Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2014 » Март » 27

 

    А.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә 5 – 8 сыйныф укучылары арасында “Тимурчылар” командасы эшләп килә. Алар өлкән ветераннарыбызның ел буена вак эшләрен эшләргә булышып торалар. Бүгенге көндә алар булышлыгы белән сугыш һәм тыл ветераннарының каралты-куралары, йорт яннарында карлар көрәлә, хәлләре беленеп тора.

 
Просмотров: 336 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 27.03.2014 | Комментарии (0)

   22 март көнне Кече Шыңар авылы мәдәният йортында шаулап-гөрләп “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Табигать тә, әйтерсең лә, бәйрәмгә әзерләнгән - көн җылы һәм матур иде. Матур итеп җигелгән, бизәлгән ат өчен аның хуҗасы Нәҗмиев Илдуска истәлек бүләге тапшырдык. Аннары “Наза” фольклор коллективы “Нәүрүзне каршы алу йоласы” белән чыгыш ясады. Яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алганнан соң, уеннар башланып китте, олы казанда “Карга боткасы” пеште. Һәркем кайнар чәй һәм коймактан авыз итми китмәде.

 

 

Просмотров: 381 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 27.03.2014 | Комментарии (0)

 

    22 март көнне Оет авылы спорт залында балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти– әниләреннән торган командалар арасында “Күңелле стартлар” дип аталган ярышлар булып узды. Барлыгы уенда 5 команда катнашты. “Күңелле стартлар” уенының төп максатлары - физик культураны пропагандалау, сәләмәтлекне ныгыту һәм  спортта югары үрләр яулау иде. Бу көнне барлык командаларда җиңүче итеп танылды һәм алар бүләкләр белән тәбрикләнделәр. Яшь спортсменнарны котлыйбыз, аларга яңа үрләр яулауны телибез. Афәрин!

Просмотров: 440 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 27.03.2014 | Комментарии (0)

 

   16 мартта Мамадыш зонасында үткәрелгән “Иделкәем” балалар театр коллективлары смотр-конкурсында Гөлсем Рабгетдинова җитәкләгән “Салават күпере” балалар драма коллективы уңышлы чыгыш ясап, Дипломга һәм махсус бүләккә лаек булды. Алар Фәнис Яруллинның "Сөрмәкүз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Просмотров: 281 | Добавил: Glavapocelenya | Дата: 27.03.2014 | Комментарии (0)

Форма входа

табарга

Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов