Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Архив материалов

   15 май көнне Казан шәһәрендә татар студентларының “Ягымлы яз – ХХII” Республика конкурсы булып узды. Кече Шыңар мәдәният йортының “Илһам” иҗат төркеме “Конферанс” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат, “Хореография” номинациясендә  “Әлфия” халык бию ансамбленең&nb ... Читать дальше »

Просмотров: 360 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 22.05.2014 | Комментарии (0)

   8 май көнне Оет һәм Олы Шыңар авылларында урнашкан  обелисклар янында Бөек җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан оештырылган митинг булып үтте. Әлеге  чарада Кече Шыңар авылынна депутат И.И.Мөхетдинов, авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Заһидуллин, барлык  җирлектәге оешма җитәкчеләре, авыл халкы, ветераннар һәм укучылар катнашты. Иң элек бәйрәм парад белән башланып китте. Аннары  бәйрәм котлавы белән  авыл җирлеге башлыгы  барлык авылдашларны тәбрикләгәч, хәйкәлгә веноклар, чәчәкләр куелды, бәйрәм салюты яңгырады.  Митинг тәмам  булгач укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды. Ахырдан  өстәл табыны артында Ветераннарның  һәм  сугышчыларның тол хатыннарына  “Барс медиа” оешмасы тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды. 

 
Просмотров: 360 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 13.05.2014 | Комментарии (0)

   10 май көнне Оет авыл клубында Җиңү көне уңаеннан концерт булды. Концертта сугыш чоры балалары да катнашты. Гарипов Габделхак абый үзенең тальян гармунында матур итеп чыгыш ясады, Гыйльметдинова Фирая апа үзе язган "Без бит сугыш чоры балалары" дигән һәм Муса Җәлилнең "Вәһшәт" шигырьләрен тамашачыларнын күңелләренә үтеп керерлек итеп башкарды. Концертта авыл яшьләре һәм мәкт ... Читать дальше »

Просмотров: 398 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 13.05.2014 | Комментарии (0)

   10 май көнне Кече  Шыңар авылында яшәүче  Тимуршина Кәүсәрия апага 90 яшь тулды.  Юбилярны котларга Саба районы башкарма комитеты  җитәкчесенең урынбасары Таһир Шәрәфиев, Саба раойнының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, “Туган як” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Гарипов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллиннар килде. Кәүсәрия апа бүген балалары тәрбиясендә яши.

Просмотров: 316 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 13.05.2014 | Комментарии (0)

 Шыңар авыл җирлегендә май ялларын "Йомырка җыю бәйрәме” буларак та беләләр. Ул, гадәттә, айның беренче көнендә үткәрелә.  Авыл халкы иртәнге алтыдан ук ишек төбенә буялган йомырка, тәм-томнар чыгарып куя. Аннары балалар өйдән-өйгә кереп, аларны җыя, хуҗаларга изге теләкләр тели. Шул йомыркалар белән төрле-төрле уеннар уйный.

Просмотров: 326 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 13.05.2014 | Комментарии (0)

   Ел саен  яз килү белән авыл зиратларында чисталык булдыру максатыннан Олы Шыңар авыл җирлегенә кергән барлык авыл зиратларында  да, корыган агачларны кисү һәм чүп җыйнау буенча өмәләр оештырыла. Быелда 4 май көнне авыл җирлегенең барлык зиратларында да өмәләр оештырылды. Авыл җирлеге Советы барлык өмәгә килгән кешеләргә үзенең рәхмәтен җиткерә.

 

 

Просмотров: 309 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 13.05.2014 | Комментарии (0)

 

   25 апрель көнне Оет клубы белән Оет китапханәсе хезмәткәре,  Оет "Шатлык" балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар Габдулла Тукайның "Кызыклы шәкерт", "Бичара куян&quo ... Читать дальше »

Просмотров: 319 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 02.05.2014 | Комментарии (0)

  26 нчы апрель көнне  Олы Шыңар урта мәктәбенең спорт залында ир – егетләр арасында  волейбол уеннары буенча зона ярышлары булып үтте. Барлыгы ярышта биш авыл җирлегеннән спорт сөюче ир – егетләр килгән иде. Нәтиҗәләргә килгәндә: Тимершык авыл җирлеге командасы беренче урынга лаек булды. Икенче урында Симет авыл җирлеге командасы, өченче урында Мичән авыл җирлеге, дүртенче урында Олы Шыңар авыл җирлеге командасы  һәм бишенче  урынга Эзмә авыл җирлеге командасы лаек булды. Шулай итеп, район зонасында үтәчәк уеннарда уйнау хокукын  Симет һәм Тимершык авыл җирлеге командалары яулады.

Просмотров: 338 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 02.05.2014 | Комментарии (0)

     Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  карары нигезендә, күп еллар җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле эшләгәне һәм    авыл җирлегенең социаль үсешенә  керткән өлеше өчен Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Рөстәм Фидаиль улы ТатарстанРеспубликасы Саба муниципаль районының мактау грамотасы  белән бүләкләнде.

 
Просмотров: 378 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 02.05.2014 | Комментарии (0)

19 апрель көнне Олы Шыңар авылында яшәүче Ибраһимова Әминә Ибраһим кызына 90 яшь тулды.  Юбилярны котларга Саба районы башкарма комитеты  җитәкчесенең урынбасары Таһир Шәрәфиев, Саба раойнының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллиннар килде. 

 
Просмотров: 298 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 02.05.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 44 45 »
Форма входа

табарга

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов