4 февраль көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йорты үзешчәннәре
үзләренең "Туган як моңнары" дип аталган концерт программасы белән
Шекше авылында чыгыш ясадылар. Көннәр салкын булуга карамастан безне якын итеп килгән тамашачы
чыгышларыбызны яратып кабул итте, алкышларга күмде. Безнең йөрәкләребездән
чыккан җылылык, моңлы көйләр, дәртле
җырлар аларның да күңелләренә күчте.
Кызыклы күренеш белән башланган концерт бер-бер артлы нәфис сүз, баян моңнары,
фольклор коллектив чыгышы, вокаль дуэтлар, җырлар, биюләр белән дәвам итте. Концертны алып баручылар
Алисә Билалова һәм Илнур Ибраһимов, Рамил Мөбәрәков, өлкән җырчыларыбыз Кадрия
Ибраһимова, Гүзәл Да
...
Читать дальше »