Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Архив материалов
    7 нче ноябрь көнне Саба районы спорт комплексында татарча көрәш буенча "Саба таңнары” газетасы призына традицион шәхси – команда беренчелеге булып узды. Инде 47 тапкырын уздырылучы әлеге бәйгедә безнең авыл җирлегеннәндә "Шыңар” җыелма командасы катнашып җыелма командалар арасында 3 нче урынны яуладылар. Команда составында Республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә күп тапкырлар призлы урыннарны яулаган Маликов Ниаз, Ахунҗанов Рузил, Ахунҗанов Ришат, Набиуллин Илфат, Зарипов Илназ, Рабгутдинов Руслан, Нуриев Булат кебек спорт сөючеләр бар иде.
Просмотров: 503 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 08.11.2009 | Комментарии (0)

  5нче ноябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлеге Советының киңәшмәләр бүлмәсендә, биләмәдәге барлык бюдҗет оешмалары җитәкчеләре белән агымдагы елның 10 аенда оешмаларда тотылган электр һәм газ ягулыгының тотылышы барланды. Узган елгыга караганда ягулык ресурсларын күбрәк кулланган оешма җитәкчеләре белән берлектә, ни сәбәпле ягулыкларның артык тотылганлыгына ачыклык кертелде. Шулай ук киңәшмәдә һәр оешмага су тотылышын исәпләүче һисаплпгыч һәм җылылык системасын тулылындыручы ( подпитка) суының исәбен алучы һисаплагычлар кую бурычы йөкләнелде.
Просмотров: 519 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 06.11.2009 | Комментарии (0)

   “Балкыш” халыкны  социаль яклау үзәгенең гайләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан үткәрелгән  Автотранспорт хезмәткәрләре көне уңаеннан “Автомобиль транспорты – балалар күзлегеннән”  дип аталган рәсем бәгесендә Олы Шыңар урта мәктәбенең 6нчы “а” сыйныф укучысы, Оет авылы кызы Гөлфия Зәйәгытдинова 3нче урынны яулады.    ... Читать дальше »

Просмотров: 553 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 31.10.2009 | Комментарии (0)

       2009 елның 4нче ноябрендә Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу үзәгендә  үтәчәк “Халыклар дуслыгы” – дип исемләнгән фестивальдә Кече Шыңар авылы мәдәният йортының “Наза” фольклор ансабле “Боз озату” йоласы белән чыгыш ясаячак.

Просмотров: 584 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 27.10.2009 | Комментарии (0)

    30нчы октябрь көнне Арча район үзәгендә инвалид балалар арасында зона смотр конкурсы үтәчәк. Анда безнең Олы Шыңар авыл җирлегеннән “Без бергә күбрәк булдырабыз!” Бөтенроссия конкурсы лауреаты - Инсаф Шәрәфиев  татар егете биюе һәм вальс белән чыгыш ясаячак. Уңышлар сиңа Инсаф!

 

Просмотров: 460 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 27.10.2009 | Комментарии (0)

   23 октябрь көнне Кече Шыңар авылы мәдәният йортында Саба муниципаль районының чисталык буенча  күчмә комиссиясе  утырышыбулып узды. Утырышка Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларыннан барлыгы 24 физик зат чакырулы ... Читать дальше »

Просмотров: 545 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 24.10.2009 | Комментарии (0)

    Октябрь – татар халкы өчен фаҗигале ай-дәүләтебезне югалткан ай.Тәнендә җаны булган татар ул көнне һәрвакыт исендә тота. Шушы уңайдан мәдәният йортында “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе” үткәрелде.

        Кичәне Фәридә Садыйкова ачып җибәрде.Ул тарихны искә төшереп ... Читать дальше »

Просмотров: 829 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 22.10.2009 | Комментарии (0)

                                 

     Районда һәр елны үткәрелүче  “Кабак бәйрәме”нә әзерлек алдан ук башланды. Мәктәп, балалар бакчасы,мәдәният йорты – һәр оешма  үзенчәлекле күргәзмәләр әзерләде. ... Читать дальше »

Просмотров: 563 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 22.10.2009 | Комментарии (0)

    Ямьле җәйләрдән салкын көзләргә күчтек.Болай дип әйтү бик дөрес тә булмас,чөнки сентябрь ае әбиләр чуагы белән башланып китте.Бакчада яшелчәләр мул уңыш бирде,авыл кешесе бәрәңге  алып мәш килде.

    Мәдәният йорты 1985 елда файдалануга тапшырылган.Әле ул вакытта газлар юк,җылы- лык ... Читать дальше »

Просмотров: 581 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 22.10.2009 | Комментарии (0)

                                 

      Районыбыз мәктәпләрен тәмамлап,махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары булган егет-кызларыбыз турында яхшы,куанычлы хәбәрләр генә килә.Кече Шыңар авы- лы кызы Алисә Билалова да сынатырга җыенмый.Хәзерге вакытта Татар дәүләт гумани- тар педагогика университетының  ... Читать дальше »

Просмотров: 608 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 22.10.2009 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 38 39 40 41 42 ... 44 45 »
Форма входа

табарга

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов