Т А У Л А Р
Оет авылында таулар бик куп булмасалар да, табигатьнең гүзәллеген күрсәтә торган өч тау бар. Аларга исем кайда урнашуларыннан чыгып бирелгән.
Әвен тавы – бу тауда әвен куя торган булганнар. Шуңа күрә Әвен тавы дип аталган.
Йомгалак тавы – бу тау Йомгалак авылы янында булганга шулай аталган. Икенче төрле Җомгалак дип тә йөртәләр. Имеш моннан йомгак тәгәрәтеп уйнаганар.
Жәмәкәй тавы - бу тауның ни өчен шулай аталга- нын халык белми. Йәмәк – ул төрки кабиләләр исеме. Кайбер кешеләр сөйләвенә Караганда бу тауда сугышлар булган. Бәлки төрки кабиләләр монда яшәгәндер дигән караш бар.
Б О Л Ы Н Н А Р
Киң болыннарга чыгып чәчәкләр арасында кошлар моның тыңлау үзе бер рәхәтлек, сихәт, көч бирә. Узеңне яшәреп киткән кебек тоясың. Ләкин шундый матурлык чыганагы булган болынарның күбесе су астында калды, кайберләреннән файдаланмыйлар, үлән үсеп, каплап бетергән. Әмма мондый куркыныч Оет авылы болыннарына янамый. Чөнки аларның бишесе дә халыкка хезмәт итә. Авылдагы болыннарны түбәндәгечә төркемләргә була:
КАЙДА УРНАШУГА КАРАП:
Чулпыч асты болыны – бу болын Чулпыч авылы янында урнашуына карамастан, Оет болыны дип санала, ләкин Чулпыч авылы янында урнашканга шулай дип атала.
Ачы болыны - бу болын Теләче районына чыгып киткәндэ Мишә буенда, рус авылы Ачы янында ур- нашкан, шуна да ул Ачы болыны дип исем алган.
Оет болыны – монда исә ел саен Сабантуе була. Ул тәп,зур болыннардан санала хәм Оет авылы янында урнашканга шундый исем бирелгән.
|