Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

ФӘРИТ ӘХМӘТНУР УЛЫ ШӘРИФУЛЛИН
[ ] 15.08.2009, 10:10

   ФӘРИТ  ӘХМӘТНУР  УЛЫ  ШӘРИФУЛЛИН

 

      Сабаның борынгы,уңдырышлы туфрагы әдәбиятка,сән-гатькә,журналистикага һэм башка өлкәләргә бик күп талантлар бирде. Шуларнын берсе – «Мәгариф» журналы-нын баш мөхәррире , Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы(1979), Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре(1989), Татарстан журналистларынын Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты(1989) Фәрит Әхмәтнур улы Шәрифуллин.

     Үтә дэ тыйнак,һәр сузен,җөмләсен уйлап кына,сеңдереп сөйләүче, югары культуралы шәхес ул. Ботен гомерен педагогика һәм журналистикага багышлаган  Фәрит Әхмәтнур улының хезмәт биографиясе гади дэ, сокланырлык та. Ул 1939 елнын  19 маенда Саба районы Олы Шыңар авылында туа. Бала вакыттан ук эш сөеп усә. Көтүен дә көтә, печәнен дэ чаба, урманын да кисә. Аңа бала вакытта ук өй салганда әти-әнисенен, туганнарының кул астына керергэ туры килә.Мәктәптә тырышып укый, ныклы белем алу белэн беррәттән, балалар һәм яшьлэр газеталарына хәбәрләр җибәреп тора. Тәуге мәкаләләр язганда  журналистлык эше аның гомерлек һөнәренә әйләнәчәген күз алдына да китермәгәндер ул. Олы Шыңар жидееллык мәктәбен тәмамлагач Фәрит Арча педучилищесына юл тота. Биредә алган төпле белем аңа Казан дәүләт педагогия институты-ның татар теле, әдәбияты һэм тарих  бүлегендә укырга күп уңайлыклар тудыра.

       1963 елның җэй ахырында кулында ике дипломы булган бөдрә чәчле, озын буйлы Фәрит Шәрифуллин «Совет  мәктәбе» ( хәзерге «Мәгариф» ) журналына эшкә килә. Аны коллективка бик теләп кабул итәләр, чөнки яшьтән үк жур-налистикага бирелә ул. Казанда укый башлагач «Татарстан яшьләре» редакциясендә штаттан тыш студентлар бүлеге мөдире дэ була. Менэ шулай итеп, Фәрит Әхмәтнур улы укытучылар, тәрбиячеләр  өчен чыгарыла торган журналда җиң сызганып иҗат итә башлый. Ул жәйне шушы редакциядә тоташ  40 елга якын эшләрмен дип уйламагандыр да. Әмма язмышын әлеге коллектив белэн мәңгегэ бәйли яшь егет. Тәҗрибә туплаган саен хезмәт баскычлары узгәрә тора.

1970-1977 елларда журналның педагогика-методика бүлеге-нә җитәкчелек итә. Аннары иң авыр участокка , гади итеп әйтсәк редакциянең штабына- җаваплы секретарь вазифасына күчерәләр. Ун елдан артык тарта Фәрит Әхмәт-нурович бу йөкне. Бер ел баш мөхәррир урынбасары булып эшләгәннән соң, ягъни 1989 елда журналга җитәкчелек итүне тапшыралар.

        Баш мөхэррир. Бу журналда әлеге җаваплы вазифаны алып бару өчен журналистлык кына җитми, чын педагог та булырга кирэк. Язучы һәм галим Мәхмүт Әхмәтҗанов ассызыклап болай ди: «Мәгариф» журналы редакциясендә, башка басмалардагы кебек журналистлар эшли. Әмма, бүтәннәрдән аермалы буларак, монда эшләу өчен галим дәрәҗәсендә булырга, мэсэлэн, күп кенә фәннәрне – педагогиканы,психологияне, этнопедагогиканы да шактый тирән белергә кирәк. Башкача мөмкин дә түгел.

        Фәрит Әхмәтнур улы оста тәрҗемәче булуы белән дә яхшы билгеле. 5-6 сыйныфлар өчен «Ботаника» китабы, 9 сыйныфлар өчен  «Неорганик  химия» безнең якташыбыз тәрҗемәсендә дөнья күреп килә. 1984 елда 9 сыйныфларга «Гаилә этикасы һэм психологиясе» дигән фән керә башлагач дәреслекләр булмау сәбәпле, Ф.Шәрифуллин «Мәгариф» журналында ике ел дәвамында дәрес үрнәкләре биреп килде һэм 1989 елда «Гаилә тормышына әзерлек дәресләре» дигән китап  чыгарды.

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Мәгариф, Фәрит Шәрифуллин, җурналист, Махмут Тимерзянов, Совет мәктәбе, Хусаин Ямашев, Татарстан яшьләре, Арча, Хөсәен Ямашев, Фарид Шарифуллин Ахметнурович
Просмотров: 619 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов