Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

КӘЛИМУЛЛА ХӘСӘНЕВ (чулпыч) - ДУМА ДЕПУТАТЫ
[ ] 15.08.2009, 10:20
          КӘЛИМУЛЛА  ХӘСӘНЕВ  - ДУМА  ДЕПУТАТЫ
 

“Илеңне,халкыңны олылыйсың килсә, аның тарихын бел”,- дигән борынгылар. Хак сүз.Үткәнне белми торып, киләчәк тормышны  матур итеп төзеп булмый. Тарих сабаклары безне яңача яшәргә, үткәндәге хаталарны кабатламаска өйрәтә.

     ХХ гасыр башы Россия тарихында сәяси һәм икътисади кризислар чоры булып кереп калган.Илнең артталыгы, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы халыкны протест йөзеннән төрле көрәш чараларын кулланырга мәҗбүр итә.Патша хөкүмәте халыкның басымы нәтиҗәсендә аерым ташламаларга барырга мәҗбүр була.1905 елның 17 октябрендә Николай II халыкка гражданлык хокуклары һәм ирекләре, шулай ук Дума чакыру турында манифест чыгара. Думага закон чыгару хокукы бирелә.

      Дәүләт Думасына  барлыгы 78 мөселман депутат сайланган, шуларның 40ы татар. Алар арасында Сәетгәрәй Алкин, Садри Максуди, Фоат Туктаров, Гаяз Исхаки кебек татар дөньясында тирән эз калдырган күренкле шәхесләребез һәм безнең якташыбыз Кәлимулла Хәсәнев тә бар.

      Кәлимулла Хәсәнев 1878 нче елда хәзерге Саба районы Чулпыч авылында дөньяга килә. Озакламый аның атасы Гомәр абый гаиләсе белән Казанга күчеп китә Казан учителләр мәктәбенә мич ягучы булып урнаша.Аның максаты баласына төпле белем бирү булгандыр, күрәсең. Кәлимулла шушы мәктәптә эшләүче кешенең баласы буларак, казна акчасына укырга кабул ителә. 1899 елда учителләр мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлый һәм Уфа губернасының Бөре өязенә эшкә җибәрелә. Белемле Мөгаллим халык арасында ихтирам казана, укыту белән беррәттән крестьяннарның төрле җир эшләрен хәл итүдә өяз түрәләре белән четерекле сөйләшүләр алып баруда катнаша.

       1907 нче елда Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында иң күп тавыш  җыеп, икенче Дума депутаты итеп сайлана.Мөселман  депутатлар ( барысы 35 депутат) Дума эшендә актив катнашалар.

       Кәлимулла Хәсәневне Думаның атаклы эшлеклесе итеп таныткан гамәле – аның милли мәктәпләр мәсьәләсенә багышланган нотыгы була.Икенче Дума мөселман депутатлары эшчәнлегендә мәктәп мәсьәләсе җир мәсьәләсен- нән соң беренче урында тора.К.Хәсәнев Дума трибунасыннан милли мәктәпләрнең урядник һәм старосталарга тулысынча бәйле булуын, мәгариф хезмәткәрләренең хәерче хәлендә яшәвен тормыштагы мисаллар белән искитәрлек итеп сөйли. Монархист һәм октябрист депутатлар бер мөгаллим кисәгенең зур трибунадан үз милләте мәсьәләләрен күтәреп чыгуын бер дә өнәми. Көчле гауга куптаралар.Аеруча Пуришкевич һәм патшага табынучы тагын ике депутат чыгырларыннан чыга. Алар:”Төркиягә китегез – сезне анда укытырлар, шәрә маңгайны мөнбәрдән куып төшерергә кирәк, сезгә  монда мәчет түгел!” – дип кычкыралар. Дума рәисе Головин башта каушап кала һәм шау-шу чыгарган депутатларны тәртипкә чакыра.Бу вакыйганы яктырткан матбугат хәбәрчесе Хәсәневнең үзен сабыр һәм зыялы тотуын  тасвирлап: “Ул нәфрәтле тынычлык саклап залдан президиумга борылды һәм үзе теләгәннең бөтенесен әйтеп бетереп, нотыгын тәмамлады,” – ди.

    Думадагы гауга җәмгыятьнең бөтен катлауларын уята. Күп гәзитләр Хәсәневнең: “Без – егерме миллион, без үз җиребездә яшибез, хөррият килә икән, безгә күчеп китәрлек сәбәп юк,” – дигән сүзләрен бастырып чыгара.

    Габдулла Тукайның “Китмибез!” шигыре дә нәкъ менә шушы К.Хәсәневнең Думадагы чыгышы белән рухланып язылган.

      Икенче Дума 3 айдан артык  вакыт кына яшәп кала.Эшчәнлеге,патша хакимияте белән туры килмәгәнлектән куып таратыла. Элеккеге депутат өстендә болытлар куера башлый. 1911 елда ул төрмәгә эләгә.

      К.Хәсәневнең бөтен гомере даими хәвеф, якыннары язмышы өчен курку эчендә уза.К.Хәсәнев безнең арадан 1948 елның 3 мартында китеп бара.

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Саетгарай Алкин, Садри Максуди, мусульман депутат, Дума, Калимулла Хусаинов, Гаяз Исхаки, Патша, Николай, Фоат Туктаров, Россия
Просмотров: 517 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов