Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Аулак өй клуб берләшмәсе

                                                                 Саба районы Кече Шыңар авыл мәдәният йорты

 

                                                  
                                      Аулак өй клуб берләшмәсе.
 

 

Максат: Халкыбызның рухи мирасын – йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу.

 

Мәдәният йорты директоры Садыйкова Фәридә Хәйдәр кызы белән әңгәмә.

 

-         Безгә Кече Шыңар мәдәният йортында эшләп килүче “Аулак өй” клуб берләшмәсе турында сөйләгез әле.

-         “Аулак өй” клуб берләшмәсе мәдәният йортында 1996 нчы елның ноябрь аеннан бирле уңышлы гына эшләп килә. Бирегә кече яшьтәге мәктәп балаларыннан алып, яшүсмерләр һәм авыл яшьләре яратып йөри.

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, биюле-җырлы уеннарын саклап калу өчен аларны җыйнау, туплау максатыннан берләшмәдә күп кенә эшләр башкарыла.

Халык иҗатына багышланган материаллар туплау; йолаларны, гореф-гадәтләрне сәхнәләштереп күрсәтү; “кичке уеннар”, “аулак өйләр” оештыру, кул эшләренә конкурс; чигү, челтәр бәйләү түгәрәгенә йөрүчеләр белән күргәзмәләр, ярминкәләр үткәрү; “Нәүрүз”, “Сабан туе”, “Каз өмәсе” кебек традицион бәйрәмнәрне үткәрүдә актив катнашу – болар барысы да берләшмәнең даими планына кергән эшләр.

-         Аулак йө дигәч тә сезнең күз алдыгызга иң беренче нәрсә килеп баса?

-         Башкаларга сиздермәгез,

Сезнең генә колакка-

Әти-әни күрше авылга

Китте бүген кунакка,

Шул форсаттан файдаланып

Чакырабыз аулакка...

 

Уйната да, җырлата да

Биетә дә аулак өй!

Аулак өйгә йөрмәгән кыз

Егет күңелен яуламый.

Көзге эшләр тәмамланып, төннәр озайгач, хатын-кызлар аулак өйгә җелганнар. “печән чүмәләләре утырды, инде кызларга да утырырга вакыт”,- дигәннәр элекке заманнарда. Кич утырганда кызлар бер-берсеннән төрле кул эшләренә өйрәнгәннәр. Үзара серләшкәннәр, күңел ачканнар.

“-Әти-әни күрше авлга киткәч, аулак ясыйбыз. Талкан, әлбә пешерәбез. Кичен егетләр килә, -дип сөйләгән кызлар.- җыр-бәетләр әйтешәбез, егетләр турында сөйләшәбез, аларның әти-әниләрен тикшерәбез”. Ул арада тәрәзәгә егетләр килеп җитә. Өйгә кертү юк! Тәрәзә пыяласындагы бозны эретәләр дә кызларгы җыр белән эндәшәләр:

-         Ачыгыз пәрдәгезне,

Күрәек гәүдәгезне...

Ач пәрдәңнең бер читен,

Ашатырмын күгәрчен итен.

Егетләр тәрәзә аша гына кунак кызын күзлиләр. Аулакка киенеп-ясанып килгәннәр.”Ул вакытта кыстап җырлаталар иде,- иде дип сөйли әби-бабаларыбыз. –кызлар, тавышыгызны ишетик, җырлагыз әле, - диләр. Кунак кыз йөзенә чигүле кулъяулык каплап җырлый башлый:

-         Алтын савыт көмеш саплы.

Пыяла шкаф башында.

Тел тибрәтеп ничек җырлыйм,

Сез егетләр каршында?”

-         Һәр чорның үз уены, уен-җырлары, такмак-такмазалары булган. Безнең әб-бабайларыбыз аулак өйдә нинди уеннар уйнадылар икән?

-         Уеннар күп булганнар инде алар, “Йөзек салыш” мәсәлән. Аннан соң “Йолдыз санашлы”. Бу уенда бер егет уртадагы урындыкка утыра. Аңа бгышлап, җыр җырлыйлар:

  Алтын дага суктыралар

  Бәйдәге атлар саен.

  Мәхәббәтеңне кашыклап,

  Өләшмә кеше саен.

  Син утырган урындыкның

  Астыннан гөлләр чыгар.

  Кемнең җаны кемне тели –

  Шуны уртага чыгар.

Егет, үзе теләгән кызны алып, өйалдына чыгып китә. Алар чыгып китү белән, ишекнең келәсен элеп куялар. Ишек аркылы сөйләшәләр. Бу яктан бер егет кыздан : “Күктә ничә йолдыз бар?”- дип сорый. Кыз: “Бер” – дисә, егет аны битеннән бер тапкыр үбеп алган була. “Өч”- дисә - өч тапкыр. “Күктә йодыз күренми”, - дисә, димәк, ул үзе үптермәгән.Егет тагын сорый: “тагын ничә йолдыз күрәсез?”. Тыштагылар: “Күрмибез, күкне болыт басты (димәк кыз үптерми).”

Уен шулай дәвам итә. Уен берничә кат кабатлангач, кызлар күмәк җыр башлый:

    Алтын балдак бармакта,

    Әйләнәдер салмакта.

    Әйтер сүзең булса, җаный,

    Әйдә, барыйк аулакка!

    Син утырган урындыкның

    Астыннан гөлләр чыгар.

    Кемнең җаны кемне тели –

    Шуны уртага чыгар.

-         Мәдәният йортында үткәннәрне онытмау, тарихыбызны саклап калу максатыннан тагын нинди чаралар күрелә?

-         Шулай ук 1996нчы елда Мәдәният йортында музей-почмак ачып җибәрдек. Җыйнак кына татар өенә байтак кына экспонатлар тупладык.

Татар өе. Чисталыгы, тыйнаклыгы, аклыгы белән үзенә тартып тора ул. Ак төс элек-электән чисталык, сафлык символы булып гүя безнең Ак әбиләрнең пөхтәлеген, күңел сафлыгын саклап калган. Юкка гына татар өендә тәрәзә пәрдәләре, япмалар, кашагалар, челтәрләр, мендәр тышлары шикәр күк ак булып, балкып тормаган.

 Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылы тарихы, елга, күл, чишмә, болын исемнәренең барлыкка килү тарихы һаман тулыланып тора. Колхоз, мәктәп тарихы турында мәгълүматлар туплана.

Үткән белән киләчәк арасы – берәүнең күз карасы. Үткәннәрне онытмыйча, тарихыбызны, туган телебезне, Ак әбиләребезнең күңел сафлыгын саклап каласы иде.

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (07.08.2009)
Просмотров: 741 | Теги: Олы Шыңар, Шыңар, Саба, Саба районы, Шыңар мәдәният йорты, аулак өй | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов