Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Архив материалов

   5 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында, Олы Шыңар авыл китапханәсе белән берлектә такмаклар һәм уеннар сәгате үтткәрелде.  Чарада катнашучылар Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары һәм килгән кунаклар. Такмаклар әйтү, төрле биюләр бию бигрәк тә күңелле үтте. Һәрбер бала бик теләп катнашты. Шулай ук ярышка төрле уеннар да үткәрелде. Мәсәлән: “Габдулла”, “Мәликә”, шулай ук кабартылган шарлар белән дә кызыклы уеннар уйнадык., төрле табышмаклар, сканвордлар чиштек.  Әлеге кызыклы, мавыктыргыч чара ахырында барыбыз бергә турле халыкларның җырларын җырладык, биюләр биедек. Бу программа барыбызга да бик ошады, әкияти һәм бик күңелле булды.

Просмотров: 331 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 06.01.2015 | Комментарии (0)

    30 декабрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында театральләштерелгән бәйрәм булып узды.

     Заманча итеп куелган Г.Тукайның “Сарык белән кәҗә” әкияте белән башланып киткән бәйрәм елдагыча концерт номерларына,уеннарга,сюрпризларга бай булды.Авыл урамнарына, административ биналар каршысына чыршы куеп, матур итеп сын ясаган кешеләргә бүләкләр тапшырылды, яңа ел лотереясында “Бәхетле билет” иясе ачыкланды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда катнашып, матур отышлар,рухи канәгатьлек алып китте.

Просмотров: 319 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 31.12.2014 | Комментарии (0)

27 декабрь көнне Байлар Сабасының үзәк урамында Кыш бабайлар парады узды. Парадта Шыңар авыл җирлегеннән атта  килгән (Нәҗмиев Илюс) кыш бабай катнашты.

Парад тәмамлангач район башлыгы Рәис Нургалиевич барча халыкны бәйрәм белән котлады һәм Яңа ел бәйрәме уңаеннан игълан ителгән конкурска йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең авыл җирлегеннән:

  • Олы Шыңар авыл җирлеге Советы – 3 урын,
  • Шыңар урта мәктәбе  - кызыксындыру премиясе,
  • Шыңар балалар бакчасы -  3 урын,
  • О ... Читать дальше »
Просмотров: 419 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 30.12.2014 | Комментарии (0)

Район олимпиадаларында катнашып  призлы урыннарны яулаган укучыларыбыз:

 Гарипова Гөлинә  химия фәненнән 1 урын.

 Мозафарова Айгөл физкультурадан 3 урын,

Зарипова Алсу физкультурадан 2 урын,

Вафина Илзирә татар теленнән 2 урын,

Нигъмәтҗанова Фирүзә  татар теленнән 3 урын,

 Гарипова Гөлинә технологиядән  2 урын.

Просмотров: 306 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 18.12.2014 | Комментарии (0)

 

        29 ноябрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып үтте. Кичәгә күп еллар сыер савучы булып  эшләп пенсиягә чыгучы Асия апа, Дания апа, Алмадия һәм Әлфия апаларны һәм солдат әниләрен кунак итеп чакырдык. Шулай ук декабрь аенда хәрби хезмәткә китүче Галимов Рүзәл һәм Загидуллин Рәмис, аларның гаиләләре дә бәйрәмдә катнашты. Кичә котлау чыгышлары һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

Просмотров: 339 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 06.12.2014 | Комментарии (0)

Быел “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге партиянең беренчел оешмалары арасында конкурс игълан иткән иде.

Әлеге конкурста партиянең Саба җирле бүлеге Олы Шыңар беренчел оешмасы да катнашты һәм беренчел оешманың секретаре Рөстәм Заһидуллин III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз.

Просмотров: 323 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 04.12.2014 | Комментарии (0)

    

    28 ноябрь көнне “Әллүки” балалар бакчасында Кече Шыңар мәдәният йортының “Салават күпере” драма түгәрәгенә йөрүче балалар “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кечкенә балаларга да, тәрбиячеләргә дә балаларның чыгышы бик ошады, аеруча “Бабай”, “Әби”, “Песи”, “Тычкан” уенын ошаттылар. Алар кечкенә “артистларга” һәм аларның җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдереп, тагын килүләрен сорап калдылар.

Просмотров: 270 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.12.2014 | Комментарии (0)

 

   30 ноябрь көнне Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегендә  халык референдумы булып  узды.

Авыл җирлегендәге  ике участок сайлау участогы да  иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр сайлаучыларны кабул иттеләр. Бу көнне саулаучыларның 92,22 %, ягъни 783 сайлаучы үз фикерен белдерергә дип сайлау участокларына килде. Шуларның 81,86 % ы, ягъни 695 сайлаучы  куелган сорауларга уңай тавышын белдерде.

Тулырак,

Олы Шыңар сайлау участогы буенча:

Барлык сайлаучылар саны  - 627 кеше,

... Читать дальше »

Просмотров: 283 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.12.2014 | Комментарии (0)

60 килограммга кадәрге  үлчәүдә: 

3 урын -   Фәннур Тимергалиев, Олы  Шыңаравылыннан,

... Читать дальше »

Просмотров: 417 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 24.11.2014 | Комментарии (0)

     Узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсендә үткәрелгән “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?”  конкурсында 11 укучы катнашт ... Читать дальше »

Просмотров: 328 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 24.11.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 ... 44 45 »
Форма входа

табарга

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов