Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Олы Шыңар авылы китапханәсе тарихы

                        Олы Шыңар авылы китапханәсе тарихы.

 

1931 нче елда Олы Шыңар авылында Шәмсия йорты урынындагы Хариса дигән хатынның өендә уку йорты (изба-читальня) ачалар. Арча районыннан Юлдашев Гали дигән егет килә. Аны Саба районы башкарма комитеты җибәрә, ике елдан артык биредә эшли. Ул культура эше буенча махсус курслар тәмамлаган була.

        Җәй көннәре яшьләр кичке уенга төшәләр, ә кышын шушы уку йортына җыелалар. Бәйрәмнәрдә мәктәптә концертлар, спектаклҗләр куялар, җыелышлар була. Саба район, колхоз-совхоз театры килеп, артист булып йөри. Тормыш иптәше – Шармай.

        Уку йортына 2 газет, 2 журнал һәм 50 данә китап бирәләр. Юлдашев Галидән соң уку йортына Муллахмәтов Әхмәтгали җитәкчелек итә. Ул озак эшли, уку йортында эш яхшыра.

        1938 нче елның көзеннән Җамалиев Кыяметдин эшли башлый. Ул эшләгән чорда уку йорты мәчет бинасына күчә. Китап-журналга язылу арта, китаплар кайтарыла.1941 нче елда Кыяметдин сугышка китә

        Сугыш чорында фронттан кайткан Габдуллин Шәйхулла бер ел эшли.

        1946-1950 нче елларда Усманов Әхмәтсолтан эшли. Аннан соң 50-60 нчы елларда Гаврилова Анна, Ныйльминур, Әхмәтшин Равил, Сафина Мөнәвәрә, Ахунҗанова Зөбәрҗәт, Садыйков Рифкатьләр эшлиләр.

        Кече Шыңар авылының манарасын кисеп, анда да уку йорты ачыла. Бу бинаның сакланып калуында ул вакыттагы авыл Советы рәисе Вафин Кәшифнең өлеше зур була. Уку йортында Әбелкарам Барые, Шәфигуллина Хәдичә, Вафин Кәшиф, Нигъмәтбанов Нәгыйм, Зәйнагов Хәлим, Вафин Альберт, Билалова Әлфияләр клуб мөдире булып эшлиләр.

        1962 нче елның февраль аеннан Олы Шыңар авылы китапханәсендә Ибраева Әминә эшли башлый.

        1965 нче елда китапханә клубтан аерылып, Олы һәм Кече Шыңар авыллары арасындагы медпункт бинасына күчерелә. Ә. Ибраева белеме буенча китапханәче була, яхшы эшли. Китапханәне тәртипкә китерә, китап укучылар санын арттыра. Китапларга, газета-журналларга язылу арта, яңа китаплар кайта. 1983 нче елда китап фонды – 10321, укучылар саны – 921, книговыдача – 19422, посещение – 9200 тшәкил итә. Яхшы эшләгәне өчен диплом белән бүләкләнә. Китапханәдә төрле кичәләр: китаплар күргәзмәсе, балалар иртәләре, викториналар, китап укучылар конференцияләре еш үткәрелә. Авыл халкына 22 ел намуслы хезмәт күрсәтеп, Әминә Ибраева 1983 нче елда лаеклы ялга чыга.

        Аннан соң 1983-1984 нче елларда Ахметова Роза, 1984-1986 нчы елларда Зиннатова Наилә китапханәче булып эшлиләр.

        1986 нчы елда Шыңар авыллары уртасына яңа мәдәният йорты төзелеп бетә, март аенда аны ачу тантанасы үтә. Китапханә шушы мәдәният йортына урнаштырыла.

        1986-1988 нче елларда Ахметова Дания эшли.

1988 нче елдан ОлыШыңар авылы китапханәсен Хаҗиев Рәсим Рафик улы җитәкли.

        Китап фонды – 12947, книговыдача – 12383, посещение – 6280. Китапханәгә 30га якын газета-журнал килә, алар белән танышу өчен аерым уку залы җиһазландырылган.

         Мәдәният йорты белән берлектә монда төрле чаралар: китап  укучылар конференцияләре, шигырь бәйрәмнәре, төрле темаларга әдәби-сәнгать кичәләре үткәрелә.

        Китап укучылар өчен китап күргәзмәләре, стендлар җиһазландырылган.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (12.08.2009)
Просмотров: 697 | Теги: Зиннатова Найлә, Гаврилова Анна, Ахметова Дания, Арск, Әминә Ибраева, китапханә. библиотека, Ахметова Роза, Арча районы, Юлдашев Гали, Хазиев Расим | Рейтинг: 4.7/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов