигатенең Сәүкә болыны дип аталган гүзәл почмагына урнашкан мәйданнан 48 гектар җир алып, фермерлык эше белән шөгелләнә.1996 елда  колхоз кешегә эшләгәнгә хезмәт хакы түли алмаган вакытта аерым хуҗалык булып аерылып чыгарга мәҗбүр була ул. Дөресрәге, берсеннән – берсе яхшы билгеләренә укый торган дүрт балаларының мәктәп тәмамлар вакытлары якынлашу да шушы адымны ясарга этәргеч ясый гайлә башлыгына. Кызлары Гөлнара белән Айгөл – медик, Рушан – энергетик, Айнур икътисадчы һөнәрен сайлыйлар. Дүртесе дә дипломлы белгечләр хәзер. Рәис абый белән Гөлнәзирә апа яратып – сөеп ул – кызларының укыган белгечлекләребуенча эшләүләреннән бик канәгать.

   Рәис абый һәм  Гөлнәзирә апа белән балалар, оныклар турында сөйләшә - сөйләшә бакча артындагы техника паркларына уздык. “Нива” комбайны, “ДТ-75”, ЮМЗ-6” тракторлары, агу сиптерү  җайланмасы, авыл хуҗалыгы тагылма агрегатлары, кыскасы, җир эшкәртү, иген-икмәк үстерү өчен кирәкле барлык техника тезелгән. Үзеңнеке кадерле шул: культиватор-чәчкечләр,барлык тагылма авыл хуҗалыгы машиналары кәзге эшләрдән туктагач юылып, чистартылып җәйге саклауга куелган. “Фермер хуҗалыгы булып аерылып чыккач, бу техниканың һәрберсен ничек итеп юнәткәнемне үзем генә беләм”,- дип сөйләп китте Рәис абый.

Фермер хуҗалыгы булып җирләрен рәсмиләштереп колхоздан аерылып чыккан вакытта, чәчү үткәрергә тракторы да, тагылма кораллары да булмый аның. Сабада ремонт участогы начальнигы булып эшләүче туганы Ринат Сөнгатовтан трактор, “Үзәк” колхозы рәисе ( хәзерге җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте) булып эшләуче авылдашы Марсель Талиповтан авыл хуҗалыгы тагылма агрегатлары алып үткәрә беренче елны чәчүне. Аннары фермер хуҗалыгы буларак дәүләттән ссуда алып, Киров өлкәсеннән бер иске “ДТ-75” тракторы белән тагылма авыл хуҗалыгы машиналары алып кайта. Шулай итеп искене ремонтлап, эшкә яраклы хәлгә китерә. “Оет” колхозыннан гамәлдән чыккан “Нива” комбайны, Шәмәрдәндә яшәүче бер кешедән “ЮМЗ-6” тракторы сатып ала. Чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртә торган агу сиптерү агрегатын да искедән үзе җыеп чыга. Әнә шулай зур тырышлык белән булдырылганга күрә, аңа ишек алдындагы һәр техникасы, һәм тимер кисәге кадерле.

-Хәзер инде балалар да җитеште, һәрберсе үз тамагын үзе туйдыра. Улларым авыл хуҗалыгы һөнәрен сайламадылар. Үземә 62 яшь тулып китсә дә, җиргә булган мәхәббәт хисе эшләргә һәм яшәргә көч бирә. Узган ел Сабантуйда күптәнге бер танышымны очратып, сөйләшеп киттек. Фермер булып эшләвемне эйткәч: “Җирдә эшләп баеп булмый бит, Рәис абый, чөнки авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең бәясе түбән,- ди ул. Аннары:- Менә сез кайсы яһүд кешесенең Россиядә җирдә эшләгәнен, штанга күтәргәнен, яки көрәшкәнен күргәнегез бар. Алар безнең илдә шахмат уйныйлар, фән белән шөгыльләнәләр, финанс буенча югары постларда эшлиләр”,- дип өстәде. Мин аңа каршы: “Күпме генә тырышсам да, мин яһүдләр кебек булдыра алмыйм. Чөнки эчке калебем белән җир кешесе булып туганмын. Шуны аңлап, агрономлыкка укыдым, минем күңелемә икмәк үстерүдән дә якынрак хезмәт юк”,- дип җавап бирдем. Танышым саубуллашканда: “Атаклы физик Эйнштейн “Кешенең психологиясен үзгәртү атомны ваклаудан кыенрак”,- дигән сүзләрен нәкъ менә синең кебек үз-үзенә ышанган кешеләр турында әйтеп калдырган”,- дип кулымны кысты.

 - Әгәр дә мин колхозда эшләгәндә, гаиләмне туйдырырлык кына тугел, балаларымны да югары уку йортларында укыта алырлык хезмәт хакы алган булсам, фермер хуҗалыгы булып аерылып чыгу теләге уема килгән булыр идеме икән? Әлбәттә, юк. Аллаһ Тәгалә биргән көч-куәтемне файдалы эшкә сарыф итә алу теләге үзеннән-үзе туды. Җирдә эшләп баеп булмаганын мин үзем дә яхшы беләм,- ди Рәис абый.- Әмма мин тормышыбыздан һәрвакыт канәгать булдым. Эшләп тапкан хәләл акчабыз үз көнебезне күрергә җиткәч, артыгына тырмашмадык та. Аллаһ Тәгалә биргән саулыкны да кирәк-кирәкмәскә исраф итәргә ярамый. Фермердан тир исе аңкып торырга тиеш дисәләр дә, мин гәүдәмне тәмам ватканчы эшләмим. 48 гектарлы басуның 25 гектарында арпа, калганында көзге культуралар белән күпьеллык үлән чәчелгән. Җир эшкәртуләрне, чәчүне үзем башкарам. Урып-җыю вакытында игеннәрне Оет авылы фермеры Айдар Нурмиев суктырып бирә. Дөресен генә әйткәндә, комбайнда эшләгәнем юк, тир түгеп үстергән икмәкне алак-шалак кына җыеп алып булмый. Айдарның комбайны юк, аннары минкеке белән үз басуын суктырып ала. Тормыш иткәндә әнә шундый әйбәт кешеләр очрап торды,- дип сүзен тагын дәвам итте. – Шатлыклы кичерешләрем дә, авыр вакытларым да булды. Әмма нинди генә көтелмәгән хәлдә калсам да, үз көчемә һәм яхшы күңелле, ихлас кешеләргә таяндым. Эш башлаган чорда да, хәзер дә гел аралашып, киңәшләшеп йөрешә торган “Симет” җәмгыяте рәисе Марсель Талиповка, “Агрохимсервис” җәмгыяте директоры Илһам Кәримовка, авылдашым Фәрит Миннехановка рәхмәтем чиксез, яхшылык онытылмый, үзләренә игелек булып әйләнеп кайтсын,- ди ул.

Рәис абый янәшәсенә Гөлнәзирә апа да чыгып утырды. Урамда июнь ае кояшы кыздыра, өйдә тынчу. “Әйдәгез, басуларны карап кайтыйк”,- диде Рәис абый. Дөрестән дә, Сәүкә болыны бик матур урынга урнашкан икән шул. Әйләнә тирәсеннән Мишә елгасына коя торган инеш ага. Иген басулары диңгез кебек чайкалып тора. Җирнең сулышын тыңлап, күңел җылысы белән игелгән басу өсте чиста, тигез тишелгән. Рәис абый да үзе башкарган хезмәттән канәгать булып елмаеп куйды.  



Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Саба, штанга, Рәис абый, ДТ-75, Сабай, Фермер, Галимуллин, Чулпыч. Шыңар, Рәис, председатель
Просмотров: 499 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов