Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Октябрь » 22 » “ХӘТЕР КӨНЕ”
“ХӘТЕР КӨНЕ”
16:25

    Октябрь – татар халкы өчен фаҗигале ай-дәүләтебезне югалткан ай.Тәнендә җаны булган татар ул көнне һәрвакыт исендә тота. Шушы уңайдан мәдәният йортында “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе” үткәрелде.

        Кичәне Фәридә Садыйкова ачып җибәрде.Ул тарихны искә төшереп,азатлык өчен көрәшкәннәрне,корбан булганнарны  искә алды.Адәм баласы хәтерен һәм өметен югалт- маска тиешлеген  аңлатып үтте.

         Балалар бәетләр һәм мөнәҗәтләр аша Казанны алу тарихы,Сөембикә-ханбикә фаҗи- гасе белән таныштылар.Матур итеп “Моннан  дүрт ел электә”, “Казан алыну бәете”,”Сөембикә бәете”, “Шәһре болгар бәете”н башкардылар.

       “Бердер Аллаһым бәнем” дигән мөнәҗәтне сигез кыз берьюлы башкардылар,”Синең биш асылың”,”Инандым бер Аллага” мөнәҗәтләрен яратып тыңладык.

        21 октябрьдә “Мөнәҗәтләр һәм балалар,яшүсмерләр арасында гармунчылар бәйгесе” нең Тимершыкта узган зона смотрында 9 сыйныф укучысы Инсаф Илдус улы Мөхәммәтгалиев катнашты.Ул татар халкының милли уен коралы-думбра чиртеп “Инандым бер Аллага” дигән мөнәҗәт башкарды.Инсаф үзенең осталыгын тальян гармунда һәм баянда –“Татарча бию көе”,”Сабан туе-хезмәт туе”,”Туган тел”көйләрен башкарып күрсәтте.Ул район күләмендәге ярышларда катнашу хокукын яулады. 

 

                                                                         Фәридә Садыйкова

                                                                          22 октябрь,2009 ел.

Просмотров: 823 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Тимершык, Туган тел, Сабан туе-хезмәт туе, Сөембикә бәете, Мөнәҗәтләр, Инсаф Илдус улы Мөхәммәтгалиев | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов