22 март көнне Кече Шыңар авылы мәдәният йортында шаулап-гөрләп “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Табигать тә, әйтерсең лә, бәйрәмгә әзерләнгән - көн җылы һәм матур иде. Матур итеп җигелгән, бизәлгән ат өчен аның хуҗасы Нәҗмиев Илдуска истәлек бүләге тапшырдык. Аннары “Наза” фольклор коллективы “Нәүрүзне каршы алу йоласы” белән чыгыш ясады. Яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алганнан соң, уеннар башланып китте, олы казанда “Карга боткасы” пеште. Һәркем кайнар чәй һәм коймактан авыз итми китмәде.
|