Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Октябрь » 22 » БЕЗДӘ - РЕМОНТ...
БЕЗДӘ - РЕМОНТ...
16:15

    Ямьле җәйләрдән салкын көзләргә күчтек.Болай дип әйтү бик дөрес тә булмас,чөнки сентябрь ае әбиләр чуагы белән башланып китте.Бакчада яшелчәләр мул уңыш бирде,авыл кешесе бәрәңге  алып мәш килде.

    Мәдәният йорты 1985 елда файдалануга тапшырылган.Әле ул вакытта газлар юк,җылы- лык  торбалары эшләми.1998елда  газлаштырылгач кына  бераз җылыга тиендек.Ләкин ул вакытта дымлылык узенең эшен эшләп  өлгерде.Тамаша залында стеналардагы тавыш йота торган махсус күннәр күгәреп эштән чыкты,түшәмнәр,стена,тәрәзә яңакларындагы штукатурлар коелып төште.Шул еллардан бирле нинди генә ремонтлар булмады!

    2002 елда махсуслаштырылган матур тамаша залыбыз  спорт залы итеп үзгәртелде. Казан Кремле Һәм  Мәскәү Кремле  кереп иҗат ителгән олы,матур картиналарны, 4 дәү люстраны,якты матур залны һаман да сагынып искә алабыз.Тик нишлисең,заманалар да, шартлар да үзгәрә. Бөтен уңайсызлыкларның да уңай ягын табарга була. Залдагы алагаем олы тәрәзәләр кечерәйтелеп пластик тәрәзәләргә  алыштырылды,берсе бөтенләй каплан-ды.Зал җылынып китте.

      Башка елларда да әкренләп яңарту,буяу эшләре һаман булып  торды.Әкренләп фойе- ның,элеккеге китапханәнең тәрәзәләре яңарды. 2007 елның сентябрендә Олы Шыңар авыл  җирлеге советы  безгә күченеп кергәч,китапханә тренажер залына күчте.Участок уполно-моченныена да булмә бирелде,2008 елда  Олы Шыңар почта бүлекчәсен дә сыендырдык.

       Менә быел да Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы белән бүлмәләрдәге 13 тәрәзә -пластик тәрәзәләргә алыштырылды. Өр – яңадан буяу,кыру,чистарту,шыксыз- лык.Шәмәрдәннән килгән штукатур-маляр кызлар үз эшләренең чын осталары булып чыктылар. Кем әйтмешли,кулларыннан гөл тама.  Бозылган обойларны яңадан ябышты-рып,тузаннарын сөртеп чистартып чыгаргач бүлмәләр ямьләнеп китте. Җылылык та киткәч җиң сызганып  эшлисе генә кала.

                                                                       Фәридә Садыкова.

                                                                   Сентябрь,2009ел.                

Просмотров: 576 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Олы Шыңар почта бүлекчәсе, штукатур-маляр, Мәскәү Кремле, Шәмәрдән, пластик, Казан Кремле, тренажер залы | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов