Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Марат Минһаҗ улы Гыймадов
[ ] 17.08.2009, 13:33
                                           Марат Минһаҗ улы Гыймадиев
 

Ул – медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы. Белгечлеге – “экология”. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Марат Минһаҗевич – 1930нчы елның 26нчы февралендә Казан шәһәрендә туа. 1954нче елда Казан медицина институтын. ә 1957нче елда шушы уку йортының хезмәт гигиенасы кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 3 ел ул шушы кафедрада ассисент булып эшли, аннан соң Уфа шәһәрендә гигиена һәм профессиональ авырулар фәнни тикшеренү институтында бүлек мөдире һәм директор урынбасары була.

1972нче елда Казанга кайта. 1995нче елга кадәр Казан медицина институтының коммуналҗ гигиена кафедрасын җитәкли.

 Иҗади эшчзнлеге студент елларыннан ук башлана. 1957нче елда кандидантлык, 1975нче елда докторлык дисертациясен яклый.

М.М Гыймадиевның эшчәнлеге “Казан медицина журналы” белән дә бәйле. Ул башта редакция секретаре, соңрак редактор урынбасары булып эшли. 1993нче елда ул Татарстан фәннәр академиясенең нәшрият редакция составына керә.

Редакциядә М.М. Гыймадиев  25 басма, шулар арасында “Энциклопедик словарь” (“экология”) чыгара.

1994нче елда М.М.Гыймадиев Татарстан Фәннәр Академиясе каршында экология проблемалары буенча Фәнни совет оештыра. Һәм табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан республикасында, Бөтенроссиядә коллегия члены булып тора.

2000нче елның 26нчы февралендә М.М. Гыймадиев 70 яшьлек юбилиен билгеләп үтә.

Бик озак еллар табигый мохиттән без рәхимсез һәм тәртипсез файдаландык, җирдәге тереклекнең үзара катлаулы багланышларын күрмәмешкә салышып, табигатьтәге тигезләнеш белән хисаплашмыйча эш иттек. Суның һәм һаваның зарарлы матдәләр белән агулануы, кешеләрнең иммун системасы какшавы, авыруларның күбәюе – болар табигать дөньясында яшәп тә, аның биргәннәреннән теләсә ничек файдалануыбыз, аңардан бары тик туктаусыз рәвештә суыру, алуыбыз, ә табигатьнең үз ихтыяҗларын инкарь итүебез өчен котылгысыз җәзаларның бер өлеше генә.

Бәхеткә каршы, бер көнлек хисап белән генә исәпләшмичә, бу мәсьәләдә тирән һәм колачлы фикер йортеп, “табигать белән көрәшүнең” һәлакәткә илтүен ачык күрүче кешеләр дә булды һәм андыйлар хәзер дә бар. Марат Минһаҗ улы Гыймадиевны без хаклы рәвештә әнә шундый кешеләр рәтенә кертәбез. Менә инде 30 ел ул әйләнә-тирәбездәге төрле факторларның кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнә һәм табигать белән дорфа эш итүнең нәтиҗәләрен киметү проблемасы өстендә эш алып бара.

Шәһәрдә туса да, балалык һәм үсмер чагының күп өлешен ул әтисенең туган ягында, Мишә елгасы буенда урнашкан Оет авылында үткәрә. Анда яфраклы һәм ылыслы урманлыкларны аркылыга-буйга йөреп, чәчәкле болыннарның шифалы һавасын сулап, саф суларында коенып үзенең сәламәтлеген ныгыта, үзен табигать баласы итеп тоярга, табигатнең кадерен белергә өйрәнә. Шул ук вакытта ул елдан-ел арта баручы техниканың тирә-юньгә никадәр зыян китерүен, суларның бензин һәм керосин таплары белән пычрануын күрми кала алмый. Үзенең киләчәк тормыш юлын ул шушында сайлый.

Нинди генә очракларда да ул үзенең сайлап алган эшенә тугры булып кала.

Башкортстанга китеп. Андагы Гигиена һәм профессиональ авырулар фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый. Биредә үткәргән унбер ел аның фәнни белем дәрәҗәсен баета, приоритетлы юнәлешләрне дөрес сайлап алырга ярдәм итә. Казан медицина институтында гигиена кафедрасын яңадан торгызганнан соң ул эшкә кайта һәм ныклы ышаныч белән барлык эшчәнлеген әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына багышлый.

Җитмешенче елларның башын хаклы рәвештә экология фәненең аякка басу чоры дип әйтергә мөмкин. Бу фәннең башында торган башка галимнәр белән бергә, М.М. Гыймадиев исеме дә лаеклы урын тота.

Аның кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен медицина экологиясе өлкәсенә кайтарып калдырырга мөмкин булса, шулардан соңгы хезмәтләрен- ә алар докторлык диссертациясен яклаганнан соң гына да йөзләп исәпләнә - табигатьне саклау өлкәсендәге глобаль бурычларны үтәү өчен галимнәр һәм практик белгечләрнең тырышлыкларын берләштерүгә эзлекле омтылыш мисалы итеп карарга мөмкин.Татарстан Фәннәр Академиясе мөхбир әгзасы итеп ул нәкъ менә киң профильле эколог – галим буларак сайланды.

Татарстан Фәннәр Академиясе Президиумы каршындагы экология проблемалары буенча гыйльми советны җитәкләп, ул аның эшенә барлык бүлекләрнең галимнәрен тупларга омтыла. Ул аерым һәр юнәлеш экологиягә килгән зарарлы әйберләр теге яки бу дәрәҗәдә теркәүдән уза алмый, дип саный. Галим тулысынча хаклы.

Галимнең эшчәнлеге Татарстан белән генә чикләнми. Аны бөтен Идел буе экологик проблемалары үзенә җәлеп итә. М.М.Гыймадиев фикеренчә, безнең республиканың фәнни потенциалы күрше регионнарның кискен мәсьәләләрен хәл итүдә булышырга сәләтле. Ә бу үз чиратында безнең үз төбәгебезнең табигатен сәламәтләндерүгә хезмәт итәчәк. Аның күп тикшеренүләре экология фәненә яңалык алып килә. Галимнең үзе һәм аның шәкертләре тарафыннан әйләнә-тирә мохитне зарарлы матдәләр, шул исәптән концерогенлы кушылмалар белән пычырануда нефь чыгару һәм нефть химиясе комплексларының роле беренче тапкыр буларак фәнни бәяләнде. Ул тикшеренүләр су һәм һава пычрануы гигиеник нормасын практик билгеләүгә зур өлеш кертә. Галимнең Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы коллегиясе составына кертелүе дә табигатьне саклау эшенә аның зур өлеш кертүен тану хакында сөйли.

Профессор М.М.Гыймадиев үзенә алмашка 3 доктор, 7фәннәр кандидаты әзерләгән. Аның шәкертләре туган илгә игелекле хезмәт күрсәтәләр. Ул – хезмәт гигиенасы, коммуналь гигиена, токсикология, кеше экологиясе, канцерогенеза һәм рак эпидемиясе, фән һәм тәрбия экологиясе өлкәсенә караган 200ләп фәнни эшләр авторы. 8 монография, 12 дәреслек, 2 справочник, 5 сүзлек, татарча-русча, экология, медицина проблемаларын һәм федераль-санитар кагыйдәләрен үз эченә ала, 2 методик рекомендация иҗат итүче дә.

Галимнең мөхәррирлек – нәширлек эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Татарстан китап нәшриятенең элекеге редакторы улы буларак, ул әтисенең эшен лаеклы дәвам иттерә, 1959нчы елдан алып “Казан медицина журналы”нда башта җаваплы сәркатип, соңыннан баш редактор урынбасары булып эшли.

М.М. Гыймадиевның фәнни эшчәнлеге киң колачлы.Ул туган як һәм халыкның тарихы белән кызыксына, ял вакытларын балачактан күңеленә якын авылында яисә шәһәрдән читтәге бакчасында үткәрергә ярата. Һәм тирә -юньдәге мохитнең ямьләнү-яхшыру билгеләрен күрсә, бөтен күңеле белән шатлана. Чөнки бу – галимнең үзенең дә даими хезмәтләре, фәнни омтылышлары нәтиҗәсе.

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Марат Гимадов, галим, Эколог, Татарстан фәннәр академиясе, Казанский медицинский институт, Мингазов, профессор, доктор медицинских наук, таксикология
Просмотров: 927 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов