Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Зиннәтуллин Илфат Якуп улы
[ ] 08.08.2009, 10:44

                                                                         Мәңге онтылмаслар- һәлак булганнар.

                                                               Данга күмелсен- исән калганнар...

 

Зиннәтуллин Илфат Якуп улы 1963 нче елның 12 нче декабрендә Татарстанның Саба районы Чулпыч авылында туа.

Саба районының “Авангард” колхозында эшли. Кораллы көчләргә 1982 нче елның 1 нче апрелендә Саба РХК тарафыннан алына, Әфганстан Республикасына 1984 нең гыйнварыннан. Сержант, мотоукчы отделениясе командиры.

Берничә тапкыр сугышчан операцияләрдә катнаша, алар барышында отделение белән ышанычлы командалык итә.

1984 нче елның 26 нчы июлендә сугышчан задание үтәгәндә һәлак була. Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).

Чулпыч авылында җирләнгән.

 

 

                            Ильфатның 1984 елның 23 февралендә язган хаты

Исәнмесез, минем өчен иң кадерле булган әби, әти, әни, Ильхам һәм Ильдус энем! Сезгә сагынып хат язучы Ильфат дип белерсез. Мин исән-сау хезмәт итеп ятам. Көннәр әкрен генә үтеп тора. Приказга да 1 ай гына вакыт калып бара. Приказдан соң 2 ай ярым тирәсе хезмәт итәсе булыр әле. Мин үзем июнь аенда кайтырбыз дип торам. Узган ел язгы дембельләрнең соңгы партиясе июль аенда китте. А.Рәис, С.Мзхмүт, Н.Ильфат, Раиф, Фәргать, Исмәгыйлов Рафаэльләр турында әйтеп языгыз.

Бүген полкка концерт белән килделәр, Киевтан. Монда һәр бәйрәм саен Союздан концерт белән киләләр. Хәзер полкның өсте ябулы җылытылган клубы бар. Үткән бәйрәмнәрдә Роза Рымбаева, Людмила Зыкина да концерт белән килгәннәр иде.

Әби, әни! Сезне якынлашып килүче 8 март белән котлыйм. Ничек яшәп ятасыз? Авылда нинди үзгәрешләр бар? Бәйрәмнәрдә элекке шикелле клубта җыелып утырмыйлармы? Көннәр суыкмы? Карлар күп яудымы?

Сезнең барыгызны да бик сагындым.

Тиздән безне юл сакларга куячаклар. Дембельгә дә шуннан китәсе була инде.

Әти! Тиздән күрешәчәкбез! Мине озаткан вакытта син минем кулны кысып, җибәрми торган идең. Озакламый кайтып та җитәрмен инде. Армиядән соң кая барырмын, анысын белгән юк.

Ярый сау булыгыз, хат языгыз. С/б Ильфат.

                                                                                   23.02.88.

 

                                                    Ильфатның соңгы хаты

Исәнмесез, минем өчен кадерле булган әби, әти, әни, Ильхам һәм Ильдус энем. Сезгә күп сәламнәр җибәреп, исән-сау, тыныч яшәвегезне теләп калучы Ильфат дип белерсез. Сәлам шулай ук күршеләргә, авылдашларга.

Хатыгызны алдым, әни, бик зур рәхмәт. Хат бик көткән идем. Бүген (28/3-84 ел), минем өйдән чыгып киткәнгә нәкъ 2 ел булды. Безне моннан кайчан җибәрәселәре билгеле түгел әле. Әни! Мине август аенда көтегез.

Ничек яшәп ятасыз, авырмыйсызмы? Әти-әни, сез фермада эшләп йөрисездер инде. Ильдус энем каникулдадыр инде. Шыңарда торыр вакытлары да җитеп килә. Узган ел Ильхам белән иде, быел үзе генә инде. Үзе генә су аша чыгам дип, суга төшә күрмәсен инде. Бездә яңа председатель дип язгансыз, әллә ул күпер төзетер инде. Миннәхмәт абый һаман шул иске тракторда эшлиме? Мөнир абый кайда эшли? Көннәр бик җылы дип язгансың, әни, быел җәйләр яңгырлы килер микән? Монда көннәр бик җылы, кояш нык кыздыра. Тау битләре ямь-яшел чирәм белән капланды. Агачларның бөреләре ачылды. Без бүген каравылда.

Әби бер көе генә йөреп торамы? Авылда нинди яңалыклар бар? Барысын да әйтеп хат язарсыз, әни.

Хушыгыз.

 

                                                     Часть командирының хаты 

Хөрмәтле Якуб Гаязович һәм Раилә Низамовна!

Командование һәм партия оешмасы Сезгә тирән кайгысын белдереп шуны хәбәр итәбез! Сезнең улыгыз ЗИННАТУЛЛИН ИЛЬФАТ ЯКУПОВИЧ, сугышчан антына тугры калып, ныклык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп, үзенең патриотик һәм интернационал бурычын соңгы сулышка кадәр үтәп, 1984 елның 26 июлендә һәлак булды.

Хезмәтенең беренче көненнән һәм ахырына кадәр ул югары сугышчан сыйфат, сугышчан осталык күрсәтте, сугышчан бурычын үтәгәндә һәркемгә үрнәк булды.

Ильфатның сугышчан дуслары һәм иптәшләре, хөрмәтле Якуб Гаязович һәм Раилә Низамовна, илебезгә лаеклы ул үстергәнегез өчен, Сезгә иң тирән рәхмәтләрен белдерәләр, Сезгә килгән олы хәсрәтегезне һәм кайгыгызны уртаклашалар.

Сезнең улыгыз, безнең сугышчан дустыбыз турындагы истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Ильфатның эшләре, аның тормышы ил алдындагы бурычыбызны үтәгәндә безнең барыбыз өчен дә үрнәк булыр.

        Хөрмәт белән: часть командиры Рыков

        Командир урынбасары:

        Кыр почтасы 51932.

 

 

Тыныч йокла, Илфат...

                                                        Фәннүр Галимов музыкасы,

                                                         Илфат Газизҗанов шигыре.

Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Илфат Зиннәтуллинның якты истәлегенә багышлана.

 

                                                                                                  Авторлар.

Киткәнеңә шактый ел үтсә дә

Син чыкмыйсың әле күңелдән.

Сине сагынып әрнү сагышлары

Ташып чыга йөрәк түренән.

Кушымта.

Тыныч йокла, Илфат, тыныч йокла,

Һәрвакытта безнең истә син.

Арабызда сине гел тоябыз-

Безнең өчен һаман исән син.

 

Яланаяк йөргән сукмакларың

Бүгенгәчә сине сагына.

Үтеп барган чакта баш борыла

Ирексездән каберең ягына.

 

Сине сагыну чагылып киткән төсле

Сайравында моңлы кошларның.

Бүген дә бит әнә кабереңә

Чәчәк китергәннәр дусларың.

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Олы Шыңар авылы, Шыңар, Афганистан, авангард, колхоз, Сабинский район, Большой Шинар, Илфат Зиннатуллин, Авганистан, Чулпыч авылы
Просмотров: 1020 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов