Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Авылларның колхозлашу тарихы һәм алар белән җитәкчелек итүчеләр
                 Олы Шыңар авыл җирлегендә колхозлашу чоры тарихы
 
 Илдә күмәк хуҗалыклар оешканнан соң безнең авылларның колхозлашу тарихы һәм алар белән җитәкчелек итүчеләр түбәндәгечә булалар:

   1930 нчы еллар. Колхозларны крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү чоры колхозлар оешуда беренче булып 1930 нчы елларда оеша. 1930 нчы елда колхоздан кайбер хуҗалыклар чыгалар һәм 1931 нче елда яңадан күмәк хуҗалыклар төзеләләр.

        1. Йомгалак авылы. Табигатьнең гүзәл җире – урман кырыена урнашкан авыл. Авылның ярты ягы татар, Ярты ягы руслар була. Колхозлашканда Йомгалак колхозы исеме бирелә. Аның председателе булып Гатаулов куела. Хәзерге вакытта Йомгалак урынында бернидә юк. Зират кына калган. Ул зират матур итеп әйләндереп алынган.

        2. Чулпыч авылы. Ул авыл кечерәк кенә авыл була. Колхозлашканда аңа “Кызыл Чулпыч” авылы исеме бирелә. Аның беренче председателе Галим Гараев була.

        3. Оет авылы. Аңа “Яңа Оет” колхозы исеме һәм күмәк хуҗалык исеме бирелеп, беренче председателе Әсәт Дәминов була. Бу Оет авылы советы була. Моңа Оет, Чулпыч, Йомгалак авыллары керә.

        4. Кече Шыңар авылы. Колхозның исеме “К. Маркс”. Аның председателе Гарипов Шәрип була. Бу колхозга 185 хуҗалык исәпләнеп, шуның 165 колхозга кергән була.

        5. Олы Шыңар авылы. Олы Шыңар авылында колхоз рәисе итеп, шул авыл кешесеШәрифуллин Габделвәли сайлана. Олы Шыңарда 232 хуҗалык булып, шуның 172се колхозга кергән була. Колхоз “Байкал” исемен йөртә.

        6. Түлешкә авылы. Ул 24 хуҗалыктан торган кечкенә генә авыл. Колхозлашкач “Салкын чишмә” колхозы була. Аның председателе Сәләхов Тимербай, аннан соң Соңгатов Зиятдиннәр колхозны озак еллар җитәклиләр.

        1930 нчы елда бездә иң беренче колхозчылар Әхмәтҗанов Хуҗи, Сәмигуллин Сибай, Хуҗин Хаҗиәхмәт, Мәрдәгалимова Мәмдуханнар булдылар. Бу елларда колхозда барлык эшләр кул көче белән эшләнә иде. Барлык тарту көче атлар булган. Урман ташу, тирес чыгару, ком эшләре ат белән эшләнгән.

        Авылда җирләр атлы сука белән эшкәртелгән. Колхозга кергәнче үк авылның берничә хәлле кешесендә тимер сука һәм ашлык суыру машинасы була. Иң беренче сука Галяви Мөхетдиновта була, суыру машинасын Нуриев Фәйзерахман алып кайта. Колхоз елдан-ел алга китә, колхозда атлар фермасы ачыла, барлыгы 220 баш ат була. Авылда техникалар юк иде. 1931 нче елның көзендә Саба районына 14 Фарзон һәм 14 СТЗ тракторлары кайтарыла, тик аларга эшләү өчен бернинди тагылма җир эшкәртү техникасы булмый. 1932 нче елны районга 14 данә сука, 14 данәчәчкеч, 11 данә культиватор, 14 данә туфрак йомшарткыч лущинкалар кайтарыла. Бу машиналарны куярга әле ул көннәрдә урын да булмый, төрле хуҗалыкларның сарайларына урнаштырыла.

        1934 нче елны көлтәне үзе бәйли торган урак машинасы кайтарыла.

        1935 нче елны 8 Камунар комбайны кайтарыла. Аларда эшләү өчен безнең колхозда белә торган иптәшләр булмый, читтән килеп күчеп йөрүче иптәшләр табыла.

        1936 нчы елда шакмак яга торган трактор кайта. Ул эшләү өчен Шигапов Мәҗит дигән кешегә бирелә.

        1937 нче елда С-6 комбайннары кайта башлый. Ул комбайннарның берсендә Шакиров Хәким абый эшли.

        1947 нче елда иң беренче йөк автомобиле алына, бу 12-21 номерлы полуторка иде.

        1952 нче елда безнең колхоз Азин МТСна карый иде. Безнең колхозга бер данә ДТ-54 тракторы бирелде. Ул тракторда беренче булып Шигапов Мәлик, Усманов Солтаннар эшләде.

        1953 нче елда безнең колхозга тагын бер ДТ-54 тракторы бирелде. Ул тракторда Сәләхиев Нурми, Зарипов Гаталар эшләде.

        1956 нчы елда Йомгалак колхозы белән Кызыл Чулпыч колхозы бер булып “Авангард” колхозын төзиләр. Берничә елдан боларга “Оет” колхозы да кушыла. Шул ук елны “Байкал” колхозы белән “Карл Маркс” колхозлары берләшеп, “Байкал” колхозын төзиләр. Аңа Түлешкә авылы да керә.

        1959 нчы елның февралендә “Авангард” колхозы исемендә Оет, Чулпыч, Йомгалак, Кече Шыңар, Олы Шыңар, Түлешкә авыллары бер колхозга берләшәләр. Бу хуҗалыкка председатель итеп, моңа кадәр Арча лесопунктында эшләгән Минһаҗев Әхкәм Мингазович сайлана, һәм ул 1962 нче елның февраленә кадәр эшли.

        1962 нче елныңфевралендә “Авангард” колхозына председатель булып эшләү өчен Каримуллин Габделхак Габдрахманович сайлана һәм ул 1984 нче елга кадәр шушы колхозда җитәкче булып эшли. Колхозчылар белән берлектә колхозчылар көче белән “Авангард” колхозына файдалвну өчен 10000 тонналык ашлык амбары, Олы Шыңар һәм Кече Шыңар бригадасына атлар торагы, Чулпычка бәрәннәр торагы, игенчелектә һәм терлекчелектә эшләү өчен техникалар кайтартылган, 140 башлык бозау торагы, 300 тонна сыйдырышлы бәрәңге подвалы, 300 башлык дуңгыз торагы төзелә, Олы Шыңар авылына скважина казылып, башня утыртыла һәм 7 колхозчы яңа квартираларга чыгарылалар.

        Каримуллин Габделхак Габдрахманович “Авангард” колхозында эшләү дәверендә колхозчылар белән яхшы мөгалләмәдә булды.

        1984 нче елда Зайнетдинов Илдус Юсупович  “Авангард” колхозына председатель булып килә. Ул эшләү дәверендә күп кенә эшләр башкарды. Чулпыч белән ике арага Мишә аркылы күпер салынды, ике авылга бер итеп, пекарня салынды, клуб төзелде, почта бүлекчәсе, детсад ачылды. 1985 нче елдан Саба районына эшкә алынды.

        1985 нче елдан 1995 нче елга кадәр Симет авылыннан “Авангард” колхозына председатель булып эшләү өчен Талипов Марсель Хакимович җибәрелә. Ул эшләү дәверендә печән склады, амбарда сортировать итә торган линия, Кече Шыңар фермасыеда терлекчеләр йорты, мөгезле эре терлек торагы, сарык торагы, Кече Шыңарда мәчет, кибет һәм детсад ачылды. Иген-икмәк үстерү уңышы артты, сөт-ит җитештерү алга китте, терлекләрнең баш саны артты.

        1995-1998 нче елга кадәр үзебезнең авыл кешесе “Авангард” колхозында эшләү өчен Газизов Азат Абдуллович килә. Ул эшләү дәверендә атлар торагы, Олы Шыңарга кибет, Түлешкә авылына умпрта өе һәм колхозчыларга файдалануга пилорам төзетте.

        1998 нче елдан 2000 нче елга кадәр үзебезнең авыл кешесе Миннеханов Фәрит Ханович килә. Ул колхозчылар белән бердәм булып, ат торагы тузетте, терлекчелек торакларына капиталь ремонт эшләре башкарылды, ит-сөт җитештерү күрсәткечләре алга китте.

        2000 нче елның 10 нчы мартыннан “Авангард” күмәк предприятиясенә җитәкче булып Равилов Илшат Мисбахович килә. Ул җитәкче булып эшли башлагач, иген-икмәк уңышы артты, сөт-ит битештерү алга китте,терлекләрнең баш саны артты, яшь бозауларны нәтиҗәле үстерү өчен салкын ысул белән торак эшләнде. Барлык торакларда тирес чыгару системалары яңартылдылар. Терлекчелек торакларына капиталь ремонт эшләре башкарылдылар.

 

РӘХМӘТ АЛАРГА!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (12.08.2009)
Просмотров: 833 | Комментарии: 1 | Теги: Азат Абдуллович, Равилов Илшат Мисбахович, Миннеханов Фәрит Ханович, Талтпов Марсел Хакимович, колхоз, Зайнетдинов Илдус Юсупович, Каримуллин Габделхак Юну | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов