Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Архив материалов

  19 апрель көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә уздырылган укучылар линейкасында Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин катнашты. Ул 2013/14 хоккей сезонында 2 урынга лаек булган “Шыңар” хоккей командасында актив катнашкан укучыларны котлап, акчалата премия белән бүләкләде, һәм алдагы көннәрдә дә спорт чараларында актив катнашырга чакырды.

Просмотров: 305 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 02.05.2014 | Комментарии (0)

    16 апрель көнне район мәдәният йортында үзешчән композитор,60 тан артык җыр авторы, Олы Шыңар урта мәктәбенең музыка укытучысы Фәннур Әхсән улы Галимовның 50 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып узды.

    Зал юбилярның авылдашлары,классташлары,туганнары,дуслары,коллегалары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр белән шыгрым тулы. Кичә Фәннур Галимовның Әнисә Касыймова шигыренә иҗат ителгән“Шыңарым” җыры белән башланып китте.Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Габдрахман улы Шәрәфиевның  котлау чыгышыннан соң сәхнәдә бер-бер артлы авторның җырлары  һәм котлаулар яңгырады. Татар эстрадасының популяр җырчысы, якташыбыз Айгөл Бариева,баянчы һәм музыкант Нәҗип Бәдретдинов, шагыйрә ... Читать дальше »

Просмотров: 347 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 18.04.2014 | Комментарии (0)

  

11 апрельдә Кече Шыңар авыл мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен “Могҗизалар кыры” уены оештырдылар. Космонавтика көненә багышланган бу чара 3 турда үткәрелде,4 турда - җиңүчеләр Динә Сөләйманова, Гөлчәчәк Гарифуллина,Илүсә Шәйхетдинова көч сынашты һәм төп җиңүче булып Гарифуллина Гөлчәчәк калды.

      7 апрель көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында кошлар көненә карата “Канатлы дусларыбыз” дип аталган конкурс-кичә үткәрелде. “Карлыгач” һәм “Сыерчык” командалары төрле ярышларда көч сынаштылар, кошларга багышланган биремнәрне төгәл үтәделәр.Ахырдан дуслык җиңде.

 

 

Просмотров: 335 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 18.04.2014 | Комментарии (0)

     12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында “Озын толымлы гүзәл” дип аталган район конкурсы үткәрелде. Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан Файзуллина Алинә һәм Гайнанова Фирүзә үзләренең осталыклары, уңганлыклары һәм матурлыклары белән тамашачының һәм жюриның мәхәббәтен яулап 1нче һәм 2нче урыннарга лаек булдылар.

 

Просмотров: 276 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 18.04.2014 | Комментарии (0)

     16 апрельдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының “Наза” һәм “Каз канаты” балалар фольклор коллективлары, “Илһам” иҗат төркеме һәм “Әлфия” бию коллективы,нәфис сүз остасы Гарифуллина Гөлчәчәк Арчада, “Салават күпере” дип аталган балалар һәм яшүсмерләрнең милли мәдәни Республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Просмотров: 313 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 18.04.2014 | Комментарии (0)

   3 апрель көнне Саба район спорт комплексында армспорт буенча хатын кызлар һәм ир-егетләр арасында район чемпионаты булып узды.Әлеге спорт ярышында безнең авыл җирлегеннән Олы Шыңар авылыннан Кадыйрова Илмира белән Шарапова Ләйсән, Кече Шыңар авылыннан Гарипов Рүзәл һәм Чулпыч авылыннан Мубараков Рамилләр катнаштылар. Киеренке барган ярышта: хатын кызлар арасында 65 кг авырлыктагы үлчәүдә  Кадыйрова Илмира – 1 урын; 85 кг авырлыкта – Шәрәпова Ләйсән - 1 урын; ир –атлар арасында 75 кг авырлыктагы үлчәүдә  Мубараков Рамил – 2 урын; 65 кг авырлыктагы үлчәүдә  Гарипов Рүзәл  - 3 урынга лаек булдылар.  Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр  диплом   һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.

Просмотров: 335 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.04.2014 | Комментарии (0)

   29 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбенең спорт залында хатын кызлар арасында  волейбол уеннары буенча зональ ярышлар булып үтте. Барлыгы ярышта биш авыл җирлегеннән спорт сөючеләр килгән иде. Нәтиҗәләргә килгәндә: Мичән авыл җирлеге командасы беренче урынга лаек булды, икенче урында Шыңар командасы һәм өченче урында югары симетлеләр булды. 

Просмотров: 379 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 01.04.2014 | Комментарии (0)

    27 март көнне Саба районының теннис залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында теннис ярышлары булып үтте. Әлеге ярышларда безнең авыл җирлегеннән Кече Шыңар авыл егетләре Нәҗмиев Илюс белән Хәйруллин Илдарлар катнаштылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, Нәҗмиев Илюс 2нче призлы урынны яулап, диплом һәм акчалата премиягә лаек булды.

Просмотров: 341 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 01.04.2014 | Комментарии (0)

   28 мартта Оетта клуб,китапханә,мәктәп,балалар бакчасы хезмәткәрләре берлектә "Нәүрүз бәйрәме" уздырды. Бәйрәмдә яз, нәүрүз темасына балаларның матур җырлары, шигырьләре, күңелле биюләр белән башланып китте. Уеннарда җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырдык. Бәйрәмгә килгән  авыл халкы "Карга боткасы" белән сыйланды.

Просмотров: 300 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 28.03.2014 | Комментарии (0)

   Кече Шыңар авылында яшәүче Нуриәхмәтов Рафит белән Ләйсәннәрнең гайләсендә 25 март көнне зур сөенеч, уллары Әмирхан туды. Котлыйбыз аларны!!!

Просмотров: 348 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 28.03.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 44 45 »
Форма входа

табарга

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов