30 май көнне Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Кече Шыңар, Олы Шыңар, Оет һәм Чулпыч авылларында Сабан туена бирнәләр җыелды. Алдан - гармуннарын уйнатып, җырлап авылның яшьләре, алар артыннан матур итеп бизәлгән сбруйлар белән җигелгән атта балалар бик күңелле итеп йөрделәр. Бүләкләр – яулыклар, яшь килен сөлгеләре – искедән калган гадәт буенча озын колгага бәйләнә. Авыл халкы төрле уеннарга, ярышларга бүләкләрне мулдан бирде, урамнарда “һай, рәхмәт!” дигән авазлар,җыр-моңнар кичкә кадәр тынмады.
|