Узган шимбәдә Саба район мәдәният йортында "Авыл яшьләре – Татарстан Республикасы таянычы” дип исемләнгән зур чара үткәрелде. Анда районыбыз башлыгы Минниханов Рәис, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары, Олы Шыңар авылы егете Шәйхетдинов Хәлил, оешма җитәкчеләре белән бергә төрле уку йортларында белем алучы студентлар, югары сыйныф укучылары, районыбызның төрле авылларыннан килгән эшче яшьләр - барлыгы 400 ләп кеше катнашты. Безенең авыл җирлегеннән әлеге чарада 15 делегат катнашты, алар: авыл җирлеге башлыгы, урта мәктәп директоры, мәдәният йорты белгечләре, Билалова Алисә белән Сөмбел, Асадуллин Рәсим, Маликов, Нияз белән Ильназ, Зиннатов Фидәиль, Касимова Илюсә һәм Шагиева Сиринә.
|