16 апрель көнне район мәдәният йортында үзешчән композитор,60 тан артык җыр авторы, Олы Шыңар урта мәктәбенең музыка укытучысы Фәннур Әхсән улы Галимовның 50 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып узды.
Зал юбилярның авылдашлары,классташлары,туганнары,дуслары,коллегалары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр белән шыгрым тулы. Кичә Фәннур Галимовның Әнисә Касыймова шигыренә иҗат ителгән“Шыңарым” җыры белән башланып китте.Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Габдрахман улы Шәрәфиевның котлау чыгышыннан соң сәхнәдә бер-бер артлы авторның җырлары һәм котлаулар яңгырады. Татар эстрадасының популяр җырчысы, якташыбыз Айгөл Бариева,баянчы һәм музыкант Нәҗип Бәдретдинов, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова,композитор Риф Гатауллин Фәннурга иҗади уңышлар теләделәр,Айгөл Бариева “Бәхилләшми әнкәй ник киттең” (Ф.Галимов көе,Р.Валиева сүзләре)дип аталган өр-яңа җырын бүләк итте. Г.Тукай исемендәге Арча педогогия көллияте делегациясе составында Фәннур Галимовның курсташлары һәм укытучылары бар иде.Ул җитәкләгән егетләр һәм кызлар вокаль ансамбльләре чыгышларын тамашачы аеруча җылы кабул итте,көчле алкышларга күмде.Гомумән, залдагы һәркем “безнең Фәннур” дип горурлык хисе кичереп утыргандыр.Аңа киләчәктә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулавын телисе генә кала.
|