12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында “Озын толымлы гүзәл” дип аталган район конкурсы үткәрелде. Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан Файзуллина Алинә һәм Гайнанова Фирүзә үзләренең осталыклары, уңганлыклары һәм матурлыклары белән тамашачының һәм жюриның мәхәббәтен яулап 1нче һәм 2нче урыннарга лаек булдылар.
|