Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларыбыз истәлегенә.
[ ] 15.08.2009, 11:54

                       Хаҗиев Гариф (1927нче елгы)

 

Гариф абый 1944нче елның 17нче маенда сугышка китә.кече Шыңар авылыннан 4 егет – Зәйнәгов Сәлим, Ахунҗанов Юлдаш, әхмәтгәрәев Сәет бергә китәләр. Арча военкоматыннан казанга пассаир поездына утыртып җибәрәләр. Литва, СССРның Гайан дигән военный лагерена алып китәләр, аннан Вильпюска күчерәләр, запас полк итеп. Аннан “Калвария” гә күчерәләр, взвод саен бер олы кеше куеп өйрәнүләр уздыралар. “Өс-башны алыштырдылар, ач идек, тамакны да туйдырдылар”,- дип сөйли Гариф абый. “аннары оборона дип бер җирдә яттык, окоп казыдык. Бер калкулыкны алырга дип задание булды, 2 көн шунда йөрдек, атып тордылар, бик күп кеше кырылды. Үзебезнең рота белән таң алдыннан атакага җибәрделәр. Аннары кыр госпиталендә генә аңыма килдем, мина ярчыгы каска аша башымны яралаган иде. 10 көнләп анда яткач. Колвариягә җибәрделәр.” Ул вакытта сугыш бетү алдында була, бүтән сугышка кертмиләр. Шунда сугыш беткәнен ишетәләр алар. Аннан соң яңадан япон сугышы башлануы турында хәбәр кидә аларга. Товар вагоннарына төяп шунда җибәрәләр. 1945нче елда юлда сугыш беткән икән диләр. Аннан аларны полкларга аералар. Шуннан соң Комсомольск на Амурега, Владивостокка, “Второй речка” хәрби горнизонга, кире тагын Владивостокка җибәрәләр. Соңыннан Камчаткада 6ел була. Барлыгы 7ел хезмәт итә. Башта 100 кешелек палаткаларда яшиләр. Аннан казарма төзиләр. Ул вакытта Гариф абый машинада эшли, япон хәрби әсирләрен авиационный горнизонга йөртә.
Туган авылына 1951нче елның 29нчы октябрендә әйләнеп кайта.
 

 

                            Гарипов Вәлиәхмәт (1926нчы елгы)
 
1941нче елларда Вәли абый җәй көне Мичән белән Симет арасында телефонист вазыйфасын үти. Шуннан эш стаңы башлана, бөтен авырлык үз җилкәләренә төшә. Урман кисүдә, аннан кайткач урман чыгаруда эшләгәннәр. 1943нче елның көзендә фронка дип алып китәләр. Өендә озатып калучы да булмый. Әтисе окоп казуда, тәтәсе урман кисүдә була. Шуннан башланган инде фронтавик еллары. Башта Сорк дигән җиргә урнаштырганнар,анда 6 ай булганнан соң фронтка дип киемнәр бирәләр. 1944 елның 16нчы маенда барсук дигән станциядән сугышка дип алып чыгып китәләр. Шуннан соң поезд белән барганнар, поездан төшкәч җәяү. Харьковта 3 ай укытканнар,аннан границага алып киткәннәр. 1945нче елның 9 маен урман эчендә банда белән көрәшкәндә хәбәр иткәннәр. Шулай итеп җиде ел хезмәт иткән Вәлиәхмәт абый.

 

                                Ахунҗанов Мидехәт (1927нче елгы)
 

1945нче елның май аенда мидехәт абый армия сафларына алына. Шуннан 1951нче елга кадәр армиядә булган, төрле частьларда хезмәт иткән. Зенит артилерия дивизионында хезмәт иткән. Аннан соң ул Ерак Көнчыгышка күчә, шунда яңадан биш елдан артык хезмәт итә. 1951нче елның апрель аенда туган авылына әйләнеп кайта.

 

 

                                 Усманов Әхмәтсолтан (1925нче елгы)
 

Бөек Ватан сугыш башланганда Әхмәтсолтан абый 16 яшьтә була. Сугыш елларында төрле эштә эшләгәннәр: лабарейкада, ашлык тапшыруда, оборона эшләрендә. Аннан Мари республикасында урман чыгаруда. Апас районы, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында оборона төзү өчен ат белән урман кисеп чыгарганнар.

1942нче елга чыккач Курса һәм Шәмәрдән станцияләрендә урман эшендә булганнар. Аннан язгы чәчү тоташып киткән, ат белән сукалап. Җирне эшкәртеп чәчү чәчкәннәр. Печән өстендә исә печән чабып, аны эскертләп куйганнар, дәүләт заданиесен үтәү өчен ат белән Арчага печән ташыганнар.

 1943нче елның 10нчы январендә Әхмәтсолтан абыйны армия сафларына алалар. Арча станциясенән Ерак Көнчыгышка озаталар.Барып җиткәч сугыш һөнәрләренә өйрәтәләр дә, Япония чигенә төрле частьларга урнаштырганнар, шунда 10 ай хезмәт иткән. Ульяновск өлкәсенең Энза станциясендә ел ярым уч батальонында сугыш һөнәрләренә өйрәткәннәр.  Аннан соң Калинин өлкәсенә алып баралар, корлландырып, эшелонга төяп Белорусягә алып барып урнаштыралар.  Сугыш якын булу сәбәпле, 700-800км җәяүләп баралар.1944нче елның март аеннан башлап фронтның алгы сызыгында булганнар. Белорусиянең, Пенза, Брест шәһәрләрен азат итүдә катнашканнар. Әхмәтсолтан абый, Варшаваны штурмлаган чаында авыр контузия алып, 4 ай госпитальдә яткан. Шуннан соң ул 1944нче елның 26нчы декабрендә туган якларына кайткан.

 

 

 

                               Яруллин Хәкимулла (1925нче елгы)
 

Хәкимулла абый 14 яштән төрле эштә эшли башлаган, нинди эш булса, барысын да башкарган.

1943нче елның апрель аеннан армия сафларына алына. Ул Ригада хезмәт итә.1948нче елның мартына кадәр шунда була. Җиңү көнен дә шунда каршы ала.

 

                            Габделхаев Габделхак (1925нче елгы)
 

Ул Олы Шыңар авылында туа. 7класс бетергәч, 1941нче елның мартына кадәр колхозда эшли. Аннан соң семья белән Бурятиягә китәләр. Сугыш башлангач 6 ай тракторчылар курсында укый, колхозда төрле эштә эшли. 1943нче елның январь аенда армиягә китә, Чита өлкәсендә хезмәт итә. 1945нче елны Японнарга каршы сугышка кереп китәләр. Сентябрь азакларына сугыш бетә, аннан соң Кореяга чыгаралар. 2 ел хезмәт иткәч, Ерак Көнчыгыш өлкәсенә чыгаралар. Җиңү хәбәрен 74 нче разъездда радиодан ишетә.Аннан соң командирлар строй алдында хәбәр итәләр. 1948нче елны туган якларына әйләнеп кайта.  

 

 

 

                            Гарипов Зариф (1901нче елгы)

 

Ул олы яшьләрдә дә зиһенле, русчаны яхшы белгән карт була. Искечә мәдрәсәдә укырга туры килә аңа.

Башта колхозда барабанщик булып эшли, сугу машинасында. 1916-17 нче елларда Лаешка аклар керде дигән хәбәр булгач, аларны җыеп алып китәләр. Лаешны аклардан азат иткәч, гражданнар сугышына китә ул, 3-4 ел Деникинчылар белән сугышалар.

Бөек Ватан сугышына 1941 елда китә. Сугышта пехотада була. Петроград, Камин-Падольск, Львовны азат итүдә катнаша. Сугыштан исән-сау кайта, Теләчегә килеп каршы алалар.

 

 

                                  Галиев Сабир (1917нче елгы)
 

Сабир абый 1917 елда Кече Шыңар авылында туа. Әти-әнисе гади колхозчылар була. 6 ай трактористлыкка укый. Армиягә 20яшьтә китә, Владивостокта, корабльдә машинист булып хезмәт итә. 1937нче еллар. Ерак Көнчыгыш, Тын океан флоты. Сабир абыйны Америкага корабль алырга җибәрәләр. Японияне узып, Аляска, Куриль утраулары аша күп врачлар, инженерлар, 15 көннән соң, Канадага барып төштек.Нью-Йорк, Вашингтон, Чикаго, Майпорт штатында булдык. 3 ай укыттылар, ашатулар әйбәт, 50с эсселек. Истәлеккә кул сәгате тапшырдылар. Киткәнче яхшылап тәрбияләделәр, бик шәпләп киендереп җибәрделәр.

1941нче елда Бөек Ватан сугышы башланды Мурманскида фашистлар белән сугыштык, безнең корабльнең күбесен немецлар батырып бетергән, вокзалларны җимергән иде. Яраланмадым.

1946нчы елның февралендә өйгә кайтардылар. Җиңү килгәнен Мурманскида хәбәр иттеләр. Һәр кеше сөенде, җырлады, биеде, елады.

Сугыштан соң яңадан тракторда эшләдем. Машинада – 30ел.

 

 

 

 

                                  Гайнетдинов Зәйнетдин (1914нче елгы)
 

Зәйни абый сугышка 1941нче елны китә. Оренбургта ай ярым өйрәнүләрдә була. Көнбатыш фронт – Мәскәү асты. Монда сугыш сизелә, авыллыр яна, бомбалар шартлый. Кичке караңгыларда урман эчләрендә качып, окоплар казыйлар. Казый башлауга немец самолетлары килә. Оренбургтан 60 патрон белән винтовка бирәләр. Фашист килә: мотоцикл, машина, шәп кием, коралланган. Машинкалары яна, ике мотоцикл кала. Ике сутка шул авылда яталар.Сугышны беренче күрүе шулай була Зәйни абыйның. Аннан соң пехотада – 2 ай, артиллериядә- 45нең 6нчы ноябренә кадәр.

Сугыш беткәнен Эстониядә ишетә. “Часовой идем, сәгать 5ләрдә, солдатлар әйткәч, күңелем ышанмады. Тиз генә өйгә кайтармадылар, Латвиягә күчерделәр.Орудия чистартып, уеннар уйнатып, солдат хезмәте белән тагын шунда 5 ай яшәдем.

Күрмәгән калмады, ленинград, Эстония. Ачлык, салкын, 2 ай өй заты күрмичә кар астында, окопта. Киемнәр бетте. Салкынга түзә алмыйча, үлгән кеше өсләреннән кием салдырып алып кия идек. Сугышка керер алдынан 100г. спирт бирәләр иде.Күп күрдем, бомба ташлагач агачка эленеп калган кул, аяклар һаман күз алдыннан китми. Өйгә айтып үлә алсак дип йөри идек.

Әти-әни мине күреп өнсез калдылар. Халык шау килде: солдат кайткан!Фатыйма(хатыны)елап җибәрде, өйгә бергә кайттык.

 

 

 

 

                                      Закирҗанов Хаҗи (1923нче елгы)
 

1942нче елның 9нчы маенда сугышка китә. Ай ярым Мәскәү өлкәсендә өйрәнүләрдән соң, 1нче сентябрьдә Сталинградка җибәрәләр. “18 көн рядовой солдат булып сугыштым. Яралангач 6 ай Үзбәкстанда, Шәехзадә Бабич шәһәрендә, госпитальдә яттым. Аннары 6ай курсант булдым, яңадан сугышка кердек, Донбаска. Аннары Перекоп, Ствашта оборонага урнаштык. Сивашны кичеп, Кырымга кердек, Симферопольне алдык, Кара диңгездән ярдәмгә моряклар килде. Кырымда 1 ел булдым, шунда “За отвагу” медале бирделәр. Аннары Болгариягә, Румыниягә алып киттеләр. Сугыш бетү хәбәрен Румыниядә ишеттем. 1945нче ел, 8нче май, төнлә батальон командиры Гусев хәбәр итте. Автоматлар атып, ракеталар җибәреп бәйрәм иттек, ашарга бик әйбәт булды. Болгаридә 2 ел буе ашау әйбәт булды. Тыныч гадәти солдат хезмәте.

1947нче елның 17нче апрелендә өйгә кайттым. Кайтканда 12кг песок,5кг печенье, 12кг он,300 сум акча, 100 пачка сигарет, дәфтәр, җәйге һәм кышкы киемнәр биреп кайтардылар.

 

 

                                            Мингазов Халыйк (1924нче елгы)
 

“Сугышка 1942нче елның августында алдылар,-ди Халыйк абый.-Башта Ижевск янындагы лагерьда өйрәнүләр уздык. Ачка җәфаландык. Төньяк фронтының яр буе оборонасы. Мурманск портын сакладык. Ул сугыш елларында бик зур әһәмияткә ия булган порт иде. Англия, Америкадан ярдәм килә иде, шул товарларны сакладык. Порт суы туңмый, шуңа күрә немецның аласы килә, безнекеләрнең бирәсе килми. Шуңа да сугышлар бик каты булды. Ноябрьдән – 1947нче елның мартына кадәр шунда булдым. Пулеметчик идем, яраланмадым. Медальләр: “Заполярьены саклаган өчен”,”Батырлык өчен”, “Орден Отечественный войны”.

Сугыш бетү хәбәрен ишеткәндә корабльдә йөк бушата идек. Америкадан килгән матрослар кычкырды, русчада, инглизчә дә. Алар да куанды, безнең өчен дә бик шатлыклы хәбәр булды.ракеталар аталар, һава кып-кызыл. Гомергә онытылмаслык булды. Бер-беребезне күкләргә чөйдек. Америкалылар безгә сый-хөрмәт әзерләделәр, алар байлар, без – хәерче.

Мурманск шәһәре конье ярымутрау рельеф карталарына дөрес төшерелмәгән булган. Мин сугыш беткәч шул экспедициядә катнаштым, аннары гадәти содат тормышы. Техникаларны базага урнаштыру, чистарту. Япон сугышына дип әзерләделәр дә, никтер җибәрмәделәр.

 

                         Тимербаев Рәшит (1926 нчы елгы)
 

“1943нче елның 6 ноябрендә Рәшит абый, Зәйнетдинов Мансур, Вәлиуллин Җәлил, Зыяров Шиһап авылдан чыгып киттек. Төнлә эшелонга төяп Суслонгерга алып киттеләр. Ачка тилмердек, ач килеш окоп казыдык, утын ташыдык, землянкаларда яшәдек. Күп кеше ачтан үлде. Монда беүне сугыш уенына өйрәттеләр. 5 айдан соң поездга төяп Ульяновск, Харьков өлкәсе аша Днепр буена китерделәр. Днепр буенда сугышларда катнаштык, бернинди коралыбыз калмады, күпме солдат урманда яттык, бер немец килсә, кырасы гына инде. Мин ай ярым снайпер һөнәренә өйрәндем, шуннан көнбатышка алып киттеләр, сугыш эченә. Военный частебез Львов өлкәсе сакаль шәһәрендә иде. Мин ат белән боеприпас ташыдым. Чик сакчылары гаскәрләрендә, Польшада разведкада да йөрдек. Бер авылда засадага эләктек, исән калдык. 300 кешегә каршы 30 кеше идек. 2 кешебез яраланды. 2 көннән тагын киттек. Миңа ул вакытта 17 яшь, ялга клдрдылар. Киткән 30кешебез засадага эләгеп һәлак булдылар. Минем гомер бетмәгәндер инде,исән калдым.

1951нче елга кадәр чик сакчысы булып хезмәт иттем. 2 тапкыр яраландым.

Аннан Архангельск өлкәсенә кайттым. Бераз өс-баш карарга. Анда төрле эшләрдә эшләдем.”

1953нче елнң май аенда туган якларыма әйләнеп кайта рәшит абый. Тәүхидә апа белән гаилә корып, 5 бала үстерәләр.

 

 

                              Сабиров Җәлил (1934нче елгы)
 

Җәлил абый 4 класс укыганнан соң колхозда төрле эштә эшли.

1953нче елда армия сафларына алына. Закарпатск өлкәсе, Ужгород шәһәренә. 3 ел хезмәт иткәннән соң, 1956 нче елның 23нче сентябрендә Венгриягә китә, мадьярларга каршы сугышка. Алар артилерия белән хәрби әзерлектә торалар. Пехотада үлүчеләр бик күп булган. “Аларның берсен дә өйләренә кайтармадылар, зур чокырлар казып, шунда күмделәр”,- ди Җәлил абый.

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Хазиев Гариф, ВОВ, Война, Камчатка, Зайнагов Салим, Вильпуска, военкомат, Калвария, Комсомольск-на-Амуре, Ахунзянов Юлдаш
Просмотров: 848 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов