Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Архив материалов

    Ел саен  җәйге каникуллар башлану белән  Олы Шыңар мәктәп каршында, балалар өчен мәктәп яны ял лагерлары эшли башлый. Быел ул үзенең ишекләрен 1 июнь көнне 30 укучы балага ачты. Смена 25нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Укучыларның ялын максатчан итеп оештыру нигезендә әлеге лагерда балаларның ялы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм спорт белән берлектә төрле кызыклы чаралар белән үрелеп алып барыла.

Просмотров: 272 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 04.06.2014 | Комментарии (0)

    2 июнь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 2013 – 2014 уку елы нәтиҗәләре буенча һәр сыйныфта ата – аналар җыелышы булып үтте. Әлеге җыелышта  сыйныф җитәкчеләре  ата – аналарны  укучыларның  өлгерешләре белән таныштырдылар, җәйге  яллар вакытында  укучыларның сәләмәтлеген саклау, янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып бардылар. Әлеге җыелышларды авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин һәм мәктәп җитәкчесе А. Хабибуллин катнаштылар.

 

 

Просмотров: 346 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

  30 май көнне Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Кече Шыңар, Олы Шыңар, Оет  һәм Чулпыч авылларында Сабан туена бирнәләр җыелды. Алдан - гармуннарын уйнатып, җырлап авылның яшьләре, алар артыннан матур итеп бизәлгән сбруйлар белән җигелгән атта балалар бик күңелле итеп йөрделәр. Бүләкләр – яулыклар, яшь килен сөлгеләре – искедән калган гадәт буенча озын колгага бәйләнә. Авыл халкы төрле уеннарга, ярышларга бүләкләрне мулдан бирде, урамнарда “һай, рәхмәт!” дигән авазлар,җыр-моңнар кичкә кадәр тынмады.

Просмотров: 351 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

   Шушы көннәрдә Шыңар мәдәният йорты залында “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган тема астында Шыңар авыл җирлегендәге  ата – аналар  белән район прокуроры Рөстәм Салахов, район сырхауханәсенең  табиб-наркологы Фәрит Хәбибуллин,  полиция  хезмәткәре Фәрит Шигабиев һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин катнашында  җыелыш булып узды. Әлеге җыелышта  балаларда психоактив  матдәләрне куллануны кисәтү, наркотикларга карата тискәре тәэсир тудыру, наркотикларга бәйлелекне барлыкка китерүне кисәтү буенча аңлату эшләре алып барылды.

Просмотров: 290 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

27нче  май көнне Шыңар авыл җирлеге Советының  киңәшмәләр залында, авыл җирлегенеңбарлык оешма, учреждениелары җитәкчеләре  белән  чираттагы  киңәшмә булып үтте. Әлеге киңәшмә түбәндәге көн тәртибендә  барды:

1.“Сабантуй” бәйрәмен уздыру буенча  әзерлек.

2.Укучы балаларны җәйге ял вакытында эшкә урнаштыру.

3.Авыл җирлеге биләмәсен чиста һәм тәртиптә тоту.

Просмотров: 346 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

             31 май көнне Биектау районында “Түгәрәк уен” Республика татар фольклоры фестивале булып узды. Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан “Наза” фольклор коллективы 2 дәрәҗә лауреат, “Каз канаты” коллективы 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Просмотров: 287 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

    24 май көнне Олы Шыңар урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.Тантаналы кичәне мәктәп директоры Альфред Хабибуллин ачып җибәрде. Укучылар  үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларына олы рәхмәтләрен җыр һәм шигырьләр аша җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, мәктәптәге күңелле вакыйгаларны искә алдылар. Үзешчән сәнгатьтә иң актив катнашкан укучыларга мәдәният хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм кичәсе мәктәп вальсы белән тәмамланды.
 

Просмотров: 485 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 02.06.2014 | Комментарии (0)

   Шәмәрдән авылында ир-ат җитәкче булган авыл җирлеге командалары арасында үткәрелгән теннис уены буенча Саба районы чемпионаты тәмамланды. Анда безнең авыл җирлегеннән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, Кече Шыңар авылыннан Гөлсем Рабгутдинова һәм Илюс Нәҗмиевлар катнашып беренче урынны яуладылар.

Просмотров: 329 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 27.05.2014 | Комментарии (0)

Оет авылында 20 май көнне Нурмиев Айдар белән Элмираның уллары Айнур туды. Котлыйбыз аларны!

Просмотров: 322 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 23.05.2014 | Комментарии (0)

16 һәм 17 май көннәрендә  Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет авылларында халык җыеннары үткәрелде. Анда авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге инспекторлары катнашты. Әлеге җыелышта янгынга каршы көрәш, чисталык,  хуҗалык көтүен чыгаруны оештыру буенча сораулар каралды.

 
Просмотров: 330 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 22.05.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 44 45 »
Форма входа

табарга

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов