2 июнь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 2013 – 2014 уку елы нәтиҗәләре буенча һәр сыйныфта ата – аналар җыелышы булып үтте. Әлеге җыелышта сыйныф җитәкчеләре ата – аналарны укучыларның өлгерешләре белән таныштырдылар, җәйге яллар вакытында укучыларның сәләмәтлеген саклау, янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып бардылар. Әлеге җыелышларды авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин һәм мәктәп җитәкчесе А. Хабибуллин катнаштылар.
|