Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Чулпыч егете, милли көрәш буенча Татарстанның спотр остасы Васыйл Зәйнуллин
[ ] 11.08.2009, 12:17
Чулпыч егете, милли көрәш буенча Татарстанның спотр остасы Васыйл Зәйнуллин
                                                                  Чулпыч батыры
 

    Районыбызда Чәбия-Чүрчи, Түлешкә, Өчиле, Сабай кебек кечкенә авыллар байтак. Менә шуларда туып-үсеп, төрле төбәкләргә таралган һәм үзләренең үрнәк тормышлары һәм тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган фидакарь затларыбыз да шактый. Бу язмада аларны санап тормыйча, кечкенә авылларның берсе булган Чулпыч егете, милли көрәш буенча Татарстанның спотр остасы Васыйл Зәйнуллин турында язасым килә.

Ул терлекчелектә эшләп, тыйнак кына гомер итүче Әлтәф абый белән Мәүлетбикә апа гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән  хәрәкәтчәнлеге, белемгә омтылуы белән дүрт бала арасында аерылып тора. Беренче күнегүләрен физкультура укытучылары Илдус Мөхәммәтгалиев белән Фәннүр Галимов җитәкчелегендә ала.

-         Ул елларда спорт белән шөгыльләнүчеләр залга сыймый иде. Остазларымнан һәм өлкәннәрдән күреп, турникта тартылырга, гер күтәрергә, чаңгыда йөрергә һәм, әлбәттә инде, көрәшергә өйрәндем, язгы-көзге пычракта да, кышкы буран-суыкта да өч чакырымлы Чулпыч-Олы Шыңар арасын йөгереп үтә идем. Киләчәк тормышымда чыныгуларның файдасы күп тиде, -дип искә ала Васыйл.

Мәктәпне тәмамлагач, фәкать үз тырышлыгы һәм белеме белән Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясенә укырга керә ул. Тырыш, физик яктан көчле, җитез егет татарча көрәш белән яратып шөгыльләнә, спортның җиңел атлетика һәм гер күтәрү кебек төрләрен дә якын итә. Өч чакрымга йөгерү буенча үзе укыган югары уку йорты чемпионы була. Ә гер күтәреп яулаган уңышлары күпләрне көнләштерерлек Васыйлның. Биш мәртәбә студентлар арасында республика чемпионатын, биш тапкыр Казан шәһәре беренчелеген ота, район һәм авыл Сабантуйларында мактаулы урыннарны ала. Остазы А. Гаршенин җитәкчелегендә студентларның Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясавы, Ф.Сәлахиев, Җ.Шакиров, И.Стекольников кебек осталар белән бергә күп бәйгеләрдә катнашуы аңа гер спорты буенча мастерлыкка кандидат нормасын үтәргә мөмкинлек бирә.

Васыйл милли көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә. Төрле елларда биш авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, берсеннән-берсе матур нәтиҗәләргә ирешә.

Шыңар, Оет авыллары, Саба, Казанның Вахитов районы Сабантуйларында күркәм урыннарны яулый, күрше Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре ачык чемпионатында җиңә. Татарстан һәм Россия беренчелеге ярышларында да матур көрәш алымнары күрсәтеп, иптәшләренең һәм тамашачыларның ихтирамын яулый.

Традицион сорауга болай дип җавап бирде милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы, бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яшәүче Васыйл Әлтәф улы:

 Спорттагы, шулай ук тормыштагы уңышларыма да данлыклы Шыңар көрәш мәктәбе зур йогынты ясады.Сабирҗан Шакиров, Әсгат Гайфуллин, Мәхмүт Тимерханов, Илсур Нәбиулллиннар балачактан минем, русча итеп әйтсәк, кумирларым булдылар. Гомумән, гадел, оста көрәшчеләрдән күп нәрсәгә өйрәнеп була. Ә яшләргә мин шуны әйтер идем: физик җәрәхәтләрдән курыкмагыз – алар төзәлә. Тик менә рухи имгәнүләрне – наркоманлык, эчкечелек һәм җинаятьчелекне төзәтүе бик авыр. Шуңа күрә яшьлекнең һәм вакытның кадрен белегез. Көрәштән, гомумән, үзегезгә ошаган спот төреннән канәгатьлек алып, сәламәтлек өчен шөгыльләнегез. Җәмәгатем Ләлә белән безнең дә максатыбыз һәм теләгебез шул – ике кызыбызны кешелекле һәм сау-сәламәт итеп тәрбияләү.Ә якташлар, туганнар белән исәнлектә һәм иминлектә күрешергә язсын!
 
                                                                                      (материал Фәннүр Галимовның шәхси архивыннан алынды)
Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Сабирҗан Шакиров, Көрәш, Әсгат Гайфуллин, Татарстан, Шыңар, спорт, Мәхмүт Тимерханов, Шинар, Ләлә, Илсур Набиуллин
Просмотров: 1140 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 5.0/4 |
Всего комментариев: 2
1 Гафиятуллин Шамиль  
0
Знаю Васила как отличного спортсмена, прекрасного специалиста в строительной области и очень хорошего товарища

2 Glavapocelenya  
0
Он просто хорошии человек

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов