"Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, Тормышымда юлдаш моңлы көй...” Шушы исем белән аталган район күләмендәге иҗат-отчет концертлары 15 гыйнвар көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә башланып китте.Гадәттә мондый концертларда авылның олысы-кечесе куба,быел да шулай булды: Кече шыңар авыл мәдәният йорты сәхнәсендә 50гә якын кеше чыгыш ясады. Шаян чыгыш белән башланып киткән концерт – тамаша җыр-бию,нәфис сүз, кызыклы күренешләр белән аралашып барды.Тамашачы Оет авылы үзешчәннәре-нең шаян күренешләрен,Олы Шыңар урта мәктәбе хатын-кызлар вокаль ансамбле чыгышын,яшьләрнең җыр-биюләрен,”Аулак өй” фольклор коллективы чыгышын яратып кабул итте,Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллинның җырлавын,юморларын алкышларга күмде. Ахырдан Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Мидхәт Гатович концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде,үзешчәннәр кол-лективына алга таба да иҗади уңышлар теләп калды.
Мәдәният йорты директоры Фәридә Садыкова
|