Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Оет авылы башлангыч мәктәбе тарихы - дәвамы

   =Дәвамы.Башы алдагы материалда=

 
   1962-63 нче уку елында җидееллык  мәктәп сигезьеллык  итеп үзгәртелә  һәм директор итеп Фазлыев Вахит билгеләнә.Ул 1964-65 нче уку елын бетергәнче эшли. 1962 нче елда Мөхәммәтова Фәүзия кайта.(Ул  Оет кызы).Сираҗиева Нәфисә килә.1963 нче елда Галимов Әхсән Оет мәктәбендә рус теле  һәм әдәбияты укыта,бер үк вакытта Казан дәүләтпедагогия институтында читтән торып укый.Оет мәктәбендә 1973 нче елга кадәр эшли.Соңыннан ,пенсиягә киткәнче Олы Шыңар мәктәбендә  үз фәне буенча укыта.Галимова Клара  1935 нче елның  17 январендә Мамадыш районы Урта Кирмән   авылында укытучы гаиләсендә  туган.Хезмәт эшчәнлеген 1955 нче елда балалар   бакчасынтәрбияче  булып башлый.1961нче елда Тәкәнеш РОНО сында дошкольный   инспектор ,Тәкәнеш районы  таралгач,Олыяз сигезьеллык  мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли.Клара апа ,тормышка чыккач ,Саба районына күчеп килә. Оет мәктәбендә рус теле укы-

та.1968 нче елдан Олы Шыңар авылында укыта.  

              Мәктәп һәм спорт.

   Спорт-   бу еллар өчен Оет мәктәбе укучылары өчен иң якын дусты була. Оет сигезьеллык мәктәбе

Саба районындагы иң кечкенә мәктәп.

  Шулай булуга карамастан  ,күп күнегүләр үткәрү һәм   укучыларның зур тырышлыкларын кую аркасында мәктәпнең ирешкән уңышлары бар.Өстәге фотода  безнең мәктәп  спортсменнары.Бу укучыларның барысы да  чаңгычылар,волейболда яхшы уйныйлар, җиңел атлетиканы сөючеләр,акро-бат,иң яхшы спортчы-Зәйнуллина Гөлсинә,ул 8 класста укый. Класс буенча Саба районы чемпионкасы . Гассамов Тәлгать. Уку отличнигы,чаңгычы, акробат,штангист, волейболист,йөгерүче.Ул-кросс буенча  район чемпионы (1 дис-

танция),чаңгы буенча Зона чемпионы,Закиров Исхак Саба районы укучылары  чаңгы ярышында

9 урын алды.Оет мәктәбе спортсменнары кросс буенча Саба районында 2нче урынны алдылар.(Кызлар командасы 1 нче урында).

       Спортны укучылар бик яраталар.Мәктәптә 4 спорт секциясе эшләде,спорт эшләрен физкультура укытучысы Р.К.Кадыйров оештыру .Ул үзе дә спортчы.Чаңгы буенча 2нче разрядлы,шахмат буенча 3 нче разрядлы .Ул акробатика.шахмат секцияләрен алып барды. Ату секциясенӘ.Галимов җитәкли.Ул 3нче разрядлы атучы.В.Фазлыев -1 разрядлы чаңгычы,ул чаңгы секциясен алып бара.

     Секцияләр алдан төзелеп куелган расписание буенча эшләделәр.Чаңгы секциясе атнага  1 тапкыр ,ату, шахмат-10 көнгә бер үткәрелә.1965 нче елда директор итеп Тимергалиев Хәйдәр билгеләнә. Хәйдәр Газизович 1939 нчы елның 1 октябрендә Кече Шыңар авылында туган. 1946 нчы елда Олы Шыңар башлангыч мәктәбенә

Укырга керә, 1956 нчы елда Чүриле районы Сеҗе урта мәктәбен тәмамлый. 1958 нчеелга кадәр нефтьче-

ләр  шәһәре -Әлмәтне төзүдә  катнаша,төзүче  һөнәренә өйрәнә.1958нче елда Югары Хәрби  очучылар әзерләүче училищега,Украинаның Кировоград   шәһәренә китә.

    1960 нчы елда  лейтенантзваниесе белән запаска китә, туган якларына кайта.1960 - 1965 нче елларда Олы Шыңар  урта мәктәбендә математика   укытучысы,завуч булып эшли.1965-67 нче елларда Оет сигезьеллык мәктәбендә, 1967-72 нче еллар да  Олы Шыңар урта    мәктәбендә директор булып тора.1972-79 нчы елларда “Авангард” колхозының Партоешма секретаре булып эшли.1979-99 нчы елгак кадәр хәрби җитәкче һәм математика  укытучысы булып эшли.

      Шул ук елны Оет мәктәбенә  татар теле укытучысы итеп Арча педучилищасын  тәмамлаган

Афанасьева Аннаны җибәрәләр.

   1967 нче елдан Газетдин Рәшит .1968 нче елдан Гафиятов Халит,Заһидуллина Гөлнур,Нәбиуллина Риммалар килделәр һәм сигезьеллык  мәктәп бетерелгәнче  укыттылар .1968 нче  елда башлангыч классларда  укытырга Фәләхиева Кадрия килде.

1969 нчы елда башлангыч классларда  Рәхмәтуллина Вәсилә ,1970-71 нче уку елында Баһавиева Суфия

 эшләделәр.1969 нчы елда югары класс укытучысы булып Андреева Анна ,1970 нче елда Биктимерова Мәдинә килделәр.Шул елларда Сабирова Хәлимә эшләп ала.1970-71 нче уку елында Газетдинова

Әлфинур эшли.1966 нчы елда Зиннатуллин Равил укыта.11967-68 нче елларда Гарипов Зөфәр  директор була.1969-71 нче елга кадәр директор булып Галимов Әхсән эшли.

   Оет сигезьеллык мәктәбендә 20 елдан артык бухгалтер булып эшләүче Мөхәммәтдинова Рәшидә

апа.

1971-72 нче уку елында Оетта.сигезьеллык мәктәп бетерелә,башлангыч мәктәп кенә кала.Төп бинага төрттерелеп эшләнгән 2 бүлмәне сүтеп ,Шыңарга алып китәләр. Анда мәктәпкә интернат һәм ашханә ясадылар.Башлангыч  мәктәп укытучылары булып Афанасьева Анна белән Габделбәрова Гайшә кала.

1971-72 нче уку елында башлангыч мәктәп өчьеллыкка кала.

  1973 нче елда Гайшә  апа пенсиягә китә.Аның урынына Корбанов Альмир килә һәм 1 ел укыткач армиягә китә. 1974 нче елда укытырга Гатиятуллина Рисәлә килә.Шул елларда озайтылган көн группасы

оештырыла  һәм 4ел эшли.Анда башта Шагиева Фәния  эшләсә соңгы 1975-77 нче елларда Нургалиева Сәүнәрия эшли.Ә Фәния Оет авылында туып үскән һәм Оет мәктәбендә белем алган кыз.Кечкенәдән тырыш булган бу кыз  укучыларгада булган бар белемен туплап бирә.

       Ә Сәүнәрия  таләпчәнлеге ,принципиальлеге  белән  аерылып тора торган укытучы була.

   Балаларның уйлау сәләтен үстерү өчен  күп эшләде.1978-80 нче  елларда Әхәтова  Рәмзия укыта.

1980-95 нче елга кадәр мәктәптә Афанасьева   Анна берүзе  укыта  .Күп еллар намуслы хезмәте өчен
Анна апага почет грамоталары ,Хезмәт ветераны медале бирелә.1993-9 4 нче  уку елында мәктәп яңа бинага күчте.Җидеьеллык мәктәп булганда  ,Оетта Чулпычтан гына түгел,ә Сабайданда килеп укыганнар.Ул
еллардагы укытучылар Галимов Әхсән,Фазлыев Вахит(директор),Ногманова Фәүзия,Сәфәргалиева Шәмсегөл,Кадыров Габдерәүф,Ногманова Фәүзия.Ул Оет мәктәбеннән киткәч  ,лаеклы ялга киткәнче
Килдебәк урта мәктәбендә укыта һәм үзенең 3 кызы да әниләре артыннан китәләр.1995-96 нчы уку елыннан укытучы – Анна һәм  Касыймова  Земфира укыта башлый. Земфира ялда вакытта Шарифуллина Вәсимә эшләп
тора. Анна Николаевна ялга киткәннән соң мәктәптә Заһидуллина Энҗе,Зайнуллина Гөльсириньнәр
эшләп тора.Ә 2000 нче елдан мәктәп мөдире булып, аңа хатле 9 ел Чулпыч мәктәбендә эшләгән
Мозафарова Гөлзәмия Фидаиль кызы   эшли башлый. 2001-02нче уку елында 3 еллык  мәктәп  4нче

классларны укыта башлый.Ә укытучылар булып1  һәм  4  нче сыйныфларда Шәмәрдән кызы Садыкова  Фирая    белән 2,3 сыйныфларда Заһидуллина Энҗе Казан дәүләт педагогия университетын биология  бүлеген тәмамлаганнан соң эшлиләр.Оетта уку”җене”кагылган ике егет була.аларның берсе-Исмәгыйлов    Мидхәт.Авыл хуҗалыгы фәннәре  буенча  профессор ,институтта укыта,Троиц шәһәрендә  яши. Икенчесе-Кадыйров Нәкыйф  .Берничә уку йортын ,аспирантура  бетереп ,Ижевск шәһәрендә  университетта укыта.“Һөнәрле  үлмәс,  һөнәрсез  көн күрмәс”,-ди халык ,соңгы 15-20 ел эчендә укып чыккан һәрбер бала нинди дә булса һөнәр үзләштерә, югары  белемгә ия булучылардан –Ногманов  Наил .Ул химия-технология институтын  тәмам-   лый  һәм Орск шәһәрендә нефть-химия  заводында  баш инженер  дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.Ногманова Фәүзия –Казан дәүләт университетын  татар теле  бүлеген тәмамлый.

 Шуларга  башка югары уку йортларын  тәмамлаучыларны да өстәми мөмкин түгел.Менә алар:Нигъмәтҗанова Земфира ,Асхатова Рузия ,Мөхәммәтгалиева   Рафыйкъ,Илдус,Гүзәлия,

Мөхәммәтнур,Чулпан һәм Ленар,Шакиров Илсур,Илсөяр, Энҗеләр.Усманова Лилия ,Касимова Земфира, Гөлчәчәкләр,Сабиров Дамир,Шаяхмәтова  Минзилә ,Ахмәтсафина Гөлнур ,Фәнияләр.Ир-егетләр күбесе шофёр,тракторист,авыл хуҗалыгы  белгечләре, һөнәрләрен үзләштерсәләр,

кыз балалар исә бухгалтер ,укытучы,медицина белгечләре,пешекче,тегүче һөнәрләрен үз итә-

ләр.Ике хәтта аннан артык һөнәр үзләштерүчеләр дә бар.Авыл  халкы фәнни нигезләргә корылган

хезмәтнең җитештерүчәнрәк булуын торган саен тирәнрәк төшенә бара.Оет башлангыч мәктәбендә балалар саны 13.Алдагы елларда арту күзәтелә.Мәктәптә 27 елдан артык җыештыручы һәм ашарга пешерерүче

булып эшләгән  һәм хәзерге көндә дә тәмле ризыклары белән укучыларыбызны сөендерүче Фәхертдинова Фирдәвес  апа. Оет халкы шушы авылда туып-үскән ,белем алган,

патриотик рухта тәрбияләнгән Бөек Ватан  су-гышында  Советлар  Союзы Герое исемен  алган Вәли Хаҗиев /бюсты алда/ белән горурланалар.Гыймадиев Минһаҗ Бөек Ватан сугышында

хәрби корреспондент булган.Аның бик күп язмалары һәм китап булып басылганнары бар.“солдат даны” китабы шуңа  бер мисал.Мәктәп  үзенең укучыларын җылылык һәм сафлык бөр-

кеп  торучы гәлләре белән каршы ала.Саныбыз аз булса да шаулатып, шатланып барлык

бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез.

                                                                                                                  (материалны Гөлзәмия Муззафарова әзерләде

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (08.08.2009)
Просмотров: 754 | Теги: Шинар, Саба районы, Түлешкә, Оет, Шыңар, Тулюшка, Саба, Олы Шыңар, Чулпыч | Рейтинг: 3.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов