Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Архив материалов
Районыбызның Олы Шыңар авылында дөньяга килеп, хәзер Байлар Сабасында гомер итүче Шәмсенаһар әби Җиһаншинага 100 яшь. Бер гасыр гомер кичерү бик сирәкләргә генә бирелә. Татарстанда, мәсәлән, андыйлар 40ка да тулмый. Районыбызда исә шушы чиккә якынлашучылар белән генә мактана ала идек. Ниһаять, Шәмсенаһар әби йөзьяшәрләр исемлегенә быел беренчеләрдән булып керде. Өйдә йөгереп йөргән акъәбинең йөзгә җитүенә хәтта ышанасы да килми. Сиксәндәдер, һич югы, тугызынчы дистәне ваклаган кебек. Паспортындагы “1909 елның 30 гыйнвары” дигән язуны күргәч кенә ышандык.
Җор күңелле, үткен карашлы Шәмсенаһар әби янында ирексездән уйга биреләсең: озын гомерле булуның сере нидә? Дөньяга килгән көннән алып адәм баласының кадердә яшәвендә, дөрес итеп туклануында, йөрәген саклап артык борчылмыйча гомер итәргә тырышуындамы? Беренче карашка шулай булырга тиеш кебек. Әмма озын гомерлеләрнең тормыш юлына күз саласың да, еш кына мо
...
Читать дальше »
Просмотров: 641 |
Добавил: shinarlar |
Дата: 04.06.2009
|
|
Саба район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Гаилә елына һәм физкультурачы көненә багышланган үзенчәлекле ярыш-тамаша үткәрде. Гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, нәниләрне сабый чактан ук спортка тарту максатында моңарчы күрелмәгән бәйге – 3 яшькә кадәрле балалар арасында йөгерү буенча район чемпионаты оештырылды.
Ярышлар алты төркемдә үтәчәк, сабыйлар 10 метр арага узышырга тиеш, дигәч, ышанмыйча барып карарга булдык. Сабаның спорт комплексы балалар тавышыннан гөрләп торган мәлдә килеп кердек без. Кемдер ярыша, кемдер инде катнашырга өлгергән. Кайбер бала елап та, йөгереп тә чабышка әзерләнә. 7 айга кадәр, 7 айдан – 12 айга, 1 яшьтән – яшь ярымга, яшь ярымнан – 2 яшькә, 2-2,5 яшь аралыгында һәм 2,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге бала
...
Читать дальше »
Просмотров: 651 |
Добавил: shinarlar |
Дата: 04.06.2009
|
|
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Block title |
Block content |
|