Районда һәр елны үткәрелүче “Кабак бәйрәме”нә әзерлек алдан ук башланды. Мәктәп, балалар бакчасы,мәдәният йорты – һәр оешма үзенчәлекле күргәзмәләр әзерләде.
Олы Шыңар урта мәктәбендә балалар арасында башта күргәзмә булып узды.Нинди генә яңа идеяләр,кызыклы образлар тудырмаган алар! Ул суалчан,диңгез пиратлары,тыл- сымлы шкатулка – нәрсәләр генә юк биредә!
Балалар бакчасы коллективы исә милли бәйрәмебез – сабан туен “Кабак- кешеләр” белән оештырган.Монда барсы да бар – судья да,көрәшче дә,тамашачы да,гер күтәрүче дә...
Мәдәният йорты коллективы күргәзмәсен “Безнең бакча”дип атады.Үзебез иҗат иткән чәчәкләр арасында “кабак-әтәч”,”кабак-тавык” һәм “кабак-чеби”ләр йөри,алар “кабак-савыт”тан җим чүплиләр.
Концерт өлешендә катнашкан “Рәшә”агитбригадасы үзенең чыгышында кабакка дан җырлады,Әлфия Шәйдуллина иҗат иткән шигырьдә матур кыз “Көлкәй” кабак-кареталар- да,күсе-атлар белән патша сараена баллга барып үзенең бәхетен таба.
Шулай итеп,”Кабак бәйрәме”ннән матур тәэсирләр,бүләкләр һәм алдагы елда тагын да яхшырак итеп әзерләнергә дигән уйлар белән кайттык.
Фәридә Садыйкова
3 октябрь,2009 ел.
|