22 март көнне Оет авылы спорт залында балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти– әниләреннән торган командалар арасында “Күңелле стартлар” дип аталган ярышлар булып узды. Барлыгы уенда 5 команда катнашты. “Күңелле стартлар” уенының төп максатлары - физик культураны пропагандалау, сәләмәтлекне ныгыту һәм спортта югары үрләр яулау иде. Бу көнне барлык командаларда җиңүче итеп танылды һәм алар бүләкләр белән тәбрикләнделәр. Яшь спортсменнарны котлыйбыз, аларга яңа үрләр яулауны телибез. Афәрин!
|