25 апрель көнне Оет клубы белән Оет китапханәсе хезмәткәре, Оет "Шатлык" балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар Габдулла Тукайның "Кызыклы шәкерт", "Бичара куян" шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. "Ачык авыз"һ.б. уеннар уйнаттылар. Габдулла Тукайның иҗатына багышланган әдәби викторина үткәрделәр һәм истәлек бүләкләре өләштеләр. Балалар бик риза, шат булып апаларны тагын кунакка чакырып калдылар.
|