Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пунктының ачылу һәм урнашу тарихы
Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пунктының ачылу һәм урнашу тарихы.
 
Авылның шәфкатьле һөнәр ияләре - фельдшер-акушерлар. Шыңар төбәгеннән чыгып, Шыңар суын эчеп үскән танылган хөрмәтле врачларыбыз.
 
    Олы Шыңар фельдшер акушерлык  пункты тарихы.
 

Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пункты 1939 нчы елда аерым өйдә ачыла. Бу өй хәзерге вакытта Ибрагимов Тимершаех абыйлар яши торган урында була.

1941 нче елда тагын алтыпочмаклы йортка күченә. Бу өй Гильметдинов Рәшит абыйлар каршысында урнашкан була. 1947 нче елда мәчетнең икенче катының бер почмагын медпункт итеп оештыралар. Бу мәчет хәзерге Фәйзуллин Самат абыйлар урыны.

Озак та үтми 1948 нче елда дүрт почмаклы Җәләлиев Җамалый өен вакытлыча медпункт итеп оештырып куялар. 1949 нчы елдан мәктәпнең бер классы медпункт була.

1950 нче елдан медпункт Ахунҗанов Әхмәтләр йортына оеша – бу хәзерге Шәрифуллин Рәшитләр урыны була. 1953 нче елдан 1955 нче елга чаклы Шаһабиев Сәләхләр йортын медпункт итеп ясыйлар – хәзерге Гильметдинов Рәшитләр урынында. Һәм 1955 нче елда лесхоздан өй алып кайтып, аны медпункт итеп ачалар. Бу медпункт урыны хәзерге детсадның аш пешерү бүлмәсенә туры килә.

1970 нче елда Йомгалак авылыннан андагы мәктәпне алып төшеп, Шыңар авылында медпункт итеп оештыралар. Хәзерге вакытта бу нигездә Загидуллина Рушания апалар тора. бу медпунктта 1986 нчы хәтле эшләнелә. ә 1986 нчы елдан элек китапханә булган зданиегә күчерелә. Бу финский йорт медпункт өчен ничек уңайлы шулай үзгәртелеп, бүлмәләргә бүленә - авыруларны кабул итү, балалар бүлмәсе, укол кадау өчен бүлмә һәм авыруларның чишенеп, чират көтеп утыра торган бүлмәләре. ә 1992 нче елда өстәп, кирпечтән котельная эшләнелә. Хәзерге вакытта да шушы медпункт эшләп килә. Медпункт уңайлы, чиста, кирәкле мединструментлар белән җиһазландырылган, газ белән җылытыла.

1939 нчы елда Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пунктына фельдшер итеп, Теләче районы Мирәтәк авылы кызы Золотова Фина җибәрелә. Ул үз эшен намус белән 1951 нче елга чаклы дәвам итә. 1951 нче елдан 1953 нче елга кадәр пунктта Астраханнан килгән Бочарникова Клава дигән кыз эшли.

1953 - 1954 нче елларда Казаннан килгән егет Хамиуллин Гаптери һәм Алабугадан – Буркова Зоя исемле кыз бергә эшләделәр. Һәм соңрак тагын Алабугадан бер кыз – Лодокова Фая җибәрелә. Озак та үтми, Фая үзенең эшен, Федорова Валяга тапшырып китеп бара. Акушерка итеп, Зарипова Һәҗәр – Тимершык кызы килә.  Тимершык кызы китүгә, Красый Бор районыннан Рәхимә килә. Рәхимәне Мәфрүзә исемле кыз алыштыра. Казаннан Галия исемле кызны җибәрәләр. Һәм шулай 1970 нче елга хәтле Федорова Валя үзенең хезмәтен бик күп куя, эшен бирелеп башкара. Аннан соң 1985 нче елга хәтле кызлар бик күп алышынып торалар. Шушы вакыт эчендә Казаннан – Илсөяр,  Тәкәнештән – Ләйлә, Шыңардан – Илсөяр, Апастан - Әлфия, Минзәләдән – Люция һәм Сәкинә, Туктар кызы Ризәлә, Мамадыш районы Тәкәнеш кызы – Нурания эшлиләр. Нурания белән Люция, Әлфия Шыңар егетләренә кияүгә чыксалар да, аларны шәһәр үзенә тарта. 1985 нче елда Оет авылы кызы Рузиләне Казан медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Шыңар авылына фельдшер итеп җибәрәләр. Һәм ул 1986 нчы елда Шыңар егете белән кавышып, шунда эшләп һәм яшәп кала. Медпунктка Казанннан Шыңар авылына килен булып, Минзәлә кызы – Сәрия кайта. Ул патронажный медсестра булып билгеләнә. Һәм хәзерге вакытта да эшен дәвам итә. Бу киленнәр бала ялында булганда, аларның урыннарын Балтач кызы, хәзерге вакытта Шыңар килене – Нәфисә алыштыра. Бу чор эчендә Миңгәрдән Алсу исемле кыз да эшләп ала. Барлык шәфкать туташларының да хезмәте мактауга лаек, кеше сәламәтлеге сагында уяу торалар. Шәфкать туташлары белән беррәттән санитаркалар да кеше сәламәтлеге өчен көрәштеләр.

1939 нчы елдан 1947 нче елга хәтле санитаркалар булып, Гарифуллина Минзифа, Марина исемле кыз, Ахмеиова Мөнәзәхә һәм Гилязиева Фахирә апалар эшләделәр.

Ә 1947 нче елдан 1990 нчы елга хәтле Шыңар кызы Җамалиева Нурлыхөдә үзенең хезмәтен күп куйды.

1990 нчы елда санитарка эшен Сабай кызы, Шыңар килене Галимуллина Вәсилә башкарды. РӘХМӘТ АЛАРГА!!!

 Кояш нурыдай шәфкатьле

Олы җанлы, якын дус

Никадәр нур, никадәр зур

Көч туплаган таң йолдыз.

 

Күңелегездәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең йомшак кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

                                      Ахунҗанов Алмаз Асхатович
 

А. А. Ахунҗанов 1937 нче елның 20 нче декабрендә Кече Шыңар авылында туган.

Авылда җидееллык белем алганнан соң, Казан шәһәрендәге Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән татар урта мәктәбен тәмамлый.

Казан дәүләт медицина институтыннан соң укуын аспирантурада дәвам итә. 1970 нче елда медицина фәннәр кандидаты була.

1977 нчеелда “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелә.

1994 нче елда медицина фәннәре буенча докторлар диссертациясе яклый.

1996 нчы елда Россия медицина – техник фәннәр Академиясенең әгъзә-корреспонденты.

Фән өлкәсендәге казанышлары өчен җөмһүриятебезнең 1997 нче елгы Дәүләт премиясе лауреаты булды. Шулай ук ноябрь аенда Россия Федерациясе Президенты Указы белән “Россия Федерациясенең атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.

Казан дәүләт медицина университеты профессоры, дипломнан соң балалар хирургиясе һәм урология курслары җитәкчесе Алмаз Әсхәт улының хезмәте олы ихтирамгә лаек.

Шыңар төбәгенең горурлыгы булып килгән һәм дәвам итәчәк Ахунҗановлар династиясенә лаеклы булып калу юбиляр якташыбызда горурлану хисләре тудыра.

 

 

Ахунҗанов Фәрит Асхатович 1949 нчы елда КечеШыңар авылында туа. Сигезенче сыйныфны ОлыШыңар авылында тәмамлаганнан соң, урта белем алу максаты белән, Теләчегә юл тота һәманы да яхшы бетерә. Казан дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлап, врач-косметолог профессиясен үзләштерә, пластик операцияләр ясый.

         Хәзерге вакытта Йошкар-Ола шәһәрендә яши һәм үз белгечлеге буенча эшеняратып башкара. Кайда гына эшләмәсен намусы кушканча башкара, шуңа күрә аны яраталар һәм хөрмәт итәләр.

         Алар алдында баш иик!

 

        Ахунбанова Илсөяр Юлдашевна 1955 нче елда Саба районы Кече Шыңар авылында дөньяга килә. Олы Шыңар сигезъеллык мәктәбен гел “5” билгеләренә генә тәмамлап, Саба урта мәктәбенә юл тота. Аны уңышлы бетергәч, Казан дәүләт медицина институтының врач-педиатр факультетына документларын тапшыра. Имтиханнарын яхшы биреп, студент була.

         Хәзерге вакытта Ташкентта яши һәм үз белгечлеге буенча хезмәт күрсәтә. Аны хезмәттәшләре, авырулар бик хөрмәт итә. Авылдашлары аны бик яраталар һәм сагынып искә алалар.
 

        Ахунҗанов Илһам Юлдашевич 1961 нче елда Кече Шыңар авылында туа. Кече Шыңар мәктәбендә белем ала. Аннан соң Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. 

Хәзерге вакытта Нижнекамсийда яши һәм стоматолог булып эшли. Эшен яратып башкара, аны авырулары һәм бергә эшли торган хезмәттәшләре бик хөрмәт итәләр.

 

      Рафиков Фәрит Рәшит улы 1957 нче елда Олы Шыңар авылында туа. 1964 нче елда укырга керә һәм аны 1973 нче елда уңышлы тәмамлагач, Казанның 10 нчы интернат-мәктәбенә урта белем алу өчен бара. 1975 нче елда аны яхшы билгеләргә тәмамлап, үзенең хыялын ирештерү өчен, Казан  дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. 1979 нчы елда уңышлы, яхшы гына бетереп, Чебоксар шәһәренең больницасына теш врачы итеп эшкә җибәрелә. Анда стоматология бүлеген җитәкли.

1982 нче елга хәтле шушы шәһәр эшли. Үзенең туган якларына кайту теләге көчле була һәм ул Казан шәһәренә юл тота. Анда да санаторий  “Крутушка” да теш врачы булып эшли башлый. Хезмәттәшләре аны ярдәмчел булган өчен профсоюз рәисе итеп сайлыйлар. 2000 нче елдан хуҗалык эшләре буенча баш врач урынбасары итеп куялар

Үзенең күпъеллык хезмәтендә һәр эшен яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкарганы өчен, ул күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.

 Хазиева Әлфия Гарифовна 1957 нче елның 2 нче январенда эшче крестьян гаиләсендә Кече Шыңар авылында туа. 1965 нче елда укырга кереп, 8 нче сыйныфны Олы Шыңар мәктәбендә тәмамлый. 9 нчы һә 10 нчы сыйныфны Теләчедә рус мәктәбендә укып бетерә. 1977 нче елда Казан медицина училищесына укырга керә. 1979 нчы елда медицина училищесын Кызыл дипломга тәмамлап, 15 нче больницада эшли башлый.

1980 нче елда Казан  дәүләт медицина институтына укырга керә. Аннан анестезиолог белгечлеге алып чыга.Укыганда да 15 нче больницада эшлләвен дәвам итә. 1986 нчы елда медицина институтын яхшы билгеләренә тәмамлый. 1986-1987 нче елда Республика клиник больницасында эшләп, интернатура үтә. 1987 нче елда 12 нче больницага эшкә урнаша. Анда хирург- анестезиолог булып эшли.

1992 нче елда 7 нче шәһәр больницасына  үз тәләге белән эшкә килә. Аңа яхшы белгеч буларак, хирургия бүлеген җитәкләргә тәгъдим итәләр. Шул көннән бирле 14 ел вакыт үтеп тә киткән. Аны хезмәттәшләре эшендә яхшы белгеч буларак хөрмәт итәләр, ә савыгыршга килгән кешеләр олылап  “Безнең Әлфия” дип йөртәләр.

 Гарипов Илгизәр Моталлап улы 1963 нче елда Саҗа районы Чулпыч авылында туган. 1981 нче елда Олы Шыңар урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый һәм Казан медицина институтына медико-профилактика факультетына укырга керә. 1987 нче елда аны уңышлы тәмамлый. Һәм үзенең туган ягына – Саба район больницасына эшкә кайта.

Илгизәр Моталлапович үзенең бөтен көч-куәтен биреп авыруларны дәваларга керешә. Шулай ук үзенең белемен күтәрү өстендә эшли. 1998 нче елда өстәмә манумальная терапия, 1999 нчы елда – рефлексотерапия, массаж белгечлекләренә дә укып кайта. Һәрбер эшен җиренә җиткереп башкарганга күрә, аны йогышлы чирләр бүлеген җитәкләргә кушалар.

Хәзерге вакытта да эшен намус белән яратып баәкара, аны хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт итә.

 
Гайнуллина Эльмира Госмановна 1967 нче елның 17 нче августында Саба районы Кече Шыңар авылында туа. Олы Шыңар урта мәктәбендә 10 класс белем алып, аны 1984 нче елда гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлап чыга.

Һәм ул күптән хыялланган теләгенә ирешү өчен, Казан медицина институтына укырга керә. Аны 1990 нчы елда уңышлы тәмамлап, врач-педиатр белгечлеге алып чыга.

         Ул 10 нчы балалар поликлиникасына балалар врачы булып билгеләнә. Һәм анда 1994 нче елга хәтле эшен яратып башкара. 1994 нче елда туган төбәгенә - Саба ягы үзенә тарта һәм ул Саба районы больницасында участковый педиатр булып, үзенең үшен башлый. 1998 нче елда Эльмира Госмановнаны Мәскәүгә педиатрларның 9 нчы съездына делегат итеп җибәрәләр. Анда ул төрле өлкәләрдән килгән педиатрлар, шул исәптән педиатр Российской Федерации акамедик Барашов белән таныша.

         2001 нче елдан аның яхшы эшләгәнен күреп, балалар һәм аналар буенча эшләрне оештыру буенча баш врач урынбасары итеп куялар. 2002 нче елдан – клинико-экмперт эшләребуенча баш врач урынбасары итеп куела.  Шул бер үк вакытта райпедиатр эшен дә яратып башкара.

         Уәышлар сезгә Эльмира Госмановна!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (12.08.2009)
Просмотров: 678 | Теги: Крутушка, Илгизар Моталлапович, Рафиков Фарит Рашитович, Ахунзянов Илхам Юлдашевич, Хазиева Альфия Гарифовна, Ахубанова Илсоя, Гайнулина Эльмира Усмановна | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов