15 май көнне Казан шәһәрендә татар студентларының “Ягымлы яз – ХХII” Республика конкурсы булып узды. Кече Шыңар мәдәният йортының “Илһам” иҗат төркеме “Конферанс” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат, “Хореография” номинациясендә “Әлфия” халык бию ансамбленең солисткасы Сөмбел Билалова 3 дәрәҗә лауреат, “Уен кораллары” номинациясендә Рүзәл Галимов 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
|