Шыңар авыл җирлегендә май ялларын "Йомырка җыю бәйрәме” буларак та беләләр. Ул, гадәттә, айның беренче көнендә үткәрелә. Авыл халкы иртәнге алтыдан ук ишек төбенә буялган йомырка, тәм-томнар чыгарып куя. Аннары балалар өйдән-өйгә кереп, аларны җыя, хуҗаларга изге теләкләр тели. Шул йомыркалар белән төрле-төрле уеннар уйный.
|