Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Оет авылы чишмәләре.

                                           ЧИШМӘЛӘР !!!

      

   Кайда гына юк та, кайда гына очрамыйлар алар. Тау асларыннан, үзәнсү җирләрдән  өскә бәреп чыгалар да, үсемлекләр дөньясын, җирдәге тереклекне назга төрергә, алҗыган тәненә сихәт, көч бирергә теләгэндәй, хәркайсы үз көе белән туктауны белми ага бирәләр.

         Халык чишмәләрне тәменә, кайда урнашуы- на карап бәяләгән, аларны укымышлы,булдыклы, кешеләрнең исемнәре белән атап йөрткән, макта-нычы итеп санаган, горурланган. Чишмәсез авылны йолдызсыз күккә тиңләгәннәр. Ни генә әйтсәң дә, матур чагыштыру бу.

        Бу яктан табигать  Оетны да ким-хур итмәгән. Хәр чишмәнең үз тарихы, уз матурлыгы бар. Хәм без аларны кайда урнашулары, кем тарафыннан чистартылып торуыннан хәм ситуациягә карап төркемлибез:

 
     Кем тарафыннан чистартылуга карап:

 

Исхак чишмәсе  - шушы кеше карап чистартканы өчен шулай атала.

Исмәгыйль чишмәсе – Исмәгыйль дигән кеше тау битеннән юкка чыккан чишмәне казып чыгара, улак куя, шуңа бу чишмә анын исеме белән атала.

Ислам чишмәсе -  Ислам карт  гомер буе аны ка- рый, чистарта, чишмә янында йорәге авыртып үлә.

Хурҗинан  чишмәсе –  бу әби гел чишмә суы эчкән, аны карап торган.

Әби чишмәсе –  авылдан ерак түгел генә тегермән булган хәм анда Дустый исемле карчык ел әйлә- нәсе яшәгән, чишмәне карап торган.

 

          Кайда  урнашуына  карап:

 

Әвен тавы чишмәсе  - бу чишмә тау астында урнашкан, ә сугыш елларында тау өстенә әвен куя торган булганнар.

Зират  яны чишмәсе – зират янында урнашканга күрә шундый исем белэн йортелә.

 

         Ситуациягә  карап төркемләү:

 

Елан теле чишмәсе – бу чишмә исеме бик кызык-лы. Халык сөйләве буенча чишмә янында сазлык хәм анда елан куп булган. Сазлыкны киптергәч, урта бер җирдә еланнарны жыеп яндырганнар хәм озак та утми читәрәк кенә чишмә тишеп чыга. Хәзерге көндә чишмә чистартылган хәм халык аннан файдалана. Бу чишмәне елан  урынына җылан дип тә йөртәләр.

   Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз: Оет авылында чишмә исемнәренең билгеле бер кеше тарафыннан чистартылып торуына карап бирелгәннәре күпчелекне тәшкил итә.

 

 

 

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (15.08.2009)
Просмотров: 540 | Теги: Әвен, Чишмә, Әвен чишмәсе, Исхак, Оет халкы, Исмәгыйл, Оет авылы, авыл, Оет, Хурҗинан | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов