Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Оет башлангыч мәктәбе тарихы.

  

                                                   Оет башлангыч мәктәбе тарихы. 

Максат:

1.Мәктәбебезнең үткәне ,бүгенгесе белән таныштыру. 
2.сөйләм телен, фикерләү сәләтен,танып белү активлыгын үстерү.                 
   3.укучыларыбызда татар сәнгатенең, мәктәбебезнең бай  тарихына мәхәббәт тәрбияләү,әхлак хезмәт тәрбиясе бирү.

        Оет авылы калкулыклар астына ,тормыш-көнкүреш өчен бик уңайлы урынга урнашкан.Авылдан ерак түгел Мишә елгасы ага, урманнары да ерак түгел.Калкулыклардан бик күп чишмәләр агып чыга.Шул чишмәләрдән су алган чишмә инеш булып Оет авылы эченнән бормаланып агып,болынга чыга һәм  Мишәгә

кушыла. Инеш буйлап күп еллар яшәгән зур-зур  таллар үсеп  утыра .Яшеллеккә төренгән Оет авылы читтән  караганда урман эчендә урнашкан йортлар кебек күренә.

             Бу сукмактан юлаучылар узган,

              Сулу алган алар тукталып.

              Кунак сөяр халкым каршы алган,

              Ә кемнәрдер  калган  тукталып.

        Шундыйларның берсе бу төбәкне

         Как уютно! диеп  мактаган

          Татар   халкы белми әйтмидер,дип

          “Уют” сүзен   кире  какмаган.

   “Уют” сүзен  руслар сүзе диеп,

      Халык үзгәртергә уйлаган.

      Уюттан бит оет ерак тормый ,

Аксакаллар шулай юраган.

               Шулай итеп, безнең табигатьнең

                Бер кечкенә генә почмагы,

                  Уңайлы һәм матур булган өчен

                  Оет исеме белән аталды.

 

    Революциягә кадәр һәм революциядән соңгы  елларда Оет балалары башта 4 еллык мәдрәсәдә

белем    алганнар.Тау  астында  урнашкан  мәдрәсәдә   Рафикъ  мулла  ,мөәзин малае Кәрим  ,Казимнар   дин  сабагы  укытканнар.Анда малайлар  гына  укыган.Ә кызлар абыстайларда ,дин белгән әбиләрдә  өйрәнеп  йөргәннәр. Гыйлембанат  абыстайларда,Әсмабикә абыстайларда  дингә  өйрәнгәннәр. Мөбәрәк мулла кызы  Галиядә  ,Шәйхеттин кызы Камиләдә  ,Сөләймән абзый  хатыны  Зәйнәптә укып   йөрүчеләр булган.Мәдрәсәгә  дә , абыстайларга     йөрүчеләр  дә   укырга  барганда  1  агач  утын  алып  бара   торган  булганнар.

        1928-1930  нчы   елларда  Шәйха  йортында  Казаклар   авылыннан    килгән  Газизә  апа  яңа-

лифчә  укыта  башлый.Аның  фамилиясен   төгәл  әйтүче    юк.    Берәүләр  Хәйруллина  иде,  икенчеләре аның  Хәйрулла   исемле  бик  башлы   укытучы  абыйсы  бар  иде  диләр.

        1934  нче  елда  Фәхертдинова  Мөнирә   килгән.Ул  вакытта   Цветков    фамилияле  кеше  мөдир  булган.Шакирова Маһирә,Ямхулла ,Фәхертдинов Мөнирә һәм Цветков-4 укытучы укытканнар.Уку мәчеттә  барган. Мәчет мәдрәсәдән ерак түгел,тау башына урнашкан була. Мәчетнең  аскы катын клуб иnкәннәр,өске катында мәктәп булган. Мөнирә апа шактый еллар башка авылларда  укытып йөрсә дә,Оет авылы егетенә кияүгә чыгып төпләнеп калган һәм  25 еллык эш стажы белән пенсиягә киткән һәм соңгы көненә кадәр Оетта яши.

     1937 нче елда Габделбәрова Гайшә килгән.Ул вакытта  мөдир булып Салихов  эшләгән.Ул 17 яшьлек Гайшә апаны  :”Ну,бу РОНО белми шул ул.Бу авылга ир  укытучылар кирәк”,-дип каршылаган.Шул килүдән Гайшә апа 40 еллап гомерен шушы авылда  балаларга хәреф  танытуга багышлаган.Ул вакытларда Оет авылы  халкының укуга мөнәсәбәте әйбәт  булмаган. Элегрәк  алпавыт  җирләрен бүлдә  дә шундый  нәрсә күзәтелгән.Бояр  йортын авылга мәктәп итеп алмаганнар. Аны Казаклар авылыннан килеп  алып киткәннәр һәм күп еллар  мәктәп итеп  файдаланганнар.Бу авылда Әхмәтша исемле бай булган.Елларның болганчыкланганын сизенгән

бояр Әхмәтшага ”Син  миңа алтыныңны бир ,мин сиңа җир бирәм”,-дигән.Әхмәтша  алтынын  алып качып киткән.Шулай итеп,Әхмәтша алтынсыз да калган.Әхмәтша байның 2 катлы йорты.Аның бүлмәләре мәктәп ителеп тә ,1985 елга кадәр китапханә ителеп тә файдаланылды.Хәзер аның урынына  мәчет төзү  өчен нигезе салынып куелды.

     Салихов киткәннән соң ,7-8 ел мөдир   булып Габделбәрова  Гайшә  апа эшләгән. Ул җырга,биюгә, сүзгә оста кыз була.Барысына да өлгерергә тырыша.Концерт,театрлар куюда башлап йөрүче һәм актив

катнашучы   була.Балалар белән басудан башак җыя,заемга да язып йөри.Шушы авылга кияүгә чыга,3

бала үстерә. Мәктәптә бер таякны туры итеп сыза белмәгән балаларга җаны –тәне белән хәреф өйрәтә.Җырларга,биергә өйрәтүне  дә читтә калдырмый.Мәктәптә өлгерә алмаганнарын  дәрестән соң үз ишек алдына чакырып та өйрәтә. Бигрәк тә математика фәнен өйрәтүгә зур көч куя ул.Тикмә-

гә  генә үзенең 2 кызы –Дания  белән Фирдәвес бухгалтерлык эшен үз итә,Казан финанс-икъдисад

институтында белемнәрен  күтәрәләр.

      Кичләрен лекция,докладлар укуны да күп йөклиләр аңа Хәреф танымаучы олы яшьтәге абыйапаларны укытырга вакыт таба ул. Гайшә апаның 4 медале бар.Оет авылында  барысы 30-40 югары уку

йортын тәмамлаучы булса,шуларның 10 на башлангыч белемне Гайшә апа биргән.

    1925 нче елда Оет авылында тарихларга кереп калган Бөек Ватан сугышы  ге рое Вәли  Хаҗиев ту-ган.Аны да укырга  ,язарга Гайшә апа  өйрәткән,патриотизм  хисләре тәрбияләгән.

 “Оет авылында тумаган булсам, герой да була алмаган булыр идем “,ди  Вәли абый әңгәмәдәшлә-

ренең берсенә.Оет авылының уртасында,Вәли абыйның бюсты янында Бөек  Җиңүнең 50 еллыгына багышланган очрашуда    Вәли  абыйның:”Гайшә апа,бу синме? “-дип ,Гайшә апаны  кочаклап алуы  укытучысына  булган хөрмәте безнең күңелләргә дә якты  эз булып  уелып  калды. Еракта калган балачакны ,яшьлек  елларын искә төшереп ,Вәли абый  белән Гайшә апаның  күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде.

     Үтә тырыш,максатчан Гайшә апа, пенсиягә киткәч   тә өйдә берүзе боегып  утырмый –үзлегеннән гарәпчә  язуны өйрәнә башлый.Хәзер намазын да белә,коръәнен дә шаулатып укый.1949-50 нче уку елында мәктәп җиде еллык итеп үзгәртелә . Директор булып ,Александров Яков килә.Аның хатыны Фаихова Җамал да шунда эшлиләр.

   1936 нчы елда  мәчетнең манарасын төшерәләр.Аны Садыйков Шәйхелислам кисеп төшерә.Авыл

халкы җыелып, манараның   гөрселдәп инеш ягына  төшүен карап тора.Ә 1953 нче елда мәчетне сүтеп ,мәктәп итеп төзиләр.Мәктәп төзегән елларда  алдарак әйтелгән Әхмәтша бай йортында һәм башка кешеләр өйләрендә укып йөриләр.

     1956 нчы елларга кадәр ел саен авылдагы грамо-тасы  әз,яки  грамотасыз булган абый-апаларны бүлеп биреп укыту булган.Алар  укытучы саен 3 әр ,4 әр,ә кайсы елларны 8,9 кешегә җиткән.

49 нчы елдан башлап кичке  мәктәп ачылган.Анда  5 нче сыйныфтан  башлап укытканнар һәм ул сигезьеллык  мәктәп бетерелгәнче дәвам иткән.

     1949-1961 нче елларда түбәндә саналган укыту-чылар  укыткан.Таланова Вера-башлангыч класслар  укытучысы  ,ул Оетта 1966 нчы елларга кадәр  укыта.Мурзакаева     Зифа, Гассамов Мәхмүт,Фатыхова

Җамал, Сәгыйтова Рәшидә ,Шәйдуллина Нәзирә (Нурзия),Әхмәтҗанов Мәгъсүм,Егорова Александра

Семеновна ,Сафин. М.З.,Львова Галина  Габдрахманова Суфия, Җиһаншина Наилә Бариевна, Корбанова Суфия ,Мөхәммәтгалиев Зиннәт,Батыршина , галиуллина .Д.,Сабирҗанова Сания ,Каһирова

Әлфия ,Сөнгатуллина Зифа,Кадыров Габдерәүф,Шәрипова Флера. 1961-62 нче уку елында Сәфәргалиева Шәмсегөл,Таһиров Илгөзәр һәм Җәләев Фәһимнәр килә.Александров  белән  Җамал апа китәләр.Җәләев Фәһим директор итеп билгеләнә.

                                                      =Дәвамы алдагы материалда=

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (08.08.2009)
Просмотров: 550 | Теги: Тюлешкә, Галимова клара, Сабай, Шыңар, Оет авылы, революция, Олыяз, Олы Шыңар, Саба районы, Шыңар авылы | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов