Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Мәдинә апа Гараева
[ ] 15.08.2009, 11:40

                                      Кардан якты күңел аклыгы.

 

   Кышның рәсем итеп диварга элердәй матуры, яктысы менә монда – Саба районының Олы Шыңар авылы янында сакланып калган икән. Кемнеңдер изге куллары утырткан  яшь наратлар ышыгына катлам-катлам булып сарылган кар көртләре март кояшының якты нурын мул итеп сеңдергән дә, шул күз чагылдырырлык яктыны юлдан узган юлчыларга мул итеп бөрки генә бит. Бүтәнчә була да алмый Казан артының  элек-электән тирә-якка нур бөркегән ягына барабыз лабаса! Олы Шыңар авылы Габделмәннән Рахманколый, мөхәммәтхаҗи Яхин исемнәре белән мәшһүр. Бу төбәк әле Мәрьям Рәхмәнкулова, Рөстәм Яхин исемнәре белән дә горурлана икән. Шушы данлы исемнәр рәтенә яңаларын өстәү нияте белән  баруыбыз иде бу авылга. Язмабыз өчен геройны халык үзе күрсәтте. 8 март бәйрәме алдыннан җыелган Президент кунаклары арасында, аларның да иң мәртәбәлесе сыйфатында Саба районы Олы Шыңар авылыннан Мәдинә Гәрәева исемле апа бар иде. Апа, диик микән аны, әллә яшьлегендәге вакыйгаларны кузгатасы булганга күрә, кызыкай, диикме? Юк, теге сүзләр янәшәсенә олы итеп Ана дип язып куйыйк әле! Чөнки Мәдинә Гәрәеваны ил-көн алдында бәхетле иткәне – балалары.

2001нче елның әбиләр чуагы тантана иткән сентябрь көнендә Олы Шыңар авылында  гаҗәеп матур мәчет ачылган. Мәчетне төзетүчеләр Наил, Камил, Марат. Мин ул тантанада катнаша алмадым, видеоязмасын гына карадым. Ләкин шул тасманы күздән кичергәндә бер читтәрәк ак челтәр шәлен матур итеп урап куйган җыйнак гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле бер әбигә игътибар иттем. Аннары бу җыйнак гәүдәне мин бәйрәм сәхнәсе түрендә күрдем. Бу юлы инде Президент аңа ак шәле өстеннән матур калфак кигереп куйган иде.

Янына килеп утырып сөйләшә башлауга ук булмаган да кебек еракта калган гомер башына әйләнеп кайттык. Төпле, ипле, тәрбияле татар гаиләсендә алты малайга бер кыз булып үскән икән ул Мәдинәкәй. Сугыштан соң булачак ире  белән таныша. Сөйләшүдә Олы шыңар  авылында колхоз рәисе булып озак еллар эшләп, дистәдән артык еллар элек вафат булган Мәүлет Гәрәев образы да гел янәшәдә булды, матур яктан,олылап, сагынып кына телгә алынды. “Олы Шыңар халкын туйганчы икмәк ашатам”,- дип сугыш арты елларында колхозны җитәкләргә алынган һәм сүзендә торган кеше ул.

Кабат сугыш алды елларына әйләнеп кайтыйк әле.Мәдинә Гәрәевага сугыш башланганда 18 яшь булган. Алар гаиләсеннән сугышка Мәдинә апа дүртенче кеше булып китә. Бәрәңге төягән йөк машинасына утырып Шәмәрдән станцясенә китеп брган Мәдинәне бөтен авыл озатып кала. 1943 ел була ул. Сугышның иң кызган вакыты. “Кичтән биштәр ясадык. Биштәр төбенә бер ипи салдык”, дип бүгенгедәй искә ала ул сугышка китәсе кичен. Югыйсә МТСта эшләүче кыз тылда да кирәк булган. Ләкин авырлыкны кеше җилкәсенә салырга түгел, үзләре күтәрергә өйрәнгән нәселдән була шул ул. Станцияләрдә туктый-туктый төрле урыннарда курслар үтә-үтә, кыз Курск янындагы сугышка да барып җитә.  Сугышка илткән юлда күргәннәре генә дә буыннан-буынга хикәят итеп сөйләрлек. “ Барганда ук иптәш кызларны юл читендә чокырлар казып күмеп калдырдык. Мин менә, гомер булгач, исән кайттым”,- ди ул.

Татар авылында үкән кызга сугыш михнәтен кичерүләре, ай-һай, авыр булгандыр. Ул бит әле билеңә солдат каешы будың гына түгел. Җиде ят арасында югалмаска, сынатмаска да кирәк. Гаҗәеп җаваплы хәрби һөнәргә дә өйрәнәсе бар. Зенитчы Мәдинә Шәрәева күзләрендә һәрвакытта да тыныч күкнең зәңгәрлеге генә чагылмаган. Өстеңә карга көтүе ябырылып килгәндә дә бик куркыныч була. Карыннарына бомба йоткан очкычлар өстеңә килгәндә ничек чыдарга? Дошман самолетларының нәкъ баш өстенә очып килгәнен көтеп алырлык түземлеккә дә, салкын канлылык белән зенитка бавын тартырга да өйрәнә Мәдинә. Тик менә 56 ел инде төннәрен тыныч күктә самолетлар гөрелтесен ишеткәндә сискәнмәскә генә өйрәнә алмый. Кулларының тыңламас калтыравы да шул көннәр ядкаре.

Мәдинә апаның фронттагы исеме “Маруся-золото”, “Маруся-сирота” була. Ятимлеге инде татар кызларыннан аерылып калган өчен әйтелә. Ә алтынлыкны ни нәрсә икәнлеген барыбыз да аңлыйбыз.

Сугышлар тынган арада иптәш кызлар җыйнаулашып киләчәккә өметләрен уртаклашалар. Тыныч тормышта җыелганда кызлар нәрсә сөйләшә? Нәрсә сөйләшсеннәр инде... “Гөлҗамал” җырындагы кебек, нинди генә егеткә барырбыз икән дип фал ачалар. Сугышта да кызла фал ача. Тик бу юлы бүтән өмет алгысыта, илгә исән кайтырбызмы – иң олы, иң яшерен хыял шул! Беркөнне Хәдичә исемле дус кызы Мәдинәгә картсала да сөенеп әйтеп куя: “И-и, малайкаеи, сиңа әйбәт чыкты бит. Өйгә кайтасың бит син, тиздән юл төшә.- аннары йөзе сүрәнләнеп китә Хәдичәнең.-Ә мин кайта алмамдыр ахрысы. Минем кәртләр начар төште.”. Юраганы юш килгән шул. “Безнең кызлар Берлингача барып җиттеләр. Мин, Клинцы шәһәре янында яраланып, госпитальдә калдым. Хәдичәм Одер елгасы буенда һәлак булган. И-и ул без саклаган күперләр, кичүләр, тимер юллар”.

   Мәдинә апа авылга 1944 елның сентябрендә кайта. Күкрәгенә снаряд ярчыгы тигән яралы кызны авыл халкы, яшәмәс, ди. Хәлен белергә, күреп калырга киләләр. Ләкин туган якның һавасы савыктыра кызны. Тиздән идарәдә учетчы булып эшли башлый. Әнә шунда таныша инде ул колхоз рәисе Мәүлет белән. Ике яшьнең сере килешә. Әнә шул килешү никахка барып тоташа. Бергә үтелгән озын гомернең маяклары булып бер-бер артлы балалар туа. Башта Мәдинә апа кызлар тапкан икән. Люция, Ләлә, Флера. Аннары инде Наил,Наилә, Камил, Марат, Раилә тезелеп китә. Барысы сигез бала! Сорарга кыймадым, сулъяк күкрәгемә снаряд ярчыгы тиеп яраландым, дигән иде бит. Ничекләр имезеп үстерде икән ул балаларын? Әле бит 62 яшенә кадәр почтада да эшләгән. Ләкин Мәдинә апаның зарлануы исендә дә юк. Мактана да белми. Аның шэ-гамәлләрен фәкать балаларына гына карап чамаларга мөмкин.

Олы Шыңар авылы урамыннан күтәрелгән уңайга мтур мәчет каршындагы бик күркәм, бик мәһабәт йортка игътибар иттек. “Кемнәр генә яшәр икән инде бу өйдә, бу йортны кемнәр генә тутырып бетерә алыр икән инде?”- дип үзара сөйләшәбез. Аналы-аталы пар казны тал чыбыгы белән куалап капкадан чыгып килүче әби елмаеп куйды: “Минем йорт ул. Анда минем 26 оныгым яшәячәк. Барысы да кайтканда бәләкәй дә булып калыр әле”,- диде. Матур өйгә сокланып, Мәдинә апаны искәрмәгәнбез икән.Аңа ияреп, яши торган йортларын үттек. Ишегалдында “Буран” – авточана тора. Мәдинә апаның олы улы Наил әле генә урман-кырларны урап кайткан икән. Үзе дә әнә, авызын ерып, болдырда каршылап тора: “Урманнарны әйләндем. Пошиларның, кабан дуңгызларының ризыгы беткәндер, дидем дә, колхозга барып бер тонна икмәк алып кайтып сый куеп чыктым әле”, - ди Наил.

Бу егет белән танышырга да вакыттыр. Ни дисәң дә, әниләренә генә түгел, авыл халкына да игелекле эшләр кыла торган өч егетнең берсе бит ул. Ишеткән идек инде.Авылга газ кертү өчен Казаннан ук трактор кайтарып траншея казытканнар, асфальт юл салдырганнар икән бу егетләр. Игелекле эшләрне аерым-аерым түгел, өч егеткә бер юлы адресларга кирәк. Һәм һәр эштә шулай алар. Кайгыда да, шатлыкта да гел бергә. Мәдинә апа Чаллыда яшәүче улы Камилне гел үзем кебек инде, аның да аяклары сызлый, дип телгә алып киткән иде.(Президентыбыз Минтимер Шәймиевка дип оек башлар бәйләгәндә, икенче киемен Камиленә бәйләгәндер инде). Мин үзем бәлки Әфган сугышларын кичеп кайткан, әле хәзер дә анда алган контузиядән интегүче Наиленең кичерешләре Мәдинә апаның халәтенә якынрак түгел микән дип уйлап куйдым. Шул арада Казандагы улы Марат башыннан кичкән борулар күңелдә яңартылды. Алар эзеннән барып хатирәләр кызы Раиләне югалткан көннәргә барып тоташты. “ Раилә кызымның ике баласы ятим калды. Яңа туганы өч кенә көнлек иде әле. Киявебезгә үзебезнең авылдан кыз димләдек. Тагын малайлары туды. Безнең аермадык аларны. Кайтып йөриләр”.

Малайлар тырышлыгы белән, малайлар акчасына салынган теге матур мәчет Мәүлет мәчете дигән исем йөртә. Шулай итеп әти кешенең рухы. әнкәй догалары белән яңартылып, авылны балкытып утыра. Ә бу гаиләдә догалардан йөз чөермиләр. Табын янына утыруга да, табын яныннан торып киткәндә дә иң башлап дога укыла. Догалы йортта гына иманлы, тәүфыйклы, илгә-көнгә терәк булырдай балалар үсә. 

 

                                                                                                                              (Асия Юнысова)

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: маруся сирота, Гараев Марат, Гараева Мадина, мечеть, Рөстәм Яхин, Барс медио, Гараев Камиль, маруся золото, Зенитчица, Мәчет
Просмотров: 491 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов