Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2012 » Февраль » 03
  Район буйлап шаулап-гөрләп оешма-предприятиеләрнең,авыл җирлекләренең иҗат-отчет бәйгеләре киң колач алды.Шыңар үзешчәннәре имтиханны беренчеләрдән булып тоттылар,һәм әйтергә кирәк һич тә сынатмадылар. Кече Шыңар авыл мәдәният йортында һәм Оет авылы клубында чыгышлар ясаганнан соң концертта катнашучы 35 үзешчән белән 28 гыйнвар көнне Сабабаш авылына юл тоттык. Авыл бик зур булмаса да тамаша залында буш урыннар юк иде диярлек. Кызыклы күренешләр белән аралашып барган чыгышларыбызны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр,чын күңелдән алкышлап утырдылар.Бер-бер артлы җырчылар, дуэтлар,биючеләр сәхнә тоттылар,фольклор коллективның җырлы-биюле күренеше концертка тагын да дәрт өстәп җибәргәндәй булды. Сабабаштан без яңадан-яңа иҗади эшләргә,чыгышларга рухланып,үзебезгә дә һәм уйлавымча тамашачыларыбызга да рухи азык,яхшы кәеф өстәп кайтып киттек.Барыбыз да сау-сәламәт булып,җырдагыча, кабат очрашулар насыйп булса иде.
... Читать дальше »
Просмотров: 357 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

  Кече Шыңар авыл мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә үткәрелгән бу чарада ике команда – "Тамчы” һәм "Дуслык” командалары көч сынашты.Исем сайлаганнан соң һәр команда командир сайлап куйды,девиз һәм җырлары белән таныштырды.Аннары инде командадагы балалар үзләре,яраткан шөгыльләре,ризыклары турында сөйләделәр. Менә ярышлар башланып китте.1 нче-брейн-ринг турында "Тамчы”командасы күбрәк очко җыйса,2 тур-"Сүзләрдән яңа сүзләр төзү”дә "Дуслык” командасы көндәшен күпкә артка калдырды.Командирлар ярышында алар икесе дә зирәк икәннәрен расладылар, табышмаклар әйтү,мәкальләрне дәвам итү,әкиятне танып белүдә дә сынатмадылар. Шулай да 10 га 7 исәбе белән "Дуслык” командасы җиңү яулады.Балаларга истәлек бүләкләре тапшыргач,икенче атнада "Могҗизалар кыры” уенында очрашырга сүз куешып өйләргә таралыштык.
Просмотров: 402 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

"Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, Тормышымда юлдаш моңлы көй...” Шушы исем белән аталган район күләмендәге иҗат-отчет концертлары 15 гыйнвар көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә башланып китте.Гадәттә мондый концертларда авылның олысы-кечесе куба,быел да шулай булды: Кече шыңар авыл мәдәният йорты сәхнәсендә 50гә якын кеше чыгыш ясады. Шаян чыгыш белән башланып киткән концерт – тамаша җыр-бию,нәфис сүз, кызыклы күренешләр белән аралашып барды.Тамашачы Оет авылы үзешчәннәре-нең шаян күренешләрен,Олы Шыңар урта мәктәбе хатын-кызлар вокаль ансамбле чыгышын,яшьләрнең җыр-биюләрен,”Аулак өй” фольклор коллективы чыгышын яратып кабул итте,Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллинның җырлавын,юморларын алкышларга күмде. Ахырдан Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Мидхәт Гатович концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде,үзешчәннәр кол-лективына алга таба да иҗади уңышлар теләп калды.
Просмотров: 352 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов