Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Олы Шыңар авылы тарихы.
                    Авыл тарихын язганда түбәндәге иптәшләр катнаштылар:
 
  1. Насыбуллин Сахау. 1879елда туган. Урман, аннан авыл халкының файдалану тәртипләре, кайбер тарихи урыннар турында.
  2. Ахметзянов Закирҗан. 1892нче елда туган. Авыл кайчан, нинди юл белән барлыкка килүе, Пүчинкә тарихы, авылның идарә системасы, I – империалистик сугышта, гражданнар сугышында катнашучылар, уку-укыту эшләренең торышы, авылның элекке табигать күренешләре турында.
  3. Закирҗанова Камилә. 1891нче елда туган. Авылның экономикасы турында.
  4. Садыйков Гаптерәфикъ. 1901нче елда туган. Авылның килеп чыгуы, тарихи урыннары, җир өчен көрәш, газета тарату мәсьәләсе.
  5. Вильданова Латыйфа. 1878нчы елда туган. Кайбер тарихи урыннар, авылның культура дәрәҗәсе, дини йолалар турында.
  6. Сөнгатов Нигъмәтҗан. Түлешкә авылында тора. Мичән күперенең, тегермәннең тарихы, Түлешкәнең килеп чыгуы турында. 1914нче елдан башлап революциядә, гражданнар сугышында катнашкан. Колхоз төзелгән вакыттан соңгы көннәренә кадәр ат караучы булып эшли.
  7. Зарипов Хан. 1911нче елда туган.
  8. Фәсхиев Гайфетдин.1882нче елда туган.
  9. Хәйретдинов Гомәр Ахунзянов Асгат,Шарипова амина,Олы Шыңар сигезьеллык мәктәбе физика-математика укытучысы. Укыту тәртипләре, мәктәп тарихы турында.
  10. Ахунҗанов Әсгать. 1893нче елда туган. Җидееллык мәктәп укытучысы. Мәктәп тарихы, уку-укыту тәртипләре турында.
  11. Вафин Кашиф.1903нче елда туган. Авылда партия комсомол оешмасы турында.
  12. Хәйруллина Гыйлмиҗамал.
  13. Шәрипова Әминә.

   Олы Шыңар авылы Татарстан республикасы, Саба районына керә. Моннан 300-350 еллар элек барлыкка килгән бу авыл Мишә елгасы буйлап, уң якка елгадан 500 метр чамасы төньяк көнбатыштарак урнашкан. Мичән авылының болын кырыннан Кече Шыңар авылы болынына кадәр Мишәнең 3-4 км озынлыктагы өлешен үз эченә алган. Мишәнең аргы ягында сәүкә алды, кадер ата асты, куак борыны, Чулпыч асты болын, тар болын, төз болын, Хәдичә дугае, сары кыяк Олы Шыңар бире булган. Сабай, Чулпыч авыллары ул җирләрне үзләренә алырга теләгәннәр. Җир өчен һәрвакыт сугышып торганнар.

Бу урында авыл барлыкка килгәнче, Мишә суы таррак булып, яр кырыенда камышлык, кыяклык булган. Бу кыяклар бөтен болынны каплаган булган. Хәзерге болын, Кишәр тау башлары(хуҗалыкка кишәрлекләп бирелгән җир), Иммәт чишмәсе(Иммехәммәт җире), мулла үзәне (муллаларга бирелгән җир), Мадияр үзәне (Мөхәммәдияр җире), чүпле елга (урман чүбе угып төшкән, түгәрәк яз елга буйлары), Мрәз капкасы, Кабык юлы, эте юлы, русс мазары (русс зыйраты), чишмәле ышна, тоташлык агач, әрәмәлек, урман булган. Кишәр тау итәгендә Әмирхан бабайның алма бакчасы булган.

Шул әрәмәлек уртасында хәзерге югары оч урамда русслар,мәктәп урамы трәсендә марийлар урнашкан булган.

1552нче елда Идел буе татарлары, башкортлар, марийлар белән берлектә русс княьлекләре буйсындыруына каршы баш күтәргәннәр. Восстание авырлык белән русс князьлекләре тарафыннан бастырылган. Шул вакыттан соң, Болгар ханлыгыннан күчеп киткән татарлар. Шыңар чишмәсе янында әрәмәлектәге иске йортка килеп утырып, 80-100 ел тирәсе яшәгәннәр. 1956нче елда трф чыгарганда бу урында чәчә-тырнаклар, кеше сөякләре чыгуы моны раслый.

Болгар шәһәреннән иң элек күчеп утыручы Шыңар карт хөрмәтенә авылга Шыңар дигән исем бирелгән. Башта алар ике генә гаилә булып, күбәйгәч русс һәм чирмешләрне куганнар, әйбәт чишмә янына килеп утырганнар.

  1770нче елда ике гаилә, агач күп, су якын, биләк-җимеш күп булганга Шыңардан хәзерге Түлешкә авылына күчеп киткәннәр. Бу авылның элек караңгы Шыңар дип аталуы да шуны раслый. Хәзерге Сабай авылының яңа Шыңар дип йөртелгән булуы, Сабайның да Олы Шыңардан күченүен күрсәтә. Авыл халкы урманны кисеп, үзләренә иген чәчкәннәр. Урманга хөкүмәт хуҗа булган. Урманга керегә рөхсәт ителмәгән. Моның шулай булуын, урман эчендә бары ике генә юл булуы, ат белән үтеп булмавы. Анда качкыннар, ат каракларының яшәве, Насыйр абый ат көткәндә, Хәйрулла бабайның атын күз алдыннан алып китүләре, Мәгърифә әбинең Иске Мичәннән Максабашына, урман аша йөрүдән куркып, елга бер мәртәбә әтиләренә кунакка баруы моны раслый. Урманга кергән өчен Ахун улы Гарифны, Садыйк абзыйны атып үтергәннәр.

Урманны мыскаллап кына биргәннәр. Бер диләнке 100 мыскал булган. Аңа 33 кеше катнашкан. Байлар үзләре 100 мыскал хәзерләгәннәр. Утынны ел буена  кыйммәт бәя белән сатканнар. Хәтта кешеләргә чабата ясарлык та юкә бирелмәгән. Шәйхетдин абзыйны юкәгә кергән өчен җәзалап үтергәннәр.

1885 – елларга кадәрле Пүчинкә урамнары – авыл суының Кече Шыңар ягы бөтенләй булмаган. Ул җирләр ва шобага урыны булып. Халыкка бирелгән урын булган.

1885нче елда Мөэмин шакире, 1нче булып авыл суының теге ягына чыгып урнаша, шулай бер-бер артлы Йосыф Сәгъдие, Гайнулла Мехәммәдие, Куян Шакире, Гөбәйдулла Гайнулласы чыгып утырганнар.

  Зыйрат 1850нче еллар тирәсендә салынган дип уйланыла. Аңа Фәйзулла бабай 2 рәт каен утыртып чыккан. Ә каен Казанның Шаһи бай биргән. Мәчет моннан 120 ел элек салынган диләр. 1800нче елларда Сәүкә исемле русс килеп тегермән салдырган. Шуннан бирле Сәүкә исемле тегермәне дип атаганнар. Түлешкәдән тегермәнгә төшә торган елга әле моннан 60-70 еллар элек кенә дә, өрлек салып йөрерлек дәрәҗәдә тар булган. Елганың аргы ягында җыйган печәнне сәнәк белән генә елга аша ыргытырга өмкин булган.Шуннан соң хәзерге Мичән күпереннән ике дугай Түлешкәгә таба сазлык урынга күпер салганнар. Анда Субай сукканнар. Ул урынга юшкыннар килеп бөялгән, сазлык кибә барган. Мичән юлы өстендәге хәзерге сазлык шуның дәвамы буларак 1950-55нче елларда дамба эшләнгәч кенә, иркенләп йөрергә мөмкин булган.

1918-1921нче елларда Сахабетдин урман сакчысы булып тора.

Олы Шыңардан Караңгы Шыңарга күчеп киткәндә бер кеше (исем фамилиясен ачык хәтерләүче юк) Олы Шыңар җир планын алып киткән. Аны беркемгә дә бирмәгән. Хәтта кызы  кияүгә киткән вакытта да сандыгына салып алып киткәнлеге беленгән. Шуның нәтиҗәсендә җир турында килгән кеше Олы Шыңар белән берни дә хәл итмичә Түлешкәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Олы Шыңарның элекке карталарга кермәве шуның белән аңлатыла.

Авыл халкы Казаклар 1әм Теләче авылларына җир күп калудан куркып, хәзерге Кече Шыңар урынына йорт салырга уйлаганнар, һәм Шыңар бабай үзенең улын, шунда йорт салып, башка чыгарган. Шуңа Кече Шыңар дп исемләнгән дигән фикерләр бар.

  Крестьяннарны авыл башлыклары-староста, старшиналар системалы рәвештә җибәрелеп торганнар. Мехәммәди абзыйның тәңкә ярым имана түләсе булган өчен казенный йортка (хөкүмәт йорты) алып китеп суктырганнар. Бу розга дип аталган. Казенный йорт җирлеге хәзерге чишмә тау башына, җидееллык мәктәпкә каршы иптәш Кыямовлар йорт урыныда, таш-пулат булган. Розга кабул итүчеләрне шушында алып килгәннәр, күбрәк булганда башка квартирларга да алып киткәннәр. Мәсәлән : Земский 9кешене Сәйфи Хәйрулласына алып килә һәм берсенә 25 розга биргәч, тәненнән кан чыга. Хәйрулла абзый калган 8 кешене үз йортында суктырырга рөхсәт итми.

Хөкүмәт йортының хуҗасы Бигәш исемле кеше булып, элекке вак ясаклыкта урнашкан, 12 авылның ашлыгын җыя торган, 4 катлы итеп эшләнгән, амбар (мәгәзин келәте) шул йорттан торып Бигәш карт тарафыннан сакланган.

 Ул бервакыт ат атка атланып килә торган бер егет каршына кемнеңдер чыгып сугып төшергәнен күргән. Бу Латыйп Надершасының сөйгән кызын алган, Яңа ил киявенең Надерша тимер кендек белән башын яра. Кияү шунда ук ат өстеннән егылып төшә һәм үлә. Бу хәлне ишетеп Яңа илдән егетнең әтиләре урядник казак алып килгәннәр. Латыйп абзый үзенең улын коткару теләге белән урдникның алдына бер ашъяулык тимер тәңкә чәчкән. Надерша котылган. Ә егетне шул урынга күмгәннәр. Халык ул егетне Габдулла дип исемләгән. Картлар, бигрәк тә Халиулла бабайлар, аны искә алып каберен ел саен рәшәткә белән әйләндереп ала торган булганнар. Хүзерге колхоз хуҗалыкларының бәрәңге җире уртасында Кече Шыңар ягындагы кабер шул кияү кабере.

1902-1917нче елларда хуҗа старшина булып торган. Ул башта сборщик булган. Башка чыгасы кеше йорт урыны сорап, аңа мөрәҗәгать итәргә тиеш булган. Хуҗа бу кешене  башта бушка эшләткән. (Иген эше, урман ташу, сука сукалау, кыш көне мал карау, йорт эш һ.б эшләрне). Хәтта эшләүче үз хисабына киенгән һәм туенган. Әгәр хуҗа эшен ошатмаса кычкыртып кыйнаган. Мәсәлән: Набиулла абзый белән Низами һ.б лар берәр ел бушка хезмәт итеп йорт урыны алганнар. Низами абзыйны бик каты кыйнаганнар.

Хуҗа кызлардан көлгән. Ике хатын тоткан. Бер ир хатыны, Фатыйма исемле, Сабада (волость үзәгендә) торган. Ирен Сатышка җибәрткән. Икенчесе Сәрбиҗамал олы Шыңарда торган. Чулпычтан волостька акча алырга барган. Ике хатынның акчаларын биреп чыгарган да, артларыннан куып җитеп, икесен дә урманда мыскыллаган.

Революция булгач, хуҗа халык тарафыннан авылдан куыла. Уржум ягына (хәзерге Киров өлкәсе)өченче хатыны белән китеп урнаша. Картайгач, балалары һәм хатыны асма апа белән авылга кайтып урнаша. Шунда үлә.

  Ахун гарифы Камали стрелокны урманга менәргә рөхсәт сорау өчен кунакка чакыра. Камали ашап-эчеп чыгып китә. Гарифның урманга менгәнен көтеп торып, атып үтерә.

Моннан 100-150 еллар элек авыл халкы терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгән. Ә соңга таба итек басу белән, тегүчелек белән дә шөгыльләнүчеләр килеп чыга башлаган. Ирләр тегү эше, кызлар җеп эрләү эшен башкарганнар,киндер сукканнар. Тегү эше баштарак кул белән, соңга таба машина белән башкарылган. Хәтта чит районнарга, ул вакытта әйткәнчә өязләргә дә чыгып, тегүчеләр килеп чыккан. Аларга машинаны Яңа авылның Нәҗми бай биреп торган. Машина хакын тегүдән кайткач түләгәннәр. Хакын түли алмаган кешеләрнең машинасын кире алган. Табыш җыю максаты белән чалгылар да шулай бирелеп торган.

Авылда элек культурасызлык, наданлык. Караңгылык, шапшаклык хөем сөргән. Укый-яза белүчеләр ике генә кеше – Сәйфетдин Хәйрулласы, Галләм Нәбиулласы гына булган. Киндер кигәннәр, сабын булмаган, селте(көлле су ясап) белән юганнар.

Лампа, керосин булмаган. Чыра яндырганнар, пыялалы лампа 3-4 кешедә генә булган. Аны яндыра белмәгәннәр. Моннан 90-100 еллар элек 3 кенә самовар Апа Исхакында, Мөлек Шәмсиендә, Шики Сәйфиендә (ул вакыттагы кушаматлары белән халык хәтерләве буенча) гына булган.

 Аны гаилә членнары  барысы берьюлы утырып эчә белмәгәннәр, берәм-берәм эчкәннәр, чәй булмаган. Таталы тамыр яки мәтрүшкә кулланганнар.

 Сарыклар һәм бәрәннәре өйдә торганнар. Идәнне себермәгәннәр, юмаганнар. Ел буена җыелган тиресне елына бер мәртәбә генә идәнне башларыннан балта белән каерып алып кырганнар.

Газета-журнал тарату,уку турында ишеткәннәре дә булмаган.

Музыка-сәнгать булмаган. Гармонь бөтен авылга бер генә кешедә - Пөртәкә Минһаҗында гына, ә җырчы – Камали Закире генә булган.Рус түбәле капка 7генә кешедә булган. Дингә халык бик нык ышанучан булган. Хәтта Наһар апа белән Дәүләтгәрәй абый яшь вакыларында сөйләшеп торган өчен тотып алып иске чиләкләр, комганнар асып урам йөрткәннәр. Халык җыелган. Битләренә сыер һәм адәм тизәкләре ыргытканнар. Арт яктан күлмәк-ыштаннарын ертып төшергәннәр. “Башкалар бездән гыйбрәт алыгыз”,-дип кычкырганнар. Ахырдан авыл суына алып төшеп коендырганнар. Халык яңалыкка омтылу, русча укуны динсезлек дип саналган.

1850нче елларда Рәхмәнкулов Мәннән дигән кеше үз квартирасында татар балаларына русча укыта. Укуга бары 20-30 гына бала йөргән. Ата-аналары балаларны рус итә дип куркып йөртмәгәннәр.

1900нче еллар тирәсендә Хәлфә Мәннанын авыл халкы шуның өчен авылдан куа һәм ул Казанга барып урнаша. Татарстанның сәнгать эшлеклесе РСФСРның атказанган артисткасы Мәрьям Рәхмәнкулова аның кызы.

Аннан соң Хәйберахман мулла көндезләрен кадими сабагы. ә кичләрен яшерен рәвештә өенә җыеп русча һәм ул вакытта рөхсәт ителмәгән җәдит китабы укыткан. Урядник сизмәсен өчен олырак шәкертләрдән ишек төбенә каравыл куйган. Ул вакытта укыган хәзерге картлар аның: “Бу китап сезгә кирәк булыр,аны укыгыз, бер заман бу йортта мәчет булмас, булса да анда кешеләр килмәсләр. Кешеләр һавада торган заман җитәр”,- дигән сүздәрен хәзер гаҗәпкә калып сөйлиләр. Соңыннан Хәөбрахман  бабай муллалыгын үзе ташлый.

  Тормыш авыр булганлыктан халык уку белән кызыксынмаган. Баласын 9-10 яшьтән кәсепкә алып киткән.Бу авылда 7 еллык һәм урта белемле иң беренче кадр булып хәйретдинов Гомәр хәйретдин улы үз тырышлыгы белән укып чыга. 1929нчы елда 4нче классны, 1931нче елда Сабада җиденче классны тәмамлый, соңыннан укытуы була.

1914нче елгы импереалистик сугышка 18 яшьтән 40 яшькә кадәр булган гражданнар алынды.авылдан гражданнар сугышында 13 кеше катнашкан.

Гражданнар сугышында 30лап кеше үлеп калган. Революциянең уңышларын яулап алучы, аны саклап калучы, совет властенең нигезен салучы көрәшчеләр булып тарихка керәләр.

 Авылда совет власте урнашкач, Миңсафа абзый советның беренче председателе, Ибраһимов Галиулла советның беренче секретаре булганнар.

Әхмәтҗанов Нигмәтҗанов Нәдершин Мөбаракша гражданнар сугышында 1920-22 елларда ҺӘлак булган революция корбаннары.  Берничә елларга сузылган сугыш “империалистик сугыш .гражданнар сугышы”авылны бөлгенлеккә төшергән. Шуның өстенә иген уңмау сәбәпле Идел буенда шул исәптән Олы Шыңарда да, ачлык булган. Бу ачлыктан авылның олы һәм кече- яшьтәге 28 кеше үлгән. Хәтта кабер казырга да кеше булмаган. 4әр мәетне берьюлы күмү очраклары да булгалаган. Шәмсиәхмәт абзыйның бу вакыттагы хезмәтен халык онытмыйча хәтерли.

Совет дәүләте әле үзенең яшь булуына, экономик яктан авыр хәлдә булуына, икмәк запасы булмауга карамастан, халык өчен кайгыртучанлык күрсәтте, халыкны ачлыктан саклап калу өчен, балалар өчен приотлар оештырды, гомуми туклану өчен продукцияләр бирде.

 Гражданнар сугышы тәмамлангач, авылның сугышка киткән кешеләре кайталар, хуҗалык аякка бастырыла башлый.

1931нче елда вак крестьян хуҗалыклары берләштерелә, ягъни колхоз төзелә.Колхозга иң беренче башлап Шәрифуллин Вәли, Гайнанов Шакирҗан, Ханнанов Мәннән һ.б керәләр.

Колхозның беренче председателе Шәрифуллин Вәли була. Колхоз членнары берләшкән хуҗалыкның өстенлекләрен, уңайлы якларын көндәлек тормышта күрә башлыйлар, намус белән тырышып эшлиләр.

1934нче елны колхозчы ударникларның 1-Бөтенсоюз съездына делегат булып барырлык алдынгы колхозчылар җитешәләр. Завферма булып яхшы эшләгәне өчен Сафина Гыйльминур делегат булып бара.

  Артта калган караңгы авыл тормышы сизелерлек рәвештә үсә, техникалаша, халыкның тормышы культуралаша бара. Ләкин 1941нче елда көтмәгәндә Советлар Союзына Гитлерчы фашистлар һөҗүм итү нәтиҗәсендә, Бөек Ватан сугышы башлана. Авылның халкы дошманга каршы сугыша. Ирләр фронтка китә.

Тылда калган колхозчы хатын-кызлар партия чакыруына кушылып дошманга каршы икмәк фронтында сугышалар. “Фронт өчен, дошманны җиңү өчен”-дигән, лозунг астында көне-төне эшлиләр. Фронтта калган иптәшләрнең гаиләләренә һәм күп балалы аналарга аена 25000мең сум күләмендә пенсия бирелә.

1945нче елда 9нчы Май көнне Гитлер Германиясе тар-мар ителде. Аннан соң фронтка киткән кешеләр тылга кайттылар, ләкин 98 кеше кайтмыйча, сугыш кырында үлеп кала, хәбәрсез югала. 

Сугыштан соң шушы көнгә кадәр авыл буенча гына да 70 яңа торак йорт салына, 13 яңа  бура хәзерләнә.

Колхоз 1949нчы елда Түлешкә авылы “Салкын чишмә” колхозы белән, 1953нче елда Кече Шыңар авылы “Маркс”колхозы белән берләшү нәтиҗәсендә зурайтыла.

Хәзер зурайтылган колхоз авылының Олы Шыңар өлешендә генә дә 140 хуҗалык (барлык колхоз буенча 340) булып колхоз буенча барысы олы һәм кече яшьтәге 1300 кеше яши.

Соңгы елларда авылның тышкы күренеше дә бик нык үзгәрә. Элекке салам түбәләр урынына яңа тактадан, кызыл, яшел төскә буялган калайдан, яки гармонь теле кебек сырланып –сырланып торган шифрдан эшләнгән түбәле өйләр, радио антенналары ямь-яшел агачлык арасыннан ялтырап күренәләр. Берсеннән- берсе яхшырак, матуррак , чиста һәм пөхтә итеп киенгән бәхетле, азат, эшчән кызлар, егетләр клубка җыелалар, күңел ачалар, көн яңалыклары белән танышалар.

Безнең әби- бабаларыбыз кебек бәхетсез яшьләрне кол иткән караңгы авыл 50 ел эчендә бәхетле яшьләрнең туган авылына әверелә.

       

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (17.08.2009)
Просмотров: 961 | Теги: Сунгатов Нигматзян, пучинка, Насыйр, Идел буе, Әмирхан, Олы Шыңар авылы, Мичән, Мишә, Зарипов Хан, история Села Большой Шинар | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов