Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2014 » Июнь » 03

    2 июнь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 2013 – 2014 уку елы нәтиҗәләре буенча һәр сыйныфта ата – аналар җыелышы булып үтте. Әлеге җыелышта  сыйныф җитәкчеләре  ата – аналарны  укучыларның  өлгерешләре белән таныштырдылар, җәйге  яллар вакытында  укучыларның сәләмәтлеген саклау, янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып бардылар. Әлеге җыелышларды авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин һәм мәктәп җитәкчесе А. Хабибуллин катнаштылар.

 

 

Просмотров: 344 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

  30 май көнне Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Кече Шыңар, Олы Шыңар, Оет  һәм Чулпыч авылларында Сабан туена бирнәләр җыелды. Алдан - гармуннарын уйнатып, җырлап авылның яшьләре, алар артыннан матур итеп бизәлгән сбруйлар белән җигелгән атта балалар бик күңелле итеп йөрделәр. Бүләкләр – яулыклар, яшь килен сөлгеләре – искедән калган гадәт буенча озын колгага бәйләнә. Авыл халкы төрле уеннарга, ярышларга бүләкләрне мулдан бирде, урамнарда “һай, рәхмәт!” дигән авазлар,җыр-моңнар кичкә кадәр тынмады.

Просмотров: 348 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

   Шушы көннәрдә Шыңар мәдәният йорты залында “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган тема астында Шыңар авыл җирлегендәге  ата – аналар  белән район прокуроры Рөстәм Салахов, район сырхауханәсенең  табиб-наркологы Фәрит Хәбибуллин,  полиция  хезмәткәре Фәрит Шигабиев һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин катнашында  җыелыш булып узды. Әлеге җыелышта  балаларда психоактив  матдәләрне куллануны кисәтү, наркотикларга карата тискәре тәэсир тудыру, наркотикларга бәйлелекне барлыкка китерүне кисәтү буенча аңлату эшләре алып барылды.

Просмотров: 288 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

27нче  май көнне Шыңар авыл җирлеге Советының  киңәшмәләр залында, авыл җирлегенеңбарлык оешма, учреждениелары җитәкчеләре  белән  чираттагы  киңәшмә булып үтте. Әлеге киңәшмә түбәндәге көн тәртибендә  барды:

1.“Сабантуй” бәйрәмен уздыру буенча  әзерлек.

2.Укучы балаларны җәйге ял вакытында эшкә урнаштыру.

3.Авыл җирлеге биләмәсен чиста һәм тәртиптә тоту.

Просмотров: 344 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

             31 май көнне Биектау районында “Түгәрәк уен” Республика татар фольклоры фестивале булып узды. Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан “Наза” фольклор коллективы 2 дәрәҗә лауреат, “Каз канаты” коллективы 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Просмотров: 285 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 03.06.2014 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Июнь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов