Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

В категории материалов: 59
Показано материалов: 41-50
Страницы: « 1 2 3 4 5 6 »

Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Просмотрам

   Олы Шыңар авылы Татарстан республикасы, Саба районына керә. Моннан 300-350 еллар элек барлыкка килгән бу авыл Мишә елгасы буйлап, уң якка елгадан 500 метр чамасы төньяк көнбатыштарак урнашкан. Мичән авылының болын кырыннан Кече Шыңар авылы болынына кадәр Мишәнең 3-4 км озынлыктагы өлешен үз эченә алган. Мишәнең аргы ягында сәүкә алды, кадер ата асты, куак борыны, Чулпыч асты болын, тар болын, төз болын, Хәдичә дугае, сары кыяк Олы Шыңар бире булган. Сабай, Чулпыч авыллары ул җирләрне үзләренә алырга теләгәннәр. Җир өчен һәрвакыт сугышып торганнар.

Мои статьи | Просмотров: 966 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 17.08.2009 | Комментарии (0)

               Т А У Л А Р

 

       Оет авылында таулар бик куп булмасалар да, табигатьнең гүзәллеген күрсәтә торган өч тау бар. Аларга исем кайда урнашуларыннан чыгып  бирелгән.    
 
            Б О Л Ы Н Н А Р

 

    Киң болыннарга чыгып чәчәкләр арасында кошлар моның тыңлау үзе бер рәхәтлек, сихәт, көч бирә. Узеңне яшәреп киткән кебек тоясың.

Мои статьи | Просмотров: 483 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 15.08.2009 | Комментарии (0)

     ЧИШМӘЛӘР !!!

      

   Кайда гына юк та, кайда гына очрамыйлар алар. Тау асларыннан, үзәнсү җирләрдән  өскә бәреп чыгалар да, үсемлекләр дөньясын, җирдәге тереклекне назга төрергә, алҗыган тәненә сихәт, көч бирергә теләгэндәй, хәркайсы үз көе белән туктауны белми ага бирәләр.

        

Мои статьи | Просмотров: 541 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 15.08.2009 | Комментарии (0)

      Олы Шыңар авылы китапханәсе тарихы.

 

1931 нче елда Олы Шыңар авылында Шәмсия йорты урынындагы Хариса дигән хатынның өендә уку йорты (изба-читальня) ачалар. Арча районыннан Юлдашев Гали дигән егет килә. Аны Саба районы башкарма комитеты җибәрә, ике елдан артык биредә эшли. Ул культура эше буенча махсус курслар тәмамлаган була.

        Җәй көннәре яшьләр кичке уенга төшәләр, ә кышын шушы уку йортына җыелалар. Бәйрәмнәрдә мәктәптә концертлар, спектаклҗләр куялар, җыелышлар була. Саба район, колхоз-совхоз театры килеп, артист булып йөри. Тормыш иптәше – Шармай.

Мои статьи | Просмотров: 697 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 12.08.2009 | Комментарии (0)

   Олы Шыңар авыл җирлегендә колхозлашу чоры тарихы
  
 Илдә күмәк хуҗалыклар оешканнан соң безнең авылларның колхозлашу тарихы һәм алар белән җитәкчелек итүчеләр түбәндәгечә булалар:

   1930 нчы еллар. Колхозларны крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү чоры колхозлар оешуда беренче булып 1930 нчы елларда оеша. 1930 нчы елда колхоздан кайбер хуҗалыклар чыгалар һәм 1931 нче елда яңадан күмәк хуҗалыклар төзеләләр.

Мои статьи | Просмотров: 833 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 12.08.2009 | Комментарии (0)

   Олы Шыңар фельдшер акушерлык  пункты тарихы.
 

Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пункты 1939 нчы елда аерым өйдә ачыла. Бу өй хәзерге вакытта Ибрагимов Тимершаех абыйлар яши торган урында була.

1941 нче елда тагын алтыпочмаклы йортка күченә. Бу өй Гильметдинов Рәшит абыйлар каршысында урнашкан була. 1947 нче елда мәчетнең икенче катының бер почмагын медпункт итеп оештыралар. Бу мәчет хәзерге Фәйзуллин Самат абыйлар урыны.

Мои статьи | Просмотров: 679 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 12.08.2009 | Комментарии (0)

1962-63 нче уку елында җидееллык  мәктәп сигезьеллык  итеп үзгәртелә  һәм директор итеп Фазлыев Вахит билгеләнә.Ул 1964-65 нче уку елын бетергәнче эшли. 1962 нче елда Мөхәммәтова Фәүзия кайта.(Ул  Оет кызы).Сираҗиева Нәфисә килә.1963 нче елда Галимов Әхсән Оет мәктәбендә рус теле  һәм әдәбияты укыта,бер үк вакытта Казан дәүләтпедагогия институтында читтән торып укый.Оет мәктәбендә 1973 нче елга кадәр эшли.Соңыннан ,пенсиягә киткәнче Олы Шыңар мәктәбендә  үз фәне буенча укыта.Галимова Клара  1935 нче елның  17 январендә Мамадыш районы Урта Кирмән   авылында укытучы гаиләсендә  туган.Хезмәт эшчәнлеген 1955 нче елда балалар   бакчасынтәрбияче  булып башлый.1961нче елда Тәкәнеш РОНО сында дошкольный   инспектор ,Тәкәнеш районы  таралгач,Олыяз сигезьеллык  мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли.Клара апа ,тормышка чыккач ,Саба районына күчеп килә. Оет мәктәбендә рус теле укы-

та.1968 нче елдан Олы Шыңар авылында укыта.  

Мои статьи | Просмотров: 754 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 08.08.2009 | Комментарии (0)

Революциягә кадәр һәм революциядән соңгы  елларда Оет балалары башта 4 еллык мәдрәсәдә белем    алганнар.Тау  астында  урнашкан  мәдрәсәдә   Рафикъ  мулла  ,мөәзин малае Кәрим  ,Казимнар   дин  сабагы  укытканнар.Анда малайлар  гына  укыган.Ә кызлар абыстайларда ,дин белгән әбиләрдә  өйрәнеп  йөргәннәр. Гыйлембанат  абыстайларда,Әсмабикә абыстайларда  дингә  өйрәнгәннәр. Мөбәрәк мулла кызы  Галиядә  ,Шәйхеттин кызы Камиләдә  ,Сөләймән абзый  хатыны  Зәйнәптә укып   йөрүчеләр булган.Мәдрәсәгә  дә , абыстайларга     йөрүчеләр  дә   укырга  барганда  1  агач  утын  алып  бара   торган  булганнар.
Мои статьи | Просмотров: 551 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 08.08.2009 | Комментарии (0)

Моннан өч ел элек клубта үзебезнең авыл яшьләрен күзәтеп, талантлыларын барлап йөри торгач, барысын да җыеп концерт куярга булдык. Инде менә өченче ел рәттән студентлар авыл яшьләре белән берлектә  бөтен  тирә як авылларны  шаулатып концерт-тамаша үткәрәләр.Елдан-ел һәммәбез остара, шомара бара, быелгы концерт исә иң югары ноктада, күтәренке рухта барды.
Мои статьи | Просмотров: 472 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.08.2009 | Комментарии (0)

 “Аулак өй” клуб берләшмәсе мәдәният йортында 1996 нчы елның ноябрь аеннан бирле уңышлы гына эшләп килә. Бирегә кече яшьтәге мәктәп балаларыннан алып, яшүсмерләр һәм авыл яшьләре яратып йөри.
Мои статьи | Просмотров: 741 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.08.2009 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов