Яңа дулкын – 2009.
“Яшьлек” концерты.
Моннан өч ел элек клубта үзебезнең авыл яшьләрен күзәтеп, талантлыларын барлап йөри торгач, барысын да җыеп концерт куярга булдык. Инде менә өченче ел рәттән студентлар авыл яшьләре белән берлектә бөтен тирә як авылларны шаулатып концерт-тамаша үткәрәләр.Елдан-ел һәммәбез остара, шомара бара, быелгы концерт исә иң югары ноктада, күтәренке рухта барды.
Студентларыбыз тамашачыны үзләренең берсеннән-берсе яңа дуэтлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары белән таң алдырып, чын мәгънәсендә зур тамаша үткәрделәр. Ике сәгать буе мәдәният йортыбыз, көчле алкышлардан, сызгырулардан шау-гөр килеп торды.
Концерттан соң рәхмәт сүзләре әйтергә чыккан авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин әйтәнчә: ”Шыңар яшәде, яши һәм алга таба да тирә-якны шаулатып яшәр әле, Алла бирсә. Шыңарның киләчәге бар! Сез – яшьләр шуның ачык мисалы!”
(материалны Алисә Билалова әзерләде)
|