Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Архив материалов
9 нчы сентябрь көнне Олы Шыңар авылы мәдәният йортында халык җыены булды. Җыенда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.М. Гасимов катнашты. Көн тәртибендә авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Заһидуллин халыкны 2009-2014нче елларда авыл җирлеге буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Р.М.Гасимов шушы чор эчендә республика һәм райондагы социаль-икътисади үсешкә анализ ясады. Халыктан кергән сорау һәм тәкъдимнәр тыңланды. Соңыннан Саба мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булды.
|
Шушы көннәрдә Олы Шыңар авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре белән чираттагы утырыш булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы катнашты. Утырышта электр энергиясе һәм газ тотылышы,территориядәге чисталык мәсьәләләре каралды.
|
Бүгенге көндә Олы Шыңар авыл җирлегендә төзекләндерү һәм буяу,чистарту буенча күп кенә эшләр алып барыла. Җәйге каникул вакытында бу эшләрдә мәктәп укучылары зур ярдәм күрсәтә: күпер яннарын, зират йортын буйыйлар, юл буйларын һәм социаль биналар яннарын чабалар,чүп үләннәреннән арындыралар.
|
Олы Шыңар авыл җирлеге башкарма комитеты серкәтибе Диләрә Набиуллина, үзидарә органнарында куп еллар уңышлы эшләгәне өчен Саба районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
|
5 июль көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә, "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXII Конференциясе булып узды. Әлеге сәяси чарада Саба муниципаль районыннан район башлыгы, партиянең Саба җирле бүлеге Секретаре Рәис Минниханов, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасимов, партиянең Саба бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Зарипов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, район башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе Энҗе Нигмәтҗанова һәм Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфия Хусаинова катнаштылар.
|
22 июнь көнне Олы Шыңар авылындагы һәйкәл каршында “Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу” көне үткәрелде. Бу чарада “Бердәм Рәсәй” партиясенең Олы Шыңар авыл җирлеге беренчел бүлеге сәркәтибе Рөстәм Заһидуллин, урта мәктәп директоры А.Хабибуллин, “Яшь гвардия» челәр, авыл активистлары һәм укучы балалар катнашты. Чарада катнашучылар истәлекле урынга чәчәкләр куйдылар һәм шәмнәр кабыздылар.
|
Олы Шыңар балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дип аталган Республика смотр-конкурсында катнашып 1 миллион сум күләмендә грант белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
|
8 июнь көнне Олы Шыңар авылы болынында, Мишә елгасы буенда, татар халкының күркәм бәйрәме сабантуй бәйрәме булып үтте. Һава торышы кояшлы, җылы булганлыктан, бәйрәм кунаклары да күп иде. Бәйрәмне иң элек Сабантуй
...
Читать дальше »
|
Ел саен авыл җирлекләре арасында янгын сүндерү автомашиналары арасында район күләмендә конкурс үткәрелә. Безнең Олы Шыңар авыл җирлеге, әлеге конкурста Оет һәм “Шыңар” ДПОсыннан ике янгын сүндерү машиналары куеп, икенче призлы урынны яулады.
|
1 июнь – балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә “Балалар сабантуе” үткәрделәр. Бәйрәм бирнә җыю белән башланып китте. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы балаларны бүләкләгәннән соң, төрле уеннар һәм ярышлар башланды. Балалар уйнадылар һәм күңел ачтылар, беркем дә бүләксез калмады.
|
« 1 2 3 4 5 6 ... 44 45 » |
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Block title |
Block content |
|