Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

“Беренче җиңүемә җәяүләп килдем”
[ ] 07.08.2009, 11:37

                               Беренче җиңүемә җәяүләп килдем”

 

Олы Шыңар авылындагы бер урамны “көрәшчеләр урамы”дип йөртәләр. Халык әйтсә, хак әйтә. Сабада гына түгел, Татарстан һәм Россия күләмендә танылган  көрәш осталары Сабирҗан Шакиров, Фәннур Мөхетдинов, Азат, Тәфкил һәм Хәлил Шәйхетдиновлар урамы ул. Гади колхозчылар Минниса апа белән Хәйрулла абыйның 1977 елда туган төпчек уллары Илдарга да күрше егетләрнең спорт белән шөгыльләнүе уңай йогынты ясый. Көрәшче абыйларга ияреп, ул кечкенәдән турникта тартыла башлый, йөгерә, кышын чаңгыда йөри. Башлангыч сыйныфта укыганда беренче мәртәбә кулына сөлге ала: физкультура укытучысы Илдус Мөхәммәтгалиев җитәкләгән көрәш түгәрәгенә языла. Аннары ярышларга йөри башлый. “беренче ярыш әле дә хәтеремдә. Күршем Тәфкил абый Шәйхетдинов белән Сабага җәяү барып, 40 килограммга кадәрге үлчәүдә 2нче урынны алдым. Шушы җиңүем алга таба көрәш белән ныклап шөгыльшләнергә зур этәргеч бирде. Әле аннан соң да берничә ярышка җәяү барырга туры килде”,- дип искә алды Илдар.

Мәктәптә укыган елларында төрле үлчәү категориясендә алты тапкыр район чемпионы булып таныла тырыш егет. Бер үк вакытта укучылар арасында үткәрелә торган йөгерү, баскетбол, чаңгы ярышларында катнашып та, матур нәтиҗәләргә ирешә. Мәктәпне тәмамлагач, укуын Казан дәүләт педагогика университетының физик тәрбия факультетында дәвам итә, танылган тренер Җәүдәт Хөсәенов кул астында зур спортка аяк баса. Системалы рәвештә күнегүләр ясау Илдарга төрле спорт ярышларында призлы урыннар яуларга мөмкинлек бирә. Студентлар арасында үтә торган республика беренчелегендә, Казан шәһәре чемпионатында, Идел буе районы сабантуйларында күп тапкырлар мактау баскычларына күтәрелә.

И. Ермолаев университетны тәмамлап, районыбызның Лесхоз урта мәктәбенә эшкә кайткач та көрәшне ташламый, физкультура укытучысы һәм тренер буларак, балаларна татарча көрәш серләренә өйрәтә. Берничә елдан тырыш хезмәтнең нәтиҗәләре дә күренә.Ул әзерләгән ике укучы республика чемпионы булып таныла, икесе призлы урыннар яулый. Илдар үзе дә көрәшне дәвам итә.  Җитмеш һәм сиксән килограмм кадәрге үлчәү авырлыкларында чыгыш ясап, җиде тапкыр район чемпионы була, күп кенә авыл сабантуйларында батыр кала. Район җыелма командасы составында республика бәйгеләрендә матур көрәш алымнары күрсәтеп, спорт сөючеләр арасында абруй казана. Республикабызның мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган “Аргамак” уеннарында 1нче урынны яулый. Күңелендә калган иң истәлекле мизгелләр турында сорагач, Илдар Хәйрулла улы болай дип җавап бирде:”Һәр көрәшче үз авылында батыр калу турына хыяллана. Мин теләгемә ирештем: туганнарым, дусларым җыелган Шыңар Сабантуенда ике тапкыр батыр калдым. Туган авылымның данлыклы Шыңар мәктәбен узуым белән чиксез горурланам, өметле яшь көрәшчеләрне күреп шатланам. Һөнәрем буенча укытучы буларак шуны әйтәсем килә: компьютерны читкә куеп, күбрәк хәрәкәтләнегез, спорт белән даими шөгыльләнегез – файдасын олыгайгач күрерсез”.

Хак сүзләр. Шушы хакыйкатьне һәркем яшәү рәвеше белән расласын иде.

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Илдус Мухаметгалиев, Олы Шыңар, Халил Шайхутдинов, Хәлил Шаәйхетдинов, Илдар Ермолаев, Көрәш, Болҗшой Шинар
Просмотров: 503 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов