8 май көнне Оет һәм Олы Шыңар авылларында урнашкан обелисклар янында Бөек җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан оештырылган митинг булып үтте. Әлеге чарада Кече Шыңар авылынна депутат И.И.Мөхетдинов, авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Заһидуллин, барлык җирлектәге оешма җитәкчеләре, авыл халкы, ветераннар һәм укучылар катнашты. Иң элек бәйрәм парад белән башланып китте. Аннары бәйрәм котлавы белән авыл җирлеге башлыгы барлык авылдашларны тәбрикләгәч, хәйкәлгә веноклар, чәчәкләр куелды, бәйрәм салюты яңгырады. Митинг тәмам булгач укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды. Ахырдан өстәл табыны артында Ветераннарның һәм сугышчыларның тол хатыннарына “Барс медиа” оешмасы тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды.
|