Район буйлап шаулап-гөрләп оешма-предприятиеләрнең,авыл җирлекләренең иҗат-отчет бәйгеләре киң колач алды.Шыңар үзешчәннәре имтиханны беренчеләрдән булып тоттылар,һәм әйтергә кирәк һич тә сынатмадылар. Кече Шыңар авыл мәдәният йортында һәм Оет авылы клубында чыгышлар ясаганнан соң концертта катнашучы 35 үзешчән белән 28 гыйнвар көнне Сабабаш авылына юл тоттык. Авыл бик зур булмаса да тамаша залында буш урыннар юк иде диярлек. Кызыклы күренешләр белән аралашып барган чыгышларыбызны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр,чын күңелдән алкышлап утырдылар.Бер-бер артлы җырчылар, дуэтлар,биючеләр сәхнә тоттылар,фольклор коллективның җырлы-биюле күренеше концертка тагын да дәрт өстәп җибәргәндәй булды. Сабабаштан без яңадан-яңа иҗади эшләргә,чыгышларга рухланып,үзебезгә дә һәм уйлавымча тамашачыларыбызга да рухи азык,яхшы кәеф өстәп кайтып киттек.Барыбыз да сау-сәламәт булып,җырдагыча, кабат очрашулар насыйп булса иде.
Фәридә Садыкова
|