Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Архив материалов

        14 ноябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булып узды. Әлеге утырышта районның автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү дәвам ителәчәге турында  ассызыкланып үтелде, һәм 2015 - 2017 елларда юл төзелешен Олы Шыңар - Түлешкә, авылы арасында   алып бару планлаштырылачагы әйтелде.

Просмотров: 397 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 24.11.2014 | Комментарии (0)

    Чәршәмбе, ягъни 12 ноябрь көнне Олы Шыңар авыл китапханәсендә “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигэн исем астында кичә үтте. Кичә уен формасында үткәрелде. Ике команда үзара төрле викторина сораулары, табышмаклар, спрот эстафеталары, җырлар белән  көч сынашты. Әлеге кичәдән һәркем үзенә ныклы энергия алды. Ә уен ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды

Просмотров: 300 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 13.11.2014 | Комментарии (0)

    Саба спорт үзәгендә, "Саба таңнары" газетасы призына ир-егетләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча шәхси-команда район Чемпионаты үтте. Анда безнең авыл җирлегеннән "Шыңар" командасы катнашыпберенче урынга лаек булды!

Просмотров: 399 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 10.11.2014 | Комментарии (0)

     25 нче  октябрь  көнне  Казан  шәһәрендә  “Этномириада” (этно – халык,  мир – дөнья;  төрле  халыклар  дөньясы )  исеме  астында  2 нче  Халыкара  конкурс – фестивале  үтте.  Бу  конкурста  Кече  Шыңар  мәдәният  йорты  каршында  эшләп  килүче  “Каз  канаты”  балалар  фольклор  ансамбле  дә  катнашты  һәм  “Самавыр  агарттым  әле,  су  буена  төштем  дә...”  дип  аталган  программа  белән  чыгыш  ясады.  Төркия,  Азербайҗан,  Чукот  автономияле  Республикасы,  Удмуртия,  Мари  иле,  Башкортстан,  Казан  шәһәре  һәм  Республикабыз  районнарыннан  катнашкан&nb ... Читать дальше »

Просмотров: 341 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 28.10.2014 | Комментарии (0)

Октябрь – тарихи  күзлектән караганда татар халкы өчен фаҗигале ай. Ел саен 15 октябрь көнне, 1552 елда Казанны саклап, үзләрен корбан иткән бабаларыбызны искә алу кичәсе уза. 

16 октябрь көнне Олы Шыңар авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Хәтер көне” уңаеннан өлкәннәр белән очрашу кичәсе булып узды.

Кичәгә өлкәннәр дә чакырулы иде. Мәктәп укучылары белән берлектә, шушы вакыйганы тасвирлаган төрле бәетләр, мөнәҗәтләр укылды. Кичә бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Просмотров: 339 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 22.10.2014 | Комментарии (0)

      4 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  50 ел һәм 60 ел бергә гомер итүче, шатлыкларын да, кайгыларын да бүлешеп гомер көзләренә бергә килеп җиткән   парларны хөрмәтләү кичәсе булды. Олы Шыңар авылыннан Гайфуллин Гарифулла абый, Миңсорур апа;Кече Шыңар авылыннан Шәрипов Рафаэль абый,Мөнәвәрә апа; Чулпыч авылыннан Ханов Рифкать абый, Руза апа; аларның балалары,оныклары – кичәбезнең төп кунаклары булдылар.Тормыш юлында нинди генә хәлләр очрамаган -шатлыгы да,хәсрәте дә,сөенече дә.Ләкин алар бүген бик бәхетле. Чөнки гомерләре заяга узмаган-җиргә нык басып яшәгәннәр,тырышып эшләгәннәр,һәрберсенең тормышлары түгәрәк.

    Кичә барышында алар төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.Ә балалары,оныклары,туганнары  һәм үзешчәннәр исә,аларга изге теләкләрен,тәбр ... Читать дальше »

Просмотров: 335 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.10.2014 | Комментарии (0)

   2014 нче елның 14 сентябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булып узды. Сайлаулар иртән  җидедән  кичке сигезгә кадәр дәвам иттеләр. Участок сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә Олы Шыңар сайлау участогы буенча барлыгы 98.90 сайлаучы, Оет сайлау участогы буенча барлыгы 99.19 % сайлаучы сайлауларда катнаштып, 839 кешене тәшкил итте.

Җирле участок комиссиясе мәглүмәтләре буенча авыл җирлеге буенча барлыгы “Бердәм Рәссәй”  партиясенә  96.89 % сайлаучы уңай тавыш биргән. Аннан кала КПРФ партиясе 1.83 % тавыш җыйган.

Просмотров: 375 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.10.2014 | Комментарии (0)

                                                                 
                2 октябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә һәм мәдәният йортында эшләп чыккан өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе булып үтте.Түгәрәк өстәл артында өлкәннәребез  тагын бер кат яшьлекләренә кайтып килделәр,Габделхак абый Гариповның тальян моңнарына кушылып җырладылар,Дания апа Хаҗиеваның шигырьләрен тыңладылар. Соңыннан мәдәният йортының фойесында уйнап-биеп күңел ачканнан соң ,күчтәнәч -пакетлар өчен олы рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.

 

Просмотров: 349 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 07.10.2014 | Комментарии (0)

      27 сентябрь көнне Сабада елдагыча “Кабак бәйрәме” гөрләде.Авыл җирлекләре,шәхси хуҗалыклар,мәдәният йорты,китапханәләр, кыскасы кем бәйрәмнәргә битараф түгел,барысы бергә Сабаның спорт комплексында күңел ачты,җырлады,кабак ризыклары белән сыйланды.

      Олы Шыңар авыл җирлегендә бәйрәм уңаеннан әзерлек эшләре алдан ук башланып китте.Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары, “Әллү- ки” балалар бакчасы коллективы,китапханә,мәдәният йорты,Оет авылы башлангыч белем бирү мәктәбе,балалар бакчасы,клуб берлектә кабактан берсеннән- берсе үзенчәлекле,матур эшләнмәләр, композицияләр ясадылар,бик күп төрле,тәмледән-тәмле ризыклар пешерделәр,Сабага шуларның иң әйбә ... Читать дальше »

Просмотров: 950 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 29.09.2014 | Комментарии (0)

   27 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Казан каласындагы “Ак Барс” яшьләр үзәгендә, Бөтенрәсәй “Бердәм Рәсәй партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXII конференциясенең 2 этабы булып узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасының  Дәүләт Советы  рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,  “Бердәм Рәсәй”  Бөтенрәсәй сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнаштылар. Бу конференциядә шулай ук Саба районыннан Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин да катнашты.

Просмотров: 386 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 29.09.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5 ... 44 45 »
Форма входа

табарга

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов