Ел саен җәйге каникуллар башлану белән Олы Шыңар мәктәп каршында, балалар өчен мәктәп яны ял лагерлары эшли башлый. Быел ул үзенең ишекләрен 1 июнь көнне 30 укучы балага ачты. Смена 25нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Укучыларның ялын максатчан итеп оештыру нигезендә әлеге лагерда балаларның ялы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм спорт белән берлектә төрле кызыклы чаралар белән үрелеп алып барыла.